Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәрсә ул "ЧВК Рёдан" һәм Татарстанда аның тарафдарлары күпме?


"ЧВК Рёдан" вәкилләре
"ЧВК Рёдан" вәкилләре

"ЧВК Рёдан" тарафдарлары — кемнәр алар? Нинди идеологиягә таяналар? Ни өчен аларның тарафдарлары Татарстанда да бар? Азатлык шушы яңа субкультура турында белешмә әзерләде һәм аларның барлыкка килү сәбәпләрен өйрәнде.

Узган ялларда Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда яңа субкультура - "ЧВК Рёдан" тарафдарларын тоткарладылар. Казан полициясенең Мәскәү бүлеге 15-20 яшьләрдәге 16 кешене кулга алган.

Моңа кадәр медиа "ЧВК Рёдан"ның Казан чатында "Тандем" сәүдә үзәгендә сугышырга җыеначаклары турында хәбәр ителде. Әлеге төркем тарафдарлары футбол җанатарларын, славян йөзле булмаган кешеләрне кыйнарга тели диелде.

Казаннан тыш, Петербур, Мәскәү, Новосибирски, Курски, Дондагы Ростов шәһәрендә дә тоткарлаулар булды. Петербур полициясе "Галерея" сәүдә үзәгендә 150дән артык үсмерне кулга алды, алар "ЧВК Рёдан" дигән яңа яшьләр субкультурасына иярүчеләр дип фаразланды. Тоткарлауга "Рёдан" вәкилләренең икенче бер яшьләр төркеме белән сугышуы сәбәпче булган диелде.

Русиядәге бу яңа субкультура турындагы хәбәрләр узган атна Мәскәүнең "Авиапарк" сәүдә үзәгендә үсмерләр сугышканнан соң чыга башлады. 24 февральдә сәүдә үзәгендә өч дистәдән артык кешене, икенче көнгә тагын берничә үсмерне тоткарладылар. Baza каналы исә сугышулар Мәскәүнең "Маркос Молл" сәүдә үзәгендә дә булуын, 20ләп үсмернең тоткарлануын язды.

Мәскәү сәүдә үзәкләрендә үсмерләрне тоткарлаганнан соң, полиция субкультура әгъзаларын бөтен Русия буйлап эзли башлады. Әйтик Baza Курски, Новосибирски булган тоткарлаулар турында хәбәр итте.

Mash Iptash язуынча, дүшәмбе көнне Казанның "Парк Хаус" сәүдә үзәгендә полиция вәкилләре рёданнарны кабат "ауларга" чыккан. Үзләрен агрессив тотучыларны полиция бүлегенә алып киткәннәр.

"ЧВК Рёдан" тарафдарлары — кемнәр алар? Нинди идеологиягә таяналар? Ни өчен аларның тарафдарлары Татарстанда да бар? Азатлык шушы яңа субкультура турында белешмә әзерләде һәм аларның барлыкка килү сәбәпләрен өйрәнде.

"ЧВК Рёдан" каян барлыкка килгән?

"ЧВК Рёдан" — Русиядә яңа оешкан субкультура. Ачык чыганакларда аларның 2022 елның сентябрендә барлыкка килүе әйтелә. Киң җәмәгатьчелеккә алар турында быелның февралендә тоткарлаулардан соң гына мәгълүм булды.

"ЧВК Рёдан" вәкилләре — Hunter x Hunter исемле япон аниме сериалыннан илһамлана диелә. Сериал сюжетында "Геней Рёдан" исемле җинаятьчел төркем бар. "ЧВК Рёдан" атамасы шуннан алынган. Аның тарафдарлары сериалдагы сыман чәчләрен карага буйый, киеменә үрмәкүч тамгасын, 4ле санын ябыштыра. Полиция үсмерләрне шушы тамгалардан танып тоткарлый.

Рёданнар "оффник"ларга, ягъни сәбәпсез сугышучыларга каршы көрәшүен белдерә. Шундыйларның берсе дип даими низаг тудыручы футбол җанатарларын атыйлар.

"Рёдан" милләтчел төркемме?

Моңа кадәр медиада рёданнарны неонацистлар дип атаучылар да булды. Аерым пабликларда аларның "уң як" тарафдарларына һәм "урыс булмаган" кешеләргә каршы булуы турында да әйтелде. MSK1 сайты Мәскәүдәге низагта "милләтчел лозунглар" ишетелүен дә язды. Хәрәкәт тарафдарлары моны кире кага. Славян йөзле булмаган кешеләрне кыйнауны алар гади очраклылык булуын әйтә.

"Мел" сайтына "Рёдан" тарафдары сөйләвенчә, субкультураның аерым идеологиясе юк.

"Без милләтчел төркем түгел. Без көч куллануга чакырмыйбыз, без барлык кешегә дә, диннәргә дә, фикерләргә нейтраль карыйбыз. Без дуслар төркеме, кызыксынулары уртак булган җәмгыять", дип сөйләгән ул.

"Вагнер" белән уртаклыгы бармы?

ЧВК - "хосусый хәрби ширкәт" төшенчәсе исә күпләргә "Вагнер" оешмасын хәтерләтә. Әмма Русиянең берничә медиасы белән сөйләшүдә хәрәкәт вәкилләре үзләренең хәрби оешмаларга бер катнашы да булмавын, "Рёдан" атамасына ЧВК хәрефләрен өстәвен шаярту гына дип әйтә.

Рёданнар хәрәкәтнең башлыгы һәм аерым кагыйдәләр булмавы, ОПГ йә ЧВК белән бәйләнешләре булмавы турында сөйләгән.

Татарстанда "Рёдан" тарафдарлары күпме?

Вконтакте социаль челтәрендә "ЧВК Редан" төркеменә бүгенге көндә 194 меңнән артык кеше язылган. Аңлатмада "берләшмә көч куллану, порнография, суицидка чакыру, милләтләр һәм диннәрне мәсхәрәләүне пропагандаланмый" диелгән. Ул бары шаяру максатыннан гына булдырылган дип тә өстәлгән.

Төркемдә рёданнарның үрмәкүч төшкән кара киемнәрдән фотолары эленә. Ара-тирә кайбер тарафдарлар шулай киенеп йөргәнгә бәйләнүләре турында зарлана.

Хәрәкәт Татарстанда да үз тарафдарларын тапкан. Telegram-да аларның "Редан Казань🕷️" дип аталган каналлары бар. Анда 2,5 меңнән артык кеше язылган. Мәсәлән, 26 февральдә алар "Тандем" сәүдә үзәгендә 16 сәгатьтә җыелачаклары турында бер көн алдан игълан элгән. "Үрмәкүчләрнең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтербез", дигән язу да калдырган булганнар. Нәкъ шул урында полиция яшүсмерләрне тоткалады. Дүшәмбе төркемдә очрашу вакыты 18 сәгатьтә булачагы хәбәр ителә, ләкин урыны соңрак язачаклары әйтелә.

Telegram-да Казан рёданнарының чатлары да бар. Анда меңнән артык кеше утыра. Анда кайсы сәүдә үзәгендә полиция вәкилләре җыелуы хәбәр ителә, ничек саграк эш итәргә кирәклеген языла. Чатта рёданнарга каршы булучылар да утыра. Алар арасында еш кына бәхәсләр туа. Үзләрен татар дип атаучылар да, ара-тирә татарча язып алучылар да бар. Чатта "Урыс халкына дан!", "Татарлар чурка түгел", дигән сүзләрне укырга да мөмкин, сүгенү сүзләре еш очрый.

Имин интернет лигасы җитәкчесе Екатерина Мизуллина медиаларга "Рёдан" белән бәйле хәлләрне яктыртуны тыярга тәкъдим итте. Ул моны сугышуларны, мәктәпләргә һөҗүмнәрне популярлаштыруга гына китерәчәк, дип саный. Cоңгы вакытта медиа рёданнарның аккаунтлары томалана башлавын язды.

"Бу җәмгыятьне милитаризацияләү нәтиҗәсе"

Сәясәтче Юлия Галямина илдә "аниме белән мавыккан яшүсмерләр"гә карата куәт оешмалары күмәк акция оештыруын Русиядә алып барылган сәясәт белән бәйли.

"Яшүсмерләр арасында сугышулар - җәмгыятьне милитарлаштыру нәтиҗәсе. Башта мәктәптә милитаризм һәм агрессияне укыталар, аннары өлкәннәргә ияреп йодрык күтәрә башлаган яшүсмерләргә карата үзләре тагын агрессия кулланалар", дип язды ул.

Хәзерге вакытта мәгариф өлкәсендә милитаризацияне туктату турында петиция дөнья күрде. 27 февраль кичендә аңа 1,6 меңнән артык кеше хуплап кул куйган иде.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң мәктәпләрдә милитаризм рухы көчәйде. Русия мәктәпләрендә зур үзгәрешләр 2022 елның сентябрендә башланды. Украинага каршы барган сугыш фонында дәүләт мәктәпләргә "ватанпәрвәрлек"не тәрбияләү сылтавы белән агрессив пропаганданы тага башлады. Мәктәпләрдә "Разговоры о важном" ("Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр") дип аталган яңа дәресләр кертелде, һәр атна мәктәпләрдә Русия байрагын күтәрү һәм гимнны җырлау белән башлана. Яңа дәресләр сыйныф сәгате форматында үтә, аларга йөрү мәҗбүри.

  • Яңа субкультура вәкилләре Hunter x Hunter япон аниме-сериалы белән илһамланган, сериал сюжетында "Геней Рёдан" җинаятьчел төркеме бар, аларның эмблемасында үрмәкүч ясалган. "ЧВК Рёдан" вәкилләре чәчләрен карага буйый, киеменә үрмәкүч рәсемен, 4ле санын ябыштыра.
  • ЧВК төшенчәсе күпләргә"Вагнер" оешмасын хәтерләтә. Әмма хәрәкәт әгъзалары үзләренең хәрби оешмаларга бернинди катнашы булмавын, ЧВК хәрефләрен шаярту өчен генә куллануын әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG