Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Мерсин шәһәрендә "Ядәч! Истә!" фильмы күрсәтелде


Фильм карарага килгән татарлар
Фильм карарага килгән татарлар

Кино карарга татарлар гаиләләре белән килгән иде.

Төркиянең Мерсин шәһәрендә режиссер Байбулат Батулланың "Ядәч! Истә!" фильмы күрсәтелде. Кино шәһәрдәге кафеларның берсендә тәкъдим ителде. Аны карарга 20-дән артык кеше җыелды.

Фильм күрсәтүне Мерсин шәһәрендәге татар активистлары оештырды.

"Бу инде икенче тапкыр татар киносын күрсәтү. Бер ел элек без Булат Минкинның ике кыска метражлы фильмын караган идек. Хәзер без бу очрашуларны ике тапкырга бер оештырырга җыенабыз", диде Мерсинда яшәүче Айнур Әхмәтов.

Казанда фильмның премьерасы 9 сентябрьдә Казан мөселман киносы фестивалендә узды. Шулай ук Мәскәүдә ике тапкыр күрсәтелде. 14 сентябрьдән татар фильмны Русия кинотеатрларында прокатка чыкты. "Кинопоиск" порталы мәгълүматларына караганда, аны 65 меңнән артык кеше караган.

"Ядәч! Истә!" фильмы Татарстанның Балык Бистәсе районында төшерелгән. Фильм тулысынча татар телендә эшләнгән. Аның икенче варианты — урыс телендә актерларның үзләре ясаган дубляжы да бар.

Фильм Мәскәүнең Bosfor Pictures студия-җитештерүчесе акчасына төшерелгән.

Моңа кадәр Төркиянең башка шәһәрләрендә дә татар фильмнарын күрсәтелде. Сентябрь азагында Истанбулда режиссер Илшат Сәетовның Госмания татар авылы турында "Казан ерак" фильмы тәкъдим ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG