Русия Думасы депутаты Солтан Хамзаев ("Бердәм Русия") урыс халкы турында федераль канун әзерләү тәкъдиме белән чыкты. Депутат сүзләренчә, ул Русия халкын күпмилләтле дип түгел, ә урыслар дип атар идем ди. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
"Урыс халкы турында федераль канун булырга тиеш дип уйлыйм. Русиядә милләтләр күп, ә халык - бер: урыс халкы, моңа калган милли төркемнәр дә керә. Без "Русия Федерациясенең күпмилләтле халкы" сүзтезмәсен кулланабыз. Мин "Русия Федерациясенең урыс халкы" дип әйтер идем", дигән Хамзаев агентлыкка.
Депутат аңлатуынча, элек совет халкы булган, ә аннары "сүзләр белән уйнау" башланган. Аның фикеренчә, Русия "урыс халкы" төшенчәсен кертүгә әзер. Урыс халкы бүген - ул славяннар, Дагыстан, Татарстан, Чечня, Башкортстан, Удмуртия, Якутиянең күпмилләтле халкы ди Хамзаев. Депутат түрәләр "урыс" төшенчәсен дөрес кулланмый, аның мәгънәсен ясалма рәвештә тарайта ди.
"Россияннар - Ельцин сүзе... Әгәр без Дагыстанда хәтта бер-беребез белән дә (мәсәлән, даргиннар кумыклар белән) урысча сөйләшсә, без нинди халык? Дагыстан халкы. Ә глобаль яктан - урыс халкы. Дагыстанда мин авар. Мәскәүдә - дагыстанлы. Чит илдә - урыс", ди Хамзаев шагыйрь Рәсүл Гамзатов сүзләре белән. Депутат үзе кумык милләтеннән.
Ул әлеге башлангыч милли телләрнең әһәмиятен киметми, чөнки алар "республикалар конституцияләренә кертелгән" ди.
2020 елгы җанисәп нәтиҗәләреннән, Идел буенда төрле милләтләр вәкилләренең саны кимүе күренә. Мәсәлән, 10 ел эчендә татарлар 600 мең кешесен югалткан, ә татар теллеләр саны 24% кимегән.
2017 елда мәктәпләрдә милли телләр ихтыярига калды.
2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыклар турында Кысалы конвенция киңәш комитеты Русиянең милли сәясәтен тәнкыйтьләп чыккан иде.
Экспертлар "урыс теленең доминантлыгы үсә баруы", һәм шул ук вакытта "милли телләргә нәтиҗәле ярдәм булмавы" өчен борчылу белдерде.
Еропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) Югары комиссары Ламберто Заньер 2018 елда Idel.Реалии белән әңгәмәсе вакытында Татарстанда татар теле урыс теле кебек үк дәүләт теле булып торса да, татарларның үз тел мәдәниятен өйрәнүгә мөмкинлекләре шактый чикләнгән дип белдерде. Заньер шулай ук Татарстанда БДИны бары урыс телендә генә биреп булуына "гаҗәпләнүен" әйтте.
Мәктәпләрдә татар теле ихтыярига калганнан соң, Азатлык Радиосы татар телен өйрәтүче "Әйдә! Online" проектын башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум