Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: мәхкәмә приставлары бурычлыларны саклану министрлыгы белән контракт төзеп Украинадагы сугышка барырга үгетли


Русия гаскәрендә контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләрне сайлап алу пункты. Уфа, 2023 елның марты. Иллюстратив фото
Русия гаскәрендә контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләрне сайлап алу пункты. Уфа, 2023 елның марты. Иллюстратив фото

Красноярскида берүзе ике балигъ булмаучы баласын тәрбияләүче хатын-кызның банкка 800 мең сум бурычы булган. Приставлар аңа хәрби комиссариатка чакыру җибәргән. Моны сугышта бурычыңны капларлык акча эшли алырсың дип аңлатканнар. Шул ук вакытта бу хатын-кызның хәрби дә медицина белеме дә юк диелә.

Мәхкәмә приставларының бурычлары булган русияләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен илнең кораллы көчләре белән контракт төзергә үгетләве ешая. Моны "Новая газета-Европа басмасы ачыклаган.

Басма Красноярскида яшәүче, берүзе ике балигъ булмаучы баласын тәрбияләүче хатын-кызның банкка 800 мең сум бурычы булуын яза. Бу акчаларны түләттерүне Мәхкәмә приставлары федераль хезмәтенә (ФССП) йөкләгәннәр.

Приставлар аңа хәрби комиссариатка чакыру җибәргән. Моны сугышта бурычыңны капларлык акча эшли алырсың дип аңлатканнар. Шул ук вакытта бу хатын-кызның хәрби дә медицина белеме дә юк диелә. Ул бу тәкъдимнән баш тарткан.

Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалаучыларның алимент бурычларыннан тыш бөтен калган бурычлары белән бәйле түләүләре дә туктатып торыла диелә. "Махсус хәрби операциядә" (Украинадагы сугышны Русия хакимиятләре шулай атый - ред.) катнашучыларның милкен кулга ала яки банк карталарын томалый алмыйлар, аларга чит илгә чыгу да тыелмаган.

"Контрактчы буларак хәзер ала торган хезмәт хакын минем гомердә дә күргәнем булмады - аена 200 мең сумнан артык. Бөтен бурычларымны түләдем, бөтен кредитларымны яптым. Якын көннәрдә кабат Украинага китәм, хәзер мин фәрештә кебек чиста һәм ак", дип сөйләгән "Новая газета-Европа"га Свердлау өлкәсенең Сысерть шәһәрендә яшәүче 53 яшьлек Михаил К.

Шулай ук җинаятьчеләрнең дә бурычларын исәптән сызалар. Мәсәлән җинаятьчедән зыян күргәннәргә түләнергә тиешле мадди яки рухи зыян түләүләрен кичерәләр диелә. "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте яки Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән тоткыннар сугыштан ярлыкау алып һәм бурычсыз килеш кайта дип яза басма.

  • Быел августта Русиядә мәхкәмә приставлары "Шторм Z" хәрби төркемендә Украинага каршы сугышучы тоткыннарның түләнмәгән кредитларын, дәүләт пошлиналарын һәм сивил дәгъвалар аша түләттерелергә тиешле бурычларын тулысынча исәптән сыза башлаган, дип хәбәр ителгән иде.
  • Украинадагы сугышта катнашуы сәбәпле, хәрбиләрнең бурычларын исәптән сызарга мәҗбүр итүче яки мөмкинлек бирүче кануннар юк. Хәзерге кануннар мәҗбүри үтәү эшләрен вакытлыча туктатып торырга гына мөмкинлек бирә.
  • Әмма "Вагнер" урынына тоткыннарны сугышка саклану министрлыгы җибәрә башлаганнан соң, Мәскәү өлкәсе Серпуховски районының элекке башлыгы Александр Шестун (ул хәрәмләшү гаепләве белән колониядә) сугышка барырга әйдәкләгән вакытта министрлык вәкилләре алиментлардан кала бөтен бурычларны да исәптән сызарга вәгъдә итә, дип сөйләгән иде.
  • 2022 елның көзендә Русия президенты Владимир Путин "махсус хәрби операция"дә катнашучы үлсә яки беренче төркем инвалид калса, аның кредит бурычларын сызарга мөмкинлек бирүче канун имзалаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG