Accessibility links

Кайнар хәбәр

Криминал һәм иреклек. Тинчурин театры 1990нчы еллар турында спектакль чыгарды


Спектакльдән күренеш

Маҗарстаннан килгән татар режиссеры татар сәхнәсендә үзгәртеп кору чорында татар гаиләсенең тормышы турында спектакль куйды. 1990нчы еллар куркыныч яки иреклек чорымы? Кайсы җиңә? Ни өчен бүген бу тема актуаль? Азатлык тамашачылар һәм белгечләр белән премьераны карады.

Кәрим Тинчурин театрында ике көн рәттән премьера спектакле күрсәтелә. Бу соңгы елларда театрның иң үзенчәлекле һәм игътибарга лаек тамашаларының берсе. "Ядәч! Исемдә" – үзгәртеп кору чорында Казанда яшәүче татар гаиләсе турында кыйсса автобиографик, документаль әсәр. Ул Казанда туып-үскән, әлеге вакытта Маҗарстанда яшәүче татар режиссеры Сәрдәр Таһировскийның балачагын тасвирлый.

Тинчурин театрында "Ядәч! Исемдә" спектакле тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:29 0:00

Режиссер Сәрдәр 6 яшенә кадәр Казанның Һади Такташ урамында яшәгән, әбисе Казанның данлыклы "Әкият" кафесының мөдире булган. 20 ел Казанга кайтмаган Таһир "Әкият"кә бардым дип сөйләде Азатлыкка, "идәннәр шул ук, берни үзгәрмәгән, атмосферасы да СССРны хәтерләтә, дәү әниемне һаман да хәтерләүчеләр бар", диде ул.

Спектакльдәге кайбер персонажларның прототиплары да бар, исемнәр үзгәртелмәгән.

Сәрдәр Таһировский
Сәрдәр Таһировский

— Аларның күбесе вафат, кемдер фаҗигале төстә, кемдер картаеп... Мин Казандагы чорымны кайчак сагынып, кайчак тетрәнеп искә алам, ул – минем тарих. Мин Казанга үзем өчен шул чорны ябарга дип кайттым. Кызганыч, әтиемне алып кайтасым килгән иде премьерага, булмады, - диде ул.

Сәрдәр Таһировский хәтерләү мөһим ди, үз кешеләреңне, шул буынның кешесе икәнеңне белгәндә алга таба бару җиңелрәк дип сөйләде.

Спектакль 6 яшьлек Сәрдәр исеменнән бара. Казанның "Һадишка" районында яшәүче аерым гаилә аша 1990нчы еллар башындагы гади тормыш. Ул күпләргә хас. Шәһәр татарлары туганнары, күршеләре (монда рус-татар мәсьәләсе дә килеп керә) белән аралашып яшәү, урам шпанасының кешеләрне өркетеп йөрүләре (ул балаларның урамга чыгып китү фаҗигасенең үз сәбәпләре, әлбәттә, һәм бу спектакль барышында ачыклана), криминалга кереп китүче, агрессор әтидән хуплау тапмыйча куркып һәм кыйналып яшәүче балалар, кысан фатирларда "Время" тапшыруы ялган хәбәрләр сөйли, каядыр фон белән бәйсезлек өчен көрәш мәйданы ишетелә, ишегалдында транзистор аша Габдулла Рәхимкуловның җырлавы да ишетә. Әмма көч белән мәсьәләне хәл итү, акчасызлык, кырыс тормыш шартларында да хыялланырга һәм дус булып яшәргә урын бар дигәнне күрсәтә торган трагикомедия бу.

Пьеса авторлары дүрт кеше – Айрат Бикбулатов, Йолдыз Миңнуллина, Энҗе Дусаева һәм Миләүшә Гафурова. Миләүшәдән кала өчесе дә шәһәр кешеләре. 1990нчы еллар башында алар да режиссер кебек бала-чага булган. Сәрдәр сөйләгәнне дә, үзләренекен дә кушып ясалган нигездән спектакль туган. Сценарий язучыларны Тинчурин театрнының баш режиссеры Туфан Имаметдинов туплаган.

Айрат Бикбулатов 1990нчы еллар тарихы өйрәнелергә тиеш һәм аларны вәхши еллар дип кенә атау хата дип саный.

Айрат Бикбулатов
Айрат Бикбулатов

— Төп автор – Сәрдәр үзе. Монда документалистика да, мистика да бар. Без һәрберебез үзебез дә кичергәнне пьесага керттек, — дип сөйли Айрат. — Мин дә совет берлеге вакытын күрдем. Ул вакытлар – икенче цивилизация. Бүгенге яшьләргә аңлатып булмаслык хәлләр иде. Кибеткә керсәң, берни юк, чебеннәр очып йөри. Урамда йөрү куркыныч иде. Олылар озатып йөрергә тырышты. Әти-әниләргә, билгеле, авыр булгандыр, әмма минем өчен ул бәхетле вакытлар, мин үзгәртеп кору чорындагы сүз иреге, демократия рухын, бала-чага булсам да сиздем. Без аны сусаган кеше кебек йотарга тырыштык. Шул минем өчен мөһим. Драйв, илһам, азатлык – менә шул кадерле. Ул елларны яңадан өйрәнергә, аңларга, анализларга кирәк.

Тинчурин театрының әдәби бүлек җитәкчесе Энҗе Дусаева, 1990нчы елларга кайтасым килмәс иде, дип сөйли.

Энҗе Дусаева
Энҗе Дусаева

— Куркыныч иде, гопниклар, группировкалар вакыты бит. Бермәл мин таксофоннан милициягә группировкалар сугышырга җыела дип хәбәр иткәнемне хәтерлим. Әнием урамга ялгыз чыгарга рөхсәт итмәде, бары тик әби яки бабай белән генә йөрдек. Кызлардан аермалы, егетләргә куркыныч иде, — дип сөйли ул. — Әмма ул бит беренче тапкыр джинслар килеп чыккан вакытлар. Без үзгәрешләр көттек. Ул чорны йә кара, йә ак дип тасвирлау дөрес түгел, ул төрле. Кызык, ул вакытта, мәсәлән, азатлык мәйданнары минем ачуымны чыгара иде. Дөресрәге, мин аны аңламаганмын, агрессия кебек кабул итә идем. Әмма хәзер мин милли хәрәкәт никадәр мөһим мәсьәләләр күтәргәнен аңлыйм. Баламны да ахыр чиктә татар мәктәбенә бирдем. 1990нчы елларда кешеләр тормышын үзгәртергә теләде, ә хәзерге яшьләрдә мин моны күрмим, - ди Дусаева.

Спектакльдә Сәрдәр ролен Фәрхәд Мөхәммәтҗанов башкарды, бу – аның дебюты. Уенчылар төркеме да театрның йолдызлары булды. Зөлфия Вәлиева бу спектакльдә көтелмәгән рольдә чыгыш ясады – урам гопнигына әйләнгән кыз бала. Римма исемен Романага алыштыра һәм малайлар киемнән йөри башлый. Кыз булып йөрү куркыныч дип аңлата ул соңыннан. Римма-Романаның апасын бандитлар көчләп үтергән була, шуңа да кыз бала егет һәм бандит булу хәерлерәк дигән карарга килә. Әмма барыбер кыз баламы, ир баламы, гопникмы ул, юкмы, яратуга, мәхәббәткә, яклауга мохтаҗ.

Зөлфия Вәлиева "Ядәч! Исемдә" спектакле миңа якын, чөнки үзем шул вакытта яшәдем, формалаштым һәм гаиләбездәге булган фаҗига дә шул вакытка туры килде дип сөйләде.

Зөлфия Вәлиева
Зөлфия Вәлиева

— Бертуган абыем шул вакыттагы группировкалар аркасында һәлак булды, безнең гаиләнең – мәңгелек ярасы. Куркыныч иде ул вакытта, мәктәп янына киләсең, ике яктан егетләр, алар сиңа ямьсез сүзләр кычкырырга, йолкып алырга мөмкин, күзләрне йомып кереп китәсең. Көн саен бу! Монда социаль драма да, кешеләрнең эчке матурлыгын саклап калырга тырышу да бар. Бу спектакль ул чорны белмәгән кешеләргә аңларга мөмкинлек бирә, - ди ул.

Спектакльгә киемнәр эзләү үзенә бер маҗара булган, элекке "Адидас" спорт формаларын, кычкырып торган оекларны танышлардан, "Авито" аша эзләргә туры килгән.

Театраль тәнкыйтьче Нияз Игъламов мондый спектакльнең сәхнәгә чыгуы – Тинчурин театрының кыю адымы һәм уңышы дип сөйләде. "Үз балачагымны карап утырган кебек" диде ул һәм 1990нчы еллар турындагы спектакльнең ни өчен нәкъ бүген актуаль булуын аңлатты.

Нияз Игъламов
Нияз Игъламов

— Үземне карап утырдым, үземне таныдым, үземнең хаталарым, гөнаһларым янә искә төште, тәүбә итәсе килә тагын. Монда Зөлфия Вәлиева уйнаган гопник та, криминал белән тормыш иткән, Салават Хәбибулла уйнаган Камил дә мин түгелме ул дип карап утырдым.

1990нчы еллар юкка чыкмады, әле кире кайта бит шул халәт. Карагыз кешеләргә, агрессия күп. Әлеге вакытта урыс шовинистлары янә татар теле дигәндә котыра. Карагыз сәяси тормышка – стагнация, шул ук алдау, ялган. Моны бит кешеләр бер кичерде инде. Бездә сәяси вертикаль корып буламы соң инде? Якутия белән Ростовны чагыштырып буламы, горизонталь федерализм кирәк. 1990нчы еллар – азатлык, ирек чоры. Менә монда милли хәрәкәт мәсьәләсе дә күтәрелә, ачыктан-ачык түгел, әмма әйтеп узыла. Бу да - театрның батырлыгы. Кайсы театрда бу күтәрелде? Артистлар аңлап уйнавына аерым зур афәрин! Бу спектакль күп кешеләрнең тормышының бер өлешен ачып күрсәтте, - диде Игъламов.

Спектакльдәге музыка аерым игътибарга лаек. Аның композиторы - Маҗарстаннан Ласло Бакк-Давид. Музыкасы урыны-урыны белән "Каз канаты", "Ай, былбылым" кебек татар халык җырларын да, "Хыялга реквием" (Requiem for a Dream) кебек культ фильмы саундтрегын да хәтерләтә, шул ук вакытта үзенчәлекле дә ул. Бер яктан шомлы да, икенче яктан якты да, балачак шәһәрен сурәтли бит. Ильяс Камалов җитәкчелегендәге җанлы оркестр да актерлар белән бер сулышта уйнады, спектакльне саллы, тәэсирле итте. Рәссам да чакырулы - Румыниядән Анна Купаж.

Сәрдәр Таһировский премьерадан соң "Казанда тагын эшләрменме, белмим, әмма минем тормышымда бу - зур вакыйга" диде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG