Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшүсмерләр арасында җинаятьләр 23 процентка арткан


Яшүсмерләр колониясе (архив фотосы)
Яшүсмерләр колониясе (архив фотосы)

Шәһәр полициясе җинаятьчелек романтизмы, көчләү пропагандасы артты дип саный.

2023 елда Казанда 20,6 мең җинаять кылынган. Бу узган елдан 4 процентка күбрәк. Әлеге саннарны бүген Казан шәһәренең Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнур Хәялиев мэрия киңәшмәсендә белдерде.

Аеруча, яшүсмерләр арасында җинаятьләр саны арткан. Быел барлыгы 212 җинаять кылынган. Бу узган елдан 23 процентка күбрәк. 2022 елда яшүсмерләр арасында кылынган җинаятьләр саны 172 булган.

"Моның сәбәбе полиция тарафыннан яшүсмерләр кылган җинаятьләрне күбрәк ачыклый башлау белән аңлатыла. Җинаять эшен тикшерү барышында өстәмә эпизодлар табылды. Аларның саны ике тапкырга диярлек артты", диде Хәялиев.

Яшүсмерләрнең 77 проценты милеккә бәйле җинаять кылган. Наркотикаларга бәйле җинаятьләр — 14 процент, шәхескә каршы кылынган канун бозулар 7 процентны алып тора.

Моннан тыш, ел дәвамында полициягә мәгариф оешмаларыннан 800 хәбәр килгән. Хәялиев җинаятьчелек романтизмы көчәйде, көчләү пропагандасы артты дип саный. Аныңча, полиция генә моңа каршы тора алмый.

Соңгы вакытта яшүсмерләр арасында җинаятьчелек турында сөйләшү актуальләште. Бу 9 ноябрьдә "Слово пацана" сериалы күрсәтелә башлаганнан соң көчәйде. Соңрак Сарманда балалар сериалдагыча кылана башлаган һәм җинаятьчел төркемнәрнең исемнәре белән Telegram-каналлар ачкан. Республиканың бала хокуклары вәкиле сериалны тыюны сорады.

  • "Егет сүзе. Асфальттагы кан" сериалын Ярославль шәһәрендә быел марттан май аена кадәр тешерделәр. Тамашачыларга ул 9 ноябрьдә тәкъдим ителде.
  • Сериал журналист Роберт Гәрәевнең "Егет сүзе. 1970-2010нчы еллардагы криминаль Татарстан" китабына нигезләнеп төшерелгән. Анда чынбарлыкта булган хәлләр тасвирлана. Китапның авторы Казанның Мәскәү районындагы "Низы" җинаятьчел төркеме әгъзасы булган.
  • Русия Югары мәхкәмәсе карары белән 2020 елның 17 августында "АУЕ" хәрәкәте экстремист дип табылды, Русиядә аның эшчәнлеге тыела. Хәрәкәт әгъзалары тәртип саклау оешмалары һәм хакимиятләр белән көрәш идеяләрен тарата.
  • Ел башында Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда яңа субкультура - "ЧВК Рёдан" тарафдарларын тоткарладылар. Казан полициясенең Мәскәү бүлеге 15-20 яшьләрдәге 16 кешене кулга алдылар. Рёданнар "оффник"ларга, ягъни сәбәпсез сугышучыларга каршы көрәшүен белдерә. Шундыйларның берсе дип даими низаг тудыручы футбол җанатарларын атыйлар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG