Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Татарстанда җыеп алынган ашлык 31 процентка, Башкортстанда — 37 процентка азрак булган


Чөгендер, бәрәңге һәм яшелчә җитештерү дә кимегән.

2023 елның 10 аенда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, Татарстанда һәм Башкортстанда суктырып алынган ашлык өчтән бергә кимегән. Бу хакта Росстат хәбәр итә.

2023 елның гыйнвар-октябрь айларына булган саннарга караганда, Татарстанда 3,7 млн тонна ашлык суктырып алынган. Бу узган елның шушы чорыннан 31 процентка азрак. Башкортстанда исә, җыеп алынган ашлык 37 процентка төшкән. Анда 3,1 млн тонна җитештерелгән.

Яшелчәләр җитештерү күрсәткечләре дә төшкән. Әйтик, бәрәңге утыртучылар Татарстанда уңышны 4,5 процетка, Башкортстанда — 4,4 процентка азрак алган. Башка төр яшелчәләр Татарстанда 9,2 процентка, Башкортстанда — 5 процентка кимегән. Шикәр чөгендере ике республикада азрак җыеп алынган.

Быел бары көнбагыш кына мул уңыш биргән. Татарстанда аны узган елдан 69,7 процентка, Башкорстанда 1,1 процентка күбрәк җыеп алганнар.

  • Быел Татарстанда һәм Башкортстанда чәчү эшләре апрель аенда ук башланган иде. Майда исә һавалар кисәк суытты. Иртә башланган чәчү иртә мул уңыш җыеп алуны вәгъдә иткән иде. Тик басуларда игеннәрнең шактыен кырау сукты.
  • Быел майда Башкортстанда 91 мең, Татарстанда 30 мең һектар игенне кырау суккан иде. Татарстанда иң зур югалтулар Ютазы районында – анда тишелеп чыккан игеннең 95 проценты зарарланган, дип хәбәр ителде.
  • Былтыр Татарстан рәсмиләре моңа кадәр булмаганча мул уңыш — 5 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алу белән мактанды.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән санкцияләр авыл хуҗалыгы өлкәсенә йогынты ясады. Рекордлы уңыш җыюларына карамастан, узган елгы ашлыкка бәяләр төште. Ашлыкны экспортка җибәрү кыенлашты. Аңа бәянең түбән булуын рәсмиләр геосәясәт белән аңлатты. Моңа кадәр Татарстанда 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча келәтләрдә саклануы әйтелде.
  • 2023 елда Татарстан 15 миллион долларлык кына ашлык сата алды дип хәбәр ителде. Логистика кыйбатлануы аркасында быел ашлыкка бәя ягыннан республика башка төбәкләр белән көндәшлек итә алмады, дип белдерде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG