Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрне урамнарны кардан чистартуга җәлеп итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шәһәр мэры Рамил Муллин 80 берәмлек техникага 160 йөртүче кирәк, ә бездә 60 кына бар, шуның 36сы - төзәтү эшләренә хөкем ителгәннәр ди. Ул былтыр механизаторларның хезмәт хакы артуын, 60-70 мең сум булуын искәртә. Шуңа карамастан, шәһәрдә яшәүчеләр барыбер бу хезмәт хакына эшләргә килми ди Муллин.

Түбән Камада торак-коммуналь өлкәдә эшчеләр нык җитми. Кар чистартучы 80 берәмлек техникага нибары 60 йөртүче-механизатор туры килә, шуларның 36сы - шартлы хөкем ителгәннәр. Бу хакта Түбән Кама мэры Рамил Муллин әйтте, дип яза "Бизнес Online".

Шәһәр башлыгы вазгыять катлаулы булса да, коммуналь хуҗалык эшчеләре карны чистарту бурычын үти алды, әмма эшчеләр җитмәү җитди проблем булып кала ди. Кар чистартуга шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрне җәлеп итеп, мәсьәләне чишү юлы тапканнар.

"Хәзерге вакытта 80 берәмлек техникага безгә 160-170 механизатор кирәк, карны 60лап кеше чистарта. Алар арасында 36 кеше Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе аша эшли. Без бу эшне былтыр башлаган идек. Бинаны сипләп анда тулай торак ясадык. Якында анда төзәтү эшләренә хөкем ителгәннәр урнаштырылачак, без аларның шәһәрне чистартуга җәлеп итәбез", дигән Муллин.

Шул ук вакытта ул былтыр механизаторларның хезмәт хакы артуын, 60-70 мең сум булуын искәртә. Шуңа карамастан, шәһәрдә яшәүчеләр барыбер бу хезмәт хакына эшләргә килми дигән Муллин.

  • Урам җыештыручылар җитмәү проблемы Татарстан башкаласында да күзәтелә.
  • Октябрь ахырында Казанда ишек алларын чистартып тору өчен 6,5 меңнән артык урам җыештыручы кирәк булуы әйтелде, ул чакта 2,7 мең кеше генә җыелган диделәр. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенчә моның кадәр урам җыештыручыны табу "мөмкин эш түгел".
  • 2023 елның августына Русиядә 26 меңнән артык тоткынны төрле тармакларда мәҗбүри эшләргә җәлеп иткәннәр. Тоткыннар төзелештә, машина төзелешендә, авыл хуҗалыгында һәм торак-коммуналь хуҗалыкта, химия сәнәгатендә, җиңел сәнәгатьтә, азык-төлек һәм җиһазлар җитештерү оешмаларында, агач эшкәртүдә, файдалы казылмалар чыгаруда эшләгән.
  • Башлыча монда сүз мәҗбүри эшләргә хөкем ителгәннәр турында бара. Аларны хосусый ширкәтләргә алырга 2020 елда кабул ителгән төзәтмәләр мөмкинлек бирә. Ирегеннән мәхрүм ителгәннәрне дә эшләтә алалар, әмма монда кайбер чикләүләр бар, әйтик "конвой" кирәк.
  • Мәҗбүри эшләргә зур булмаган авырлыктагы җинаять кылучылар җәлеп ителә. Авыррак җинаять кылучыларга исә былтыр башка төрле мөмкинлек бар иде – алар "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән Украинага каршы сугышырга китә алды. Быел исә тоткыннарны сугышка саклану министрлыгы җибәрә башлавы хәбәр ителде.
  • Җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә әйтүләренчә, эш бирүчеләр арасында мәҗбүри эшкә хөкем ителүчеләргә "ихтыяҗ нык зур", алар ярдәмендә эш бирүчеләр эшчеләр кытлыгы белән көрәшә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG