Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда өч кырымтатар - "Алушта" дини оешмасы вәкилләре тоткарланган һәм сак астына җибәрелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Вилен Усеиновны 10 ел элек "ВКонтакте"да чыгарган рәсеме өчен ун тәүлеккә сак астына җибәргәннәр. Зинур Аппазовны 2016 елда чыгарган видеосы өчен биш тәүлеккә сак астына алганнар. "Алушта" имамы Юсуф Ашировка җәмәгать тәртибен бозуда гаепләп ике тәүлек административ сак бирелгән.

Кичә, 23 ноябрьдә аннексияләнгән Кырымда Русия куәт оешмалары вәкилләре тентү үткәреп "Алушта" мөселман дини оешмасының өч әгъзасын тоткарлаган. Бу - имам Юсуф Аширов, шулай ук берләшмәнең ике әгъзасы Вилен Усеинов белән Зинур Апазов. Алар барысы да Юкары Шума авылыннан.

Крым.Реалии җиткерүенчә, Русиянең Алуштадагы мәхкәмәсе Вилен Усеиновны ун ел элек "ВКонтакте" социаль челтәрендә чыгарган рәсеме өчен 10 тәүлеккә кулга алган.

2013 елда Усеинов ак байрак фотосы чыгарган, байракка кара төс белән гарәп телендә исламга инаныч символы - "Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәд Рәсүлүллаһ" дип язылган булган. Усеиновның якыннарын һәм туганнарын мәхкәмә утырышына кертмәгәннәр, ә мәхкәмә бинасы янына җыелучыларга Русия полициясе кулга алу белән янап таралырга кушкан диелә

Дин әһеле Зинур Аппазовны "ВКонтакте"да 2016 елда чыгарган видеосы өчен биш тәүлеккә сак астына алганнар. "Алушта" имамы Юсуф Ашировка җәмәгать тәртибен бозуда гаепләп ике тәүлек административ сак бирелгән.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Август ахырында аннекcияләнгән Кырымның Бакчасарай шәһәре һәм Бакчасарай районында тентүләр узды. Иртәнге сәгать дүрттән тентү белән Руслан Асанов, Сейдамет Мустафаев, Рэмзи Неметулаев, Абдулмеджит Сейтумеров, Аметхан Умеров һәм Эльдар Якубов йортларына килделәр.
  • Элегрәк Кырымтатар ресурс үзәге башлыгы Эскендер Бариев 2023 елның ярты елында Кырымда барлыгы 37 тентү узуын белдергән иде. Аларның 29ы кырымтатарлар йортларында булган.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG