Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләр өчен дип студентлардан "исән калу беләзекләре" үрдергәннәр


Түбән Кама студентлары үргән беләзекләр
Түбән Кама студентлары үргән беләзекләр

Беләзек өч метрлы баудан ясала. Гадәттән тыш хәлләр булган чакта аны жгут буларак кулланырга мөмкин. Гадәти хәлләрдә әйберләр элеп куярга, чатырны ныгытырга була.

Түбән Камада Украинадагы сугышта катнашучы Русия хәрбиләре өчен дип студентлардан "исән калу беләзекләре" үрдергәннәр. Бу беләзек өч метрлы баудан ясала. Гадәттән тыш хәлләр булган чакта аны жгут буларак кулланырга мөмкин. Гадәти хәлләрдә әйберләр элеп куярга, чатырны ныгытырга була. Мәгълүматны "Татмедиа" агентлыгы чыгарды.

Беләзек үрүгә 75ләп кешене җәлеп иткәннәр, аларның 15енең якын туганнары сугышта катнаша диелә.

Күптән түгел "Гадел Русия" фиркасе балалар Украинадагы сугышта катнашучылар өчен ятьмәләр үрә, окоп шәмнәре ясый алсын өчен мәктәпләргә "Мөһим эшләр" дигән дәрес кертергә тәкъдим иткән иде.

  • Русиядә сугышка киткән ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Мобилизация вакытында да алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә ди Transparency International оешмасының Русия бүлеге җитәкчесе Илья Шуманов.
  • Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG