Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: "Гадел Русия" башлыгы Сергей Миронов яңа хатыны белән Украинадан урланган баланы уллыкка алган һәм аның исемен алыштырган


Сергей Миронов
Сергей Миронов

Русия гаскәре Херсонны басып алган вакытта 10 айлык кыз -  Маргарита Прокопенко балалар йортында булган. Аны Русиягә алып чыкканнар, яшерен рәвештә исемен һәм ватандашлыгын алыштырганнар. Шулай итеп ул русияле Марина Миронова булган дип яза басма. 

"Важные истории" басмасы Украинадагы сугышны актив хуплаучы 70 яшьлек депутат, "Гадел Русия" фиркасе лидеры Сергей Мироновның хатыны Инна Варламова белән (бу Мироновның — бишенче, Варламованың — дүртенче никахы) Украинадан алып чыгылган баланы уллыка алуы турында документлар тапкан.

Русия гаскәре Херсонны басып алган вакытта 10 айлык кыз - Маргарита Прокопенко балалар йортында булган. Аны Русиягә алып чыкканнар, яшерен рәвештә исемен һәм ватандашлыгын алыштырганнар. Шулай итеп ул русияле Марина Миронова булган дип яза басма.

"Важные истории" искәртүенчә, бу — югары дәрәҗәле Русия сәясәтчесенең Украина баласын уллыкка алуы документлар белән дәлилләнгән беренче очрак.

Басма сораштырган юристлар әйтүенчә, халыкара хокукка ярашлы бу гамәл сугыш җинаяте дип табылырга һәм геноцид дип саналарыга мөмкин.

  • Украина кеше хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинц мәгълүматынча, сугыш барышында Украинадан Русиягә барлыгы 16 меңнән артык бала чыгарылган.
  • Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда — Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны, мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.
  • Русия хакимиятләре балаларны хәрби хәрәкәтләрдән "коткардык" дип ышандыра һәм әти-әниләре яки кайгырту-күзәтүгә алучылары мөрәҗәгать итсә, кире кайтарырга әзер булуларын әйтә.
  • Сентябрь уртасына билгеле булганча, Башкортстанда Украинаның 30 баласы тотыла. Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры әйтүенчә, баштагы чорда украин балаларын уллыкка алырга теләүчеләр бик күп булган. Әмма кыенлыклар туган, балаларга Русия ватандашлыклары алганнар. Хәзер "уллыкка алырга теләүчеләр агымы үтте, әлегә бер баланы да алмадылар", ди түрә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG