Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда соңгы 10 айда җыелган салымнарның 62 проценты Мәскәүгә җибәрелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу узган елдан 39 млрдка азрак.

2023 елның 10 аенда Татарстан үзендә җыелган салымнарның 62 процентын федераль бюджетка юллаган. Бу хакта Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

10 ай эчендә республикада 1 трлн 17 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынган. Шуларның 633 миллиарды федераль бюджетка күчерелгән. Республика керемнәренең 38 проценты – 384,7 млрд сумы Татарстанда калган.

2022 елның 10 аенда Татарстан Мәскәүгә салымны 39 млрд сумга күбрәк юллаган. Республика 671,8 млрд сумны, ягъни 66 процент керемен федераль бюджетка күчергән булган. Татарстанда исә, 345,5 млрд сум калган.

— Федераль бюджетка күчерелгән керемнәрнең кимүе файдалы казылмалар табуга салым (НДПИ) азаюы белән аңлатыла. Бу нефть бәясе белән бәйле. Төп сәбәбе шул, — диде Алла Афимова.

Министр урынбасары сүзләренчә, нефть кеременә бәйле федераль кануннарның үзгәрүе Татарстанда калучы табыш салымын җыюга тискәре йогынты ясаган.

2022 елда Татарстан, Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондын исәпкә алып, үзендә җыелган керемнәрнең 71 процентын Мәскәүгә күчерде.

  • Соңгы ике елда Татарстан үзендә инфраструктура проектларын федераль бюджет кредитлары алып тормышка ашыра башлады. Кредитларга салынган Казанның Вознесение трактын төзеп бетерүгә 13 млрд сум акча җитмәве әйтелде.
  • Шул сәбәпле, Татарстанның дәүләт бурычы артты. Ел башында ул 103,5 млрд сум тәшкил итсә, 2024 елда 119,8 млрд сумга җитәчәк. Моңа кадәр Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин дәүләт бурычы 129 млрд сумга җитүе ихтимал дип белдергән иде.
  • 2024 елда Татарстанның саклану, иминлек, госәяси һәм икътисади вазгыятькә бәйле өстәмә чыгымнары үсәргә мөмкин. Депутатлар бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын билгеләнгән чикләрдән арттырырга рөхсәт итте.
  • 2024 елда Татарстан бюджеты дефицитсыз булыр дип көтелә. Бюджет өлгесендә республика керемнәре 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чыгымнар да шул күләмдә булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG