Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монополиягә каршы федераль хезмәт: Instagram-дагы рекламны тамгаларга кирәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Элегрәк Монополиягә каршы федераль хезмәт Русиядә Instagram томаланган икән, анда бер нәрсәне дә тамгаларга кирәкми дип белдергән иде.

Русиядә томаланган Instagram социаль челтәрендә рекламны Роскомнадзор таләпләренә ярашлы итеп тамгаларга кирәк. Бу хакта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Дума депутаты Антон Горелкинга биргән җавабында әйтелгән.

Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәте интернеттагы рекламның "Реклам турында"гы канун теләпләренә туры килүен күзәтү белән шөгыльләнүен искәртә.

Ә интернеттагы рекламның идентификаторын алу һәм аның турындагы белешмәләрне Интернет-реклам бердәм реестрына тапшыручы - Роскомнадзор. Роскомнадзор исә теләсә кайсы дигитал мәйданчыкларда, хәтта ул Русиядә томаланган булса да, рекламны тамгаларга мәҗбүр итә.

ФАС җавабыннан Горелкин Русия кулланучыларына Instagram-дагы рекламны да теркәргә, тамгаларга һәм аның турында хисап бирергә кирәк дигән нәтиҗә ясаган.

Элегрәк Монополиягә каршы федераль хезмәт Русиядә Instagram томаланган икән, анда бер нәрсәне дә тамгаларга кирәкми дип белдергән иде, дип искә ала "Коммерсантъ" басмасы. Роскомнадзорда киресенчә диделәр.

  • Facebook белән Instagram социаль челтәрләренә ия Meta ширкәте 2022 елның мартында Русиядә экстремист дип табылды һәм аның эшчәнлеге тыелды. Шулай ук ул Росфинмониторингның экстремизм яки террорчылыкка катнашы булган оешмалары исемлегенә кертелгән.
  • Facebook белән Instagram Русиядә томаланды. Әмма Русия кулланучылары бу социаль челтәрләрдә VPN ярдәмендә утыруын дәвам итә.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG