Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзәндәге хәрби комиссариатны яндырмакчы булулары турындагы эшне мәхкәмә прокуратурага кире җибәргән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу җинаять эше 60 яшьлек Андрей Богдановка ачылган булган. Тикшерү фаразынча, былтыр 4 сентябрьдә Богданов Яшел Үзәндәге хәрби комиссариат ягына таба сыекча тутырылган шешә ыргыткан, тик сыекча янып китмәгән. Эшне прокуратурага кире кайтарулары гаепләү өлешендәге хаталар белән бәйле.

Татарстанда мәхкәмә Яшел Үзәндәге хәрби комиссариатны яндырмакчы булу турындагы эшне прокуратурага кире кайтарган. Бу җинаять эше 60 яшьлек Андрей Богдановка ачылган булган. Эшне прокуратурага кире кайтарулары гаепләү өлешендәге хаталар белән бәйле, дип яза "ОВД-Инфо".

Богдановны хәрби комиссариатны яндырмакчы булуда һәм кабаттан гаскәрне "кимсетү"дә гаеплиләр. Аны 2022 елның сентябрендә тоткарлап тикшерү изоляторына утыртканнар. Быел мартта билгеле бер гамәлләр кылуны тыеп, иреккә җибәргәннәр.

Тикшерү фаразынча, былтыр 4 сентябрьдә Богданов "Молотов коктейле"н хәтерләтә торган, сыекча тутырылган шешәне Яшел Үзәндәге хәрби комиссариат ягына таба ыргыткан, тик сыекча янып китмәгән.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга ут төртә башладылар. Мобилизация игълан ителгәннән соң мондый һөҗүмнәрнең саны берничә тапкырга артты.
  • Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милеккә заян салу һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде. Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала. Соңгысы нигезендә кешене гомерлек төрмәгә утыртып куюлары да бар.
  • Хәрби комиссариатка ут төртүне теракт буларак карап беренче хөкем карарын 2023 елның гыйнвар ахырында чыгардылар. Хәзер инде Русиянең дистәләгән ватандашы озын мөддәтләргә хөкем ителде.
  • Мондый очраклар Башкортстан һәм Татарстанда да күзәтелде. 29 июль кичендә Казанда 62 яшьлек хатын-кыз Кызыл Армия урамындагы Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссариаты диварына бензин сибеп, ут төрткәне әйтелде. Шулай ук 1 августта 23 яшьлек бер хатын-кыз Казанда хәрби комиссариатка ут төртмәкче булган - яна торган сыеклык аткан, әмма ул янып китмәгән. Кызга каршы җинаять эше ачылган.
  • 1 августта Башкортстанның Ишембай шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртергә җыенганда 18 яшьлек кыз тоткарланган. Кыз хәрби комиссариат ишеге янына яна торган сыекча түккән һәм аңа ут төрткән. Җинаять урыныннан качып китсә дә, тиздән аны тоткарлаганнар диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG