Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовия төрмәсендә шымчылыкта гаепләнеп 16 елга хөкем ителгән американ Пол Уиланны кыйнаганнар


Пол Уилан
Пол Уилан

Абыйсы Дэвид әйтүенчә, бу хәл 28 ноябрьдә тегү остаханәсендә чыккан. Уилан белән бер камерада яңа утыра башлаган ир аның битенә суккан, күзлеген ваткан.

Шымчылыкта гаепләнеп Русиядә 16 ел колониягә хөкем ителгән АКШ ватандашы Пол Уиланны колониядә кыйнаганнар. Бу хакта Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) җиткерә. Ул 2021 елда да үзенә карата көч куллануларына зарланган иде. Ул чакта хакимиятләр моны кире какты.

Элек Америка диңгез пехотасында хезмәт иткән 53 яшьлек Пол Уилан Мордовиядәге кырыс тәртипле колониядә утыра. Ул гаебен кире кага һәм үзен АКШтагы берәр Русия тоткынына алыштыруны сораган иде. Колония җитәкчелеге аны штраф изоляторына җибәрде, ә 2022 елда аның төрмә хастаханәсенә керүе хәбәр ителгән иде.

ФСИН фаразынча, бу юлы Уиланны башка бер тоткын "сәяси фикерләр каршылыгы аркасында" кыйнаган. Колония хезмәткәрләре һөҗүм итүчене шундук туктаткан һәм аны да, Уиланны да медицина бүлекчәсенә китергән диелә.

Табиблар тикшергәч аның күз астында сыдырылган урыны булуын әйткән. Бу хакта "Интерфакс җиткерә.

Элегрәк Уиланны колониядә кыйнаулары турында аның туганнары да хәбәр иткән иде.

Тоткынның абыйсы Дэвид әйтүенчә, бу хәл 28 ноябрьдә тегү остаханәсендә чыккан. Уилан белән бер камерада яңа утыра башлаган ир аның битенә суккан, күзлеген ваткан.

Һөҗүмнең сәбәбе - Уиланның Америка ватандашы булуы дип искәртелә. Дэвид Уилан әйтүенчә, башка тоткыннар арасында да Америкага каршы карашлар сирәк хәл түгел.

  • Пол Уилан 2018 елның декабрендә Мәскәүдә кунакханәдә тоткарланган иде. Аның мәгълүмат саклана торган җиһазында дәүләт сере булган мәгълүмат табылды диелде. Уилан гаебен кире какты, ә җинаять эше ачуны ул провокация һәм "абсурд сәяси урлау" дип атады. Туганнары аның Мәскәүгә дустының туена килүен әйтте.
  • Август аенда АКШ Дәүләт департаменты вәкиле CNNга Уиланны алмаштыру турында килешүләргә ирешү әлегә мөмкин түгел дип әйткән иде. Ул Русиягә Уиланны азат итү мәсьәләсендә "җитди тәкъдим ясады" дип әйтте, ләкин нечкәлекләрен китермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG