Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киров өлкәсе мәхкәмәсе Азат Мифтаховны киләсе елның февраленә кадәр сак астында калдыру карарын үзгәрешсез калдырган


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

"Уңай хәбәргә килгәндә - Азатны нормаль камерага күчерделәр, тегесе идән астында иде, тәрәзәсе таш диварга карап торды. Аның рәшәткәләреннән күселәр, идәнендә зур кара тараканнар йөгерешә иде. Хәзер Азат аспирант булган чакларында ук чишә алмаган математик мәсьәләне чишә алачак", дип язды адвокаты.

Киров өлкәсе мәхкәмәсе яшь галим Азат Мифтаховка чикләү чарасын озайту карарын үзгәрешсез калдырган. Бу хакта аның адвокаты Светлана Сидоркина хәбәр итте.

31 октябрьдә Киров шәһәренең Первомайски район мәхкәмәсе Мифтаховны сак астында тоту вакытын өч ай да өч көнгә - 2024 елның 6 февраленә кадәр озайтты. Бу вакыт эчендә тикшерүче Азатны психиатрия экспертизасы нәтиҗәләре һәм җинаять эше материаллары белән таныштырмакчы була диелде.

"Уңай хәбәргә килгәндә - Азатны нормаль камерага күчерделәр, тегесе идән астында иде, камерадагы тәрәзәсе таш диварга карап торды. Аның рәшәткәләреннән күселәр чабышып йөри, идәнендә зур кара тараканнар йөгерешә иде. Хәзер Азат аспирант булган чакларында ук чишә алмаган математик биремне чишә алачак. Колониядә вакытта арый иде, чишү мөмкинлеге булмады. Математикларның шулай инде, Перельман кебек, бер мәсьәләне дистә һәм йөз еллар чишәргә мөмкиннәр", дип яза Светлана Сидоркина.

  • 5 сентябрь көнне Кировның Первомайски мәхкәмәсе Азат Мифтаховны террорчылыкны аклау эше нигезендә кулга алган иде.
  • Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.
  • 4 сентябрьдә Мифтаховны Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".
  • Азатны колониядән каршы алырга аның әнисе Гөлнур Хөсәенова, аның ире, Азатның хатыны Елена Горбань барды. Гөлнур Хөсәенова улын колониядән ничек каршы алулары турында Азатлыкка сөйләде. Азат белән ул бары 5 минут кына күрешә алган. Иреккә чыгару бик кыска вакытка булды, диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG