Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндиягә эләгергә тырышкан мигрантларны Русия гаскәренә ялланырга үгетлиләр


Русия-фин чигендә мигрантлар
Русия-фин чигендә мигрантлар

Контракт төзүдән баш тартучыларга Русиядән депортацияләү белән яныйлар диелә.

Русия яклап Финляндиягә чыгарга омтылган мигрантларны депортацияләү белән куркытып Русия гаскәренә җыялар. Кимендә шундый ике очрак турында ВВС-ның урыс хезмәте һәм качаклар белән эшләүче хокук яклаучылар белеп алган.

Журналистлар быел июльдә Русиягә очып килгән Сомали мигрантын сораштырган (материал авторлары аны Авад дигән тәхәллүс белән атый). Ул Беларус аша Польшага кадәр барып җитмәкче булуын, әмма килеп чыкмагач Петербурдан Финляндиягә керергә тырышуын сөйләгән. Әмма ирне чиккә барган чакта тоткарлаганнар, аның виза вакыты чыккан булган.

Авад үзен Русиянең вакытлы тоту үзәгенә ябуларын, анда үзенә һәм тагын 11 тоткынга "дәүләт өчен эшләп алырга" тәкъдим итүләрен сөйли. Алар белән "форма кигән кешеләр" сөйләшкән, алар яхшы хезмәт хакы түләнә дип, ирләргә контракт төзергә тәкъдим иткән.

Авад бу тәкъдимгә ризалашучыларны Украина белән чиктәге лагерьга китерүләрен әйткән. Анда алар контрактларыннан баш тарткан, шуннан соң аларга яный башлаганнар һәм вакытлыча тоту үзәкләренә кире кайтарып, Русиядән депортацияләячәкләрен әйткәннәр диелә.

Гыйрак ватандашы да хокук яклаучыларга шушыңа охшаш хәл турында аңлаткан. Ул визамның вакыты беткәч Финляндиягә чыгып сыену урыны сорамакчы идем, әмма тоткарландым дип сөйләгән. "Аннан соң сайларга куштылар – йә яллы сугышчы буласың, яки Гыйракка кире кайтаралар һәм Русиягә керүне биш елга тыялар", дип сөйләгән ир.

  • Русия хакимиятләре чит ил ватандашларына гаскәрдә хезмәт итү өчен контрактлар төзергә рөхсәт итә. Аеруча күрше дәүләтләренең ватандашларына игътибар бирелә. Моңарчы да чит ил ватандашларын Украинага җибәрү очраклары турында хәбәр ителде.
  • 3 сентябрьдә Британия саклану министрлыгы үзенең көндәлек күзәтүендә Русия хакимиятләре күрше илләр ватандашларын сугышка җибәреп, кораллы көчләренең санын арттырырга тырыша, дип искәрткән иде. Оешма Әрмәнстан һәм Казакъстандагы онлайн-игъланннарны моңа мисал итеп китерде. Бу игъланнарда хәрби хезмәткә кергәндә беренче түләү – 495 мең сум, алга таба хезмәт хакы һәр ай 190 мең сум булачак, дип язылган
  • Шулай ук хокук яклаучылар Калуга өлкәсендә Русия ватандашлыгы алырга теләүче чит ил ватандашларының документларын кабул итмиләр, алардан башта хәрби хезмәткә контракт имзалауны таләп итәләр, дип сөйләгән иде.
  • 2023 ел башында Финляндия Русия белән чик буйлап киртәләр кора башлады: Русия өченче илләрдән булган мигрантларга үтеп керергә булышыр, дип сагайды.
  • Мондый миграция кризисы 2021 елда булган иде инде. Ул чакта Африка һәм Якын Көнчыгыштан меңләгән мигрант Беларус аша Польшага һәм алга таба Европа берлеге илләренә эләгергә тырышты.
  • Ноябрь ахырында Финляндия мигрантлар белән бәйле вазгыять аркасында Русия белән чиктәге үткәрү пунктларын ябачагын игълан итте. Кичә, 6 декабрьдә билгеле булганча, фин хакимиятләре декабрь уртасыннан чик буе пунктларын кабат ачмакчы була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG