Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда Госмания татар авылы турында "Казан ерак" фильмы күрсәтелде


"Казан ерак" фильмына килүчеләр
"Казан ерак" фильмына килүчеләр

Фильмны карарга татарлар гына түгел, казакъ, кыргыз, төрек, рус милләте вәкилләре дә килгән иде. Киносеанстан соң алар фильм хакында фикер алышты.

23 сентябрь Истанбулда, Кадыкөй кинотеатрында режиссер Илшат Сәетовның Искешәһәрдәге Госмания (тарихи исеме – Корыһөек) татар авылына бер гасыр элек нигез салган татар мөһаҗирләренең хәзерге буынына багышланган документаль фильмы күрсәтелде.

Фильм "Казан ерак" дип атала. Моңа кадәр ул Казанда ике фестивальдә – "Печән базары"нда һәм Казан мөселман кинофестивалендә күрсәтелде.

Фильмны карарга татарлар гына түгел, казакъ, кыргыз, төрек, рус милләте вәкилләре дә килгән иде. Киносеанстан соң алар фильм хакында фикер алышты. Госмания авылында туган, хәзерге көндә Истанбулның Картал районында яшәүче Кадрия ханым, мәсәлән, фильм аша авылга килеп урнашкан бабаларының тамырлары турында белергә теләп килүен сөйләде: "Әмма фильм мин көткәнчә тарих турында булып чыкмады. Фильм авылның бүгенге тормышы, минем авылдашларым турында. Мин кемнең кайсы токымнан, кем кемнең туганы икәнен беләм. Фильмда авылның бер проценты гына күрсәтелгән. Бик гүзәл күрсәтелгән", диде ул. Тамашачылар арасырда Кыргызстаннан килгән Рөстәм Хөснетдиновлар гаиләсе дә, Истанбулда укучы Казакъстан студентлары да бар иде. "Безнең халыкта да мөһаҗирлек тарихлары бар. 1920нче елларда большевиклардан качып күп казакълар Төркиягә килгән, алар хәзерге Истанбулның Зәйтинбурну районында урнашкан булганнар", дип уртаклашты Босфор университетында укучы Җаксылык.

Фильмнан соң фикер алышу
Фильмнан соң фикер алышу

Әлеге фильмны үз шәһәрләрендә күрсәтергә Искешәһәр, Измир, Анталья татарлары теләк белдерде.

Госмания авылы Искешәһәрдән 70 км ераклыкта урнашкан. Авылга 1895 елда нигез салына. Бирегә башлыча хәзерге Татарстанның Лениногорски районы тирәсеннән күченеп киткән татарлар килеп урнаша, җир алып йортлар сала, авыл төзи. Хәзерге вакытта бу авылда аларның өченче-дүртенче буыны көн күрә. Авылда яшәүчеләр елдан ел кими, күпчелек гаиләләр кышлыкка Искешәһәргә һәм якындагы башка шәһәрләрдәге йортларына китә. Авылдан чыккан шәхесләр арасында төрек сериаллары төшерүче Омәр Байкул, "Рәсимли филим" анимация студиясенә нигез салган Мостафа Явуз Гүл бар.

Илшат Сәетов – Азнакай районында туып үскән татар режиссеры, драматург һәм публицист.

2020 елда аның биюче, "Алтын битлек" театр бүләге иясе Нурбәк Батулла турында "Генетически не так" дигән киносы, 2018 елда "Ку" рок-спектакле чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG