Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзә сызыгында хәрби хәрәкәтләр вакытлыча туктады


Бу Газзә сызыгына һуманитар ярдәм китерү һәм ХӘМӘС тотык итеп алган кешеләрне Израил төрмәләрендәге фәләстиннәргә алмаштыру өчен эшләнә. Израил хакимиятләре солых турында сүз бармый дип искәртә һәм килешүдә каралган вакыт беткәннән соң ХӘМӘСкә каршы хәрби хәрәкәтләрнең дәвам итәчәген әйтә.

The Times of Israel басмасы Газзә сызыгында вакытлыча атышны туктату тәртибе гамәлгә керүе турында җиткерде. Бу хакта алданрак Израил һәм ХӘМӘС радикаль фәләстин төркеме (АКШ белән Европа берлегендә террорчы оешма дип табылды) килешкән иде.

Катар, Мисыр һәм АКШ арадашчылыгы белән төзелгән килешүгә ярашлы, Газзә сызыгына һуманитар ярдәм китерү һәм ХӘМӘС тотык итеп алган кешеләрне Израил төрмәләрендәге фәләстиннәргә алмаштыру өчен хәрби хәрәкәтләрне туктатып торалар.

Килешү шартларында каралганча, бүген 24 ноябрьдә җиһадчылар көн эчендә 12 тотыкны - хатын-кызларны һәм балаларны азат итәргә тиеш. Җирле вакыт белән бу якынча 16:00 сәгатьтә булыр дип көтелә.

Атышлар дүрт көнгә туктатып торыла, бу вакыт эчендә ХӘМӘС 7 октябрьдә Израилгә һөҗүм иткәндә тотык итеп алынган 200дән артык кешенең 50сен азат итәргә тиеш булачак.

Моңа җавап буларак Израил төрмәләреннән бүген 39 фәләстин тоткынын - хатын-кызларны һәм балигъ булмаучыларны чыгарачаклар. Килешү шартларына күрә дүрт көн эчендә 150 фәләстин тоткыны азат ителергә мөмкин.

Израил тоткыннарын башта Мисырга китерәчәкләр, фәләстин тоткыннарын - Иорданның Көнбатыш ярына, ул Фәләстин хакимияте контролендә. Израил хакимиятләре үз ватандашларын күрми торып фәләстиннәрне азат итмәячәген әйткән дип яза медиалар.

Атышлар вакытлыча тукталып торганда Газзә сызыгында теләсә-нинди хәрби хәрәкәтләр булмый торырга тиеш. Израил хәрбиләре Газзә сызыгын күктән күзәтеп торганда да алты сәгатьлек тәнәфесләр ясарга тиеш. Газзә сызыгына һуманитар ярдәм: көн саен 130 мең литр ягулык һәм һуманитар йөк белән 200 йөк машинасын китерү ниятләнә.

Израил хакимиятләре солых турында сүз бармый дип искәртә һәм килешүдә каралган вакыт беткәннән соң ХӘМӘСкә каршы хәрби хәрәкәтләрнең дәвам итәчәген әйтә.

  • Израилнең саклану гаскәре (ЦАХАЛ) Газзә сызыгында җир өсте операциясе алып бара. Ул 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израил көньягына һөҗүм итүенә җавап буларак башланды. Ул чакта 1200 кеше үлде, 240 кешене, шул исәптән берничә дистә чит ил ватандашын җиһадчылар тотык итеп алып Газзәгә алып чыкты.
  • Фәләстин ягы Израил хәрбиләрен тыныч кешеләрне үтерүдә гаепли. Газзәнең ХӘМӘС контролендәге саклану министрлыгы ышандыруынча 7 октябрьдән башлап Газзә сызыгында 14 меңнән артык кеше һәлак булган, аларның күбесе балалар һәм хатын-кызлар. Бу мәгълүмат бәйсез чыгынактан расланмаган.
  • Израил ХӘМӘСнең хәрби объектларына гына, шул исәптән җир астындагыларына да һөҗүм итүен белдерә, алары сивил корылмалар арасында урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG