Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Башкортстанда балаларның - 57, мөгалимнәрнең 70 проценты каныгуга дучар булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәктәптә буллинг булган балаларның 28 процентында 10-15 елдан психика бозылу күзәтелә.

Башкортстан Корылтаенда мәктәпләрдә мыскыл итү проблемы турында фикер алышканнар. Мәктәп укучылары арасында буллингны (буллинг – каныгу, бәйләнү, куркыту, мыскыллау) булдырмау һәм аңа каршы көрәш эшче төркеменең утырышы үткән.

Хокук яклаучы һәм депутат Яна Лантратова мәктәпләрдә каныгулар, һөҗүм итүләр һәм балаларның үз-үзенә кул салуы очраклары арта дип искәрткән. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Депутат сүзләренчә, балаларның - 57, мөгалимнәрнең 70 проценты каныгуларга дучар ителгән, ә мәктәптә буллинг булган балаларның 28 процентында 10-15 елдан психика бозылу күзәтелә.

Лантратова фикеренчә, психологлар җәлеп итү өчен мәктәпләргә акча бүлеп бирергә кирәк.

Башкортстан мәгариф һәм фән министры Инесса Косолапова 123 мең укучы арасында сораштыру уздыруларын әйтә, аларда укучыларның 37 проценты буллинг белән очрашырга туры килүен, 11 проценты исә буллинг корбаны булуын әйткән

Каныгуларның 26 проценты - кимсетү, 16 проценты - түбәнсетү, сигез проценты - кибербуллинг булган. Узган ел республиканың мәгариф министрлыгына каныгулар белән бәйле 15 рәсми мөрәҗәгать кергән булса, быел андый гаризалар саны 25 булган. Алар нигезендә мәктәпләргә чыгып тикшерүләр үткәргәннәр.

Русия думасының Башкортстаннан сайланган депутаты Эльвира Аиткулова каныгу һәм буллингка ешрак укытучылар үзләре дучар була дигән.

"Сораштырулардан күренгәнчә, бездә югары уку йортларын тәмамлаучыларның мәктәпкә эше кызык булмаганга түгел, хезмәт хаклары белән дә бәйле түгел, ә әти-әниләр белән эшләргә теләмәүләре өчен барасылары килми. Без каныгуга дучар булырга теләмибез диләр. Хәзер күпчелек мәктәпләрдәге эмоциональ атмосфера безнең мөгалимнәрне читкә этәрә. Бу вазгыятьтә укытучыларга кытлык артачак кына", дигән ул.

Аиткулова сүзләренчә, хәзерге вакытта канунда каныгу һәм буллингка билгеләмә юк. Ул Думада буллинг фактларын яшереп калган өчен административ җәза кертү турында фикер алышуларын әйткән.

Киңәшмә ахырында Эльвира Аиткулова хәзерге заманда ата-аналар үзләре укытучыларның абруен какшата, мәсәлән өйдә аларның тышкы кыяфәтен яки үз-үзләрен тотышын тәнкыйтьли дип искәрткән.

  • Быел 5 апрельдә Башкортстанның Иглин районы Иглин авылы мәктәбендә бер кыз классташларына пычак белән һөҗүм итте. Аңа 14 яшь, ул бер кызның кулын, икенчесенең муеныны яралаган диелде. Яраланучыларны хастаханәгә алып киттеләр.
  • Һөҗүмнең сәбәпләре турында әйтелмәде. Куәт оешмалары хәбәрләрен биреп баручы Mash.Batash телеграм каналы кызга классташлары ягыннан басым, буллинг булган дип язды.
  • Татарстанда да балаларның ышаныч телефонына шалтырату очраклары арткан – нигездә укучылар буллингка һәм сыйныфташлары арасындагы үзара мөнәсәбәткә зарлана.
  • Азатлыкта "Татарча подкаст 2" чыгарылышында мәктәпләрдәге буллинг күренеше турында сөйләшкәннәр иде. Баланың мәктәптә кыерсытылуын ничек аңлап була? Кем ул агрессор? Ник җәмгыять буллинг корбанының газапларына битараф? Журналитлар һәм Казаннан гаилә психологы Самат Хәбибуллин белән шушы һәм башка сорауларга җавап эзләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG