Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия һәм Греция мөнәсәбәтләрен яхшырту турында декларация имзалады


Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган һәм Греция премьер-министры Кириакос Мицотакис. Афина, 7 декабрь 2023
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган һәм Греция премьер-министры Кириакос Мицотакис. Афина, 7 декабрь 2023

Моңа кадәр мондый очрашу 2016 елда үткән иде.

Греция һәм Төркия үзара ышанычны ныгытырга һәм ике яклы киеренке мөнәсәбәтләрне яхшыртырга ниятли. "Немецкая волна" хәбәренчә, кичә, 7 декабрьдә Афинадагы очрашуда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган һәм Греция премьер-министры Кириакос Мицотакис шул хакта килешкән.

Эрдоган сөйләшүләрне нәтиҗәле булды дигән һәм Мицотакисны Төркиягә чакырган, дип хәбәр итә "Немецкая волна".

Сөйләшүләрдә грек һәм төрек министрлары да катнашкан, алар туризм, сәүдә, энергетиканы, шулай ук технологияләр, белем бирүне бергә үстерү, миграция мәсьәләләрен бергә хәл итү турында килешкән. Тарафлар биш ел эчендә сәүдә әйләнешен ике тапкыр арттырып 10 млрд долларга кадәр (9,3 млрд евро) җиткерергә омтылачак.

Төркия ватандашлары Грециянең ун утравында ял итү өчен визаларны гадиләштерелгән тәртиптә ала алачак. Греция моның өчен Еврокомиссиядән рөхсәт алган.

Ике ил арасында фикер каршылыклары кала бирә, аеруча Кипр белән бәйлеләре.

Эрдоган Кипр мәсьәләсен "утрауның чынбарлыгына нигезләнеп" гадел хәл итү кирәк ди. "Евроньюс" искәртүенчә, ике дәүләт турындагы мәсьәләне хәл итү күз уңында тотыла.

Мицотакис утрауны БМО резолюцияләре нигезендә берләштерү - бердәнбер хәл итү чарасы булып тора ди.

Эгей диңгезе төбеннән файдалы казылмалар чыгару хокукына бәйле дә фикер каршылыклары кала бирә.

Мицотакис ике ил дә бу каршылыкларны җиңеп чыга алыр дип өмет белдергән, ә Эрдоган ике як та хәл итә алмастай проблем юк дигән.

Ике илнең дә лидерлары мондый очрашуларны ел саен үткәрергә килешкән. Моңа кадәр мондый очрашу 2016 елда үткән иде, шуннан соң ике ил арасында мөнәсәбәтләр начарайды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG