Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәт театрын Маҗарстан режиссеры Сәрдәр Абдуллин җитәкләячәк


Сәрдәр Таһировский. Архив фотосы
Сәрдәр Таһировский. Архив фотосы

Моңарчы ул Татарстанда да ике спектакль: 2021 елда "Ядәч! Исемдә!" трагикомедиясен һәм 2022 елда "Хан кызы Турандык" музыкаль трагикомедиясен куйды.

Сәрдәр Абдуллинны (ул иҗади даирәләрдә Сәрдәр Таһировский буларак билгеле) Әлмәт драма театрының баш режиссеры итеп куячаклар. Бу хактагы мәгълүматны "Бизнес Online"га Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова раслаган.

38 яшьлек Таһировский Казанда туган. Алты яшьлек вакытында әтисе - танылган дәвалаучы һәм "Болгар әл Җәдид" клубына нигез салучыларның берсе - Таһир Абдулла Әл Болгари янына Маҗарыстанга күчеп киткән. Шекспир исемендәге театр сәнгаты академиясендә актерлык осталыгына укыган, Будапешт курчак театры студиясендә курчакчы булып эшләгән, соңрак Маросвархели сәнгать университетын бетергән.

  • Режиссер Маҗарстанда гына эшләп калмыйча, Татарстанда да ике спектакль: 2021 елда "Ядәч! Исемдә!" трагикомедиясен һәм 2022 елда "Хан кызы Турандык" музыкаль трагикомедиясен куйды.
  • Әйткәндәй, "Ядәч! Исемдә" – үзгәртеп кору чорында Казанда яшәүче татар гаиләсе турында кыйсса автобиографик, документаль әсәр. Ул Сәрдәр Таһировскийның балачагын тасвирлый.
  • "Мин Казандагы чорымны кайчак сагынып, кайчак тетрәнеп искә алам, ул – минем тарих. Мин Казанга үзем өчен шул чорны ябарга дип кайттым", дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG