Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстанда укытучылар Путинга тавыш бирергә ниятләмәүче ата-аналарның исемлеген төзи


Бу Чабаксар мәгариф идарәсе тәкъдиме диелә. Сораштыруларны үткәреп, аларның нәтиҗәләрен оешмага тапшыруны исә сыйныф җитәкчеләренә йөкләгәннәр.

Чабаксарда укытучылардан укучыларның ата-аналары арасында сораштыру уздырып, Русия президенты Владимир Путинны хуплаучы һәм хупламаучы ата-аналарның исемлекләрен төзүне таләп итәләр. Бу хакта "Сердитая Чувашия" Telegram-каналы җиткерә, канал укытучылар аралаша торган чатлардан скриншотлар да чыгарды.

Алардан күренгәнчә, әти-әниләрдән Путин өчен тавыш бирәсезме әллә башка намзәт өченме дигән сорауларга җавап бирүне сорыйлар, халыкның президентны хуплавына карата фикерләрен белешәләр.

Канал искәртүенчә, бу Чабаксар мәгариф идарәсе тәкъдиме. Сораштыруларны үткәреп, аларның нәтиҗәләрен оешмага тапшыруны исә сыйныф җитәкчеләренә йөкләгәннәр.

"Тиздән сайлаулар, җитәкчелек тынгысызлана. Минем үземә кемнең каршы булуы, кемнең хуплавы барыбер. Шуңа өстәп, мәктәпләрдә агитация үткәрергә хаклары юк", дип яза бер укытучы.

Быел июль аенда Башкортстанда да нефть заводында эшләүчеләрдән 2024 елда Путин сайлауда катнашмаса ни хис итәчәксез дип сораштырганнар иде. Завод җитәкчелегенең бу сораштыруны ничә кеше узуы турында көн саен хисап биреп баруы да әйтелде.

  • Күптән түгел исемнәре күрсәтелмәгән алты чыганагына сылтама белән Reuters агентлыгы Владимир Путин Русия президенты вазифасында калырга булган һәм 2024 елгы президент сайлауга үз намзәтен тәкъдим итәчәк, дип язды. Әгәр җиңеп чыкса, аның вәкаләтләре 2030 елга кадәр озаячак.
  • Чыганаклар сүзенчә, Путин хәзер барган вакыйгаларны, шул исәптән Украинадагы сугышны Русия белән Көнбатыш арасындагы низаг дип карый һәм "Русияне соңгы берничә дистә елда иң куркыныч чордан алып чыгарга кирәген" хис итә, сайлауда катнашу карары да шуның белән бәйле.
  • Кремль сүзчесе Дмитрий Песков бу язмага җавап итеп Путин катнашачагы турында игълан итмәде һәм сайлау әле билгеләнмәде, дип белдерде. Канунга ярашлы, Федерация шурасы аның көнен декабрьнең беренче яртысында билгеләргә тиеш, сайлау исә якынча 17 мартта узар дип фаразлана. Элегрәк Путин үзенең катнашу-катнашмаячагын сайлауны рәсми рәвештә билгеләгәннән соң гына әйтәчәген белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG