Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 500 урам себерүче, 700 тротуар җыештыручы җитми


Илсур Метшин
Илсур Метшин

Шәһәрдәге 70 процентка таушалган коммуналь челтәрләрне федераль програм ярдәмендә төзекләндерергә өмет итәләр.

Казанда шәһәрне төзекләндерүчеләргә кытлык барлыкка килгән. Бу хакта бүген шәһәр мэры Илсур Метшин Казан шәһәр думасы утырышында ясаган еллык хисабында белдерде.

Аның сүзләренчә, бүген шәһәргә 500 урам себерүче җитми. 2022 елда Казанда урам җыештыручыларның уртача хезмәт хакы аена 20,8 мең сум тәшкил итә диелгән иде.

Шулай ук шәһәр урамнарының чисталыгын һәм төзеклеген тәртиптә тотучы "Казанның шәһәрне төзекләндерү" муниципаль оешмасына эшчеләргә кытлык барлыкка килгән.

"Тротуарны тәртиптә тотуда 224 эшче җәлеп ителгән. Бүген 700 кешегә ихтыяҗ бар. 10 урамны карап тотуга 1 эшче каралган. "Шәһәрне төзекләндерү" хезмәтендә йөк машинасы йөртүчеләре 26 процентка җитми. Нәтиҗәдә, без техниканы нәтиҗәле куллана алмыйбыз", диде ул.

Аның сүзләренчә, эшчеләр җитмәүнең сәбәбе хезмәт хакының түбән булуына бәйле. Ул шәһәр урамнарын техникада чистартучылар аена 51 мең сум алуын әйтте. Шул ук вакытта коммерцияле оешмаларда йөк машинасы йөртүчеләргә 100 мең сум түләргә вәгъда итә. Бу уңайдан, Метшин җәяүлеләр юлын тәртиптә тоту өчен кулдан эшләүне киметергә, аның урынына механикалаштыруны арттырырга тәкъдим итте. Моның өчен бүген Казанга яңа 105 кече техника кирәк.

Икенче зур проблем - Казандагы коммуналь челтәрләренең 70 процентка таушалган, инженер торбаларының яртысыннан артыгының эшләү вакыты чыгуын әйтте.

"Соңгы вакытта инженер челтәрендә аварияләр саны арта. Халыкның мөрәҗәгате дә күбәйде. Соңгы ике елда гына да 2 500 авария булды. Халыкның җәрәхәт алу очраклары да булды. Шәһәрнең рельефын һәм геологиясен исәпкә алганда, елдан ел вазгыять начарая бара", диде ул.

Метшин "Водоканал" оешмасының 3,5 мең км челтәрне, 200 насосны төзекләндерүгә акчасы юклыгын әйтте. Ул махсус дәүләт програмын кабул итәргә чакырды. Федераль үзәктә торак-коммуналь хуҗалыгы системын төзү һәм төзекләндерү програмында катнашуга өмет белдерде. Әлеге програмга киләсе 10 ел дәвамында 4,5 трлн сум акча бүленәчәк.

"Ниһаять безнең федераль югарылыкта ишеттеләр", диде ул.

Моңа кадәр белгечләр "Водоканал" оешмасына торбаларны һәм инфраструктураны төзекләндерү өчен 65 млрд сум кирәк дип белдерде. Бу уңайдан узган ел Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә җыелган салымнарны Мәскәүдә федераль програм ярдәмендә кайтаруны сорады. Әмма федераль үзәк мондый мәсьәләләр белән мәшгуль түгел иде. Бу Метшинның Мәскәүгә беренче мөрәҗәгать итүе генә түгел.

Татарстан бюджетында мондый акчалар каралмаганлыктан ширкәт кредитлар ала һәм Казан халкының кесәсенә керә. Узган ел Казанда суга бәяләр 13 процентка артты. Моны шәһәрдә су һәм канализация торбаларының таушалган булуы белән аңлаттылар. Яңа тарифлар торбаларны алыштыру өчен инвестицион програмга акча җыюны үз эченә ала диелде.

2023 елның 1 июленнән су бәясе бер куб метрга 27,3 сум, 2024 елда - 29,4 сум булыр дип көтелә. Канализация бу елдан 33,6 сум, киләсе елда - 39,3 сумга артачак. Тарифка өстәлгән инвестиция програмы 2022-2028 елларда тормышка ашачак. Җиде ел эчендә "Водоканал" халыктан 7 млрд сум акча җыеп алырга җыена.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG