Accessibility links

Кайнар хәбәр

Энергетика министрлыгы: Русиянең көньягында һәм аннексияләнгән Кырымда 346 мең кеше утсыз кала бирә


Cочидагы давыл нәтиҗәсе. 27 ноябрь 2023 ел
Cочидагы давыл нәтиҗәсе. 27 ноябрь 2023 ел

27 ноябрьгә каршы төндә Русия һәм Украинаның көньягында моңарчы күрелмәгән көчле давыл булды. Берничә кешенең үлүе билгеле.

Русиянең көньягында, Кырымда һәм Украинаның Мәскәү контролендәге җирләрендә 346 мең кешедә электр уты юк. Бу хакта "Россия-24" каналы эфирында Русия энергетика министры Николай Шульгинов әйтте.

Аның сүзләренчә, аннексияләнгән Кырымда 100 меңләп кеше утсыз, фетнәчел Донецки белән Луһанскиның баскынлыктагы өлешләрендә 86 мең һәм 136 мең кеше.

Запорожье белән Херсон өлкәләренең Украинадан басып алган өлешләрендә 25 мең кеше утсыз утыра.

"Краснодар краенда, Дагыстан респөбликасында һәм Ростов өлкәсендә электр белән тәэмин итү тулысынча торгызылды", диде Шульгинов.

Аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов барлыгы 10 муниципаль берәмлектә: кырымтатарлар яши торган Җанкөй, Күзләү (Евпатория) һәм Сак шәһәрләрендә, шулай ук Яны Капы (Красноперекопски), Сак, Акмәчет, Карасубазар (Белогорски), Сәетләр (Нижнегорски), Җанкөй һәм Черноморское районнарында гадәттән тыш хәл кертелүен белдерде.

Аксенов сүзләренчә, 28 ноябрь иртәсенә 93 мең кеше утсыз калган, 245 авылда су белән тәэмин итү бозылган, 749 түбәгә зыян килгән.

  • 27 ноябрьгә каршы төндә Русия һәм Украинаның көньягында моңарчы күрелмәгән көчле давыл булды. Берничә кешенең үлүе билгеле.
  • Шулай ук көчле давыл аркасында аннексияләнгән Акъярның (Севастополь) аквариум-музеенда 800ләп хайван үлгән.
  • "Тугыз аквариумда яшәгән бөтен хайваннар, якынча сигез йөзләп хайван һәлак булды. Бөтен җиһазлар сафтан чыкты: су суырткычлар, җилләткечләр. Бинага зур зыян килде", диде музей мөдире Юрий Кравцов.
  • Галимнәр климат үзгәрүе һава торышына йогынты ясавын раслый. Глобаль температураның күтәрелүе гадәттән тыш табигать казаларына - су басуларга, корылыкка, урманнарда янгыннар чыгуга, давылларга китерә.
  • Климатка Эль-Ниньо дигән һава торышы күренеше дә йогынты ясый. Бу Тын океанның экваториаль сулары температурасы күтәрелүен аңлата.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG