Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төркиядә татарлар белән бәйле мультфильмнар да ясар идек"


Мостафа Явуз Гүл
Мостафа Явуз Гүл

XIX йөз ахырында Төркиягә күченгән татар мөһаҗирләре гаиләсендә туган Мостафа Явуз Гүл бүген Искешәһәрдә анимация студиясен җитәкли. Акча һәм заказ булса, татар мәдәнияте белән бәйле мультфильмнар да төшерер идек дип сөйләде.

Соңгы вакытта Төркия күп кенә мультфильмнар (гадәттә, бу күп серияле мультсериаллар) җитештерә, алар балаларга гына түгел, өлкәннәр өчен дә кызыклы: сыйфатлы сурәт, мавыктыргыч сюжетлар, төгәл ачык сөйләм. Соңгысы тел өйрәнүчеләр өчен дә файдалы.

Төркиядә иң популяр заманча төрек мультсериалларыннан Niloya, Ege ile Gaga, Doru, Emiray, Keloğlan Masalları, Rafadan Tayfa мультфильмнарын атарга була. Аларда сыйфатлы сурәт һәм кызыклы сюжеттан тыш, мультфильм каһарманнарының үзара мөнәсәбәтләре аша милли һәм дини кыйммәтләр нәни тамашачыга аңлашылырлык гади тел белән җиңел сеңдерелә.

Популяр мультфильмнар арасында Төркиянең Искешәһәрендә урнашкан "Рәсемле фильм" (Resımlı Fılım) анимация студиясендә җитештерелгәннәре бар. Cтудиянең җитәкчесе – XIX йөз ахырында Төркиягә күченгән татар мөһаҗирләре гаиләсендә туган Мостафа Явуз Гүл. Искешәһәрдә анимация студиясе офисының фантастик дизайн авторы да ул.

Без Мостафа әфәнде белән төрек мультфильмнарының үзенчәлекләре турында сөйләштек.

— Мостафа әфәнде, студиягез белән таныштырсагыз иде.

— Без 2010 елда Истанбулда башладык. TRT Çocuk каналы барлыкка килде, анимация, мультфильмнар һәм бездә җитештерелгән фильмнарны сатып ала башлады. Без дә үз проектларыбызны тапшырдык һәм шул заманнан бирле анимацион сериаллар ясыйбыз. Әлегә без бишек җырлары, миниатюр әкиятләр ясадык, аннары "Майса вә Булут" – бу фильм йөрекләр, Төркиядәге күчмә халык турында. Соңрак күчмә төрекмәннәр турында балалар өчен 150-160 серияле "Эге һәм Гага" исемле сериал ясадык, Майсаның калган 130 эпизодын яздык, хәзер кино төшерәбез. Ягъни, быел үз фильмнарыбызны әзерлибез.

TRT ÇOCUK – Төркиядә җитештерелүче җирле мультфильмнарны күрсәтүче балалар телеканалы; каналның рәсми сайтында җансурәтләрне карарга, персонажлар турында мәгълүмат табарга, мульфильмнарда яңгыраучы җырларны тыңларга була.


— Сезнең студия хәзер Искешәһәрдәме?

— Әйе, Искешәһәрдә. Башлаганда Истанбулда идек. Ике елдан соң монда күчендек. Биредәге университетта анимация бүлеге бар. Университетта технопарк корылмалары бар, монда бу махсус аерым тармак. Биредә эшләр өчен дәүләттән ярдәм дә күрсәтелә. Шуңа күрә мин монда килдем, менә ун ел инде мин биредә, ягъни 2012 елдан бирле.

— Төрекмәннәр турында эшләгән кебек, татарлар турында да мультфильм булдырырга теләмисезме?

— Эшли алырбыз дип ышанам, әмма заказ кирәк. Төрекмәннәр турында фильмны ТРТ.Çocuk каналы өчен эшләдек. Анимация бик кыйммәт әйбер. Татар мәдәнияте, әдәбияты, хикәяләре нигезендә проектлар эшләргә телибез, ләкин моңа акча кирәк. Ярдәм итәрдәй берәр фонд булсын иде. Әгәр мондый фонд таба алсак, мин каршы түгел, әлбәттә. Искешәһәрдә өйрәнердәй чыганакларыбыз, гаиләдә ишетеп үскән әйберләр бар. Әлбәттә материалларны ныклап өйрәнергә һәм белергә кирәк. Хәзер үзем дә бу шәһәрдә, шуңа күрә нәрсәдер эшли алабыз. Проект үсә, яңа кешеләр килә. Бәлки, без алар белән нәрсәдер булдыра алырбыз.

"Рәсемле фильм" студиясе мультфильмыннан бер кадр
"Рәсемле фильм" студиясе мультфильмыннан бер кадр

— Япон анимациясенең танылган аниме жанры, Совет берлегенең бөтен дөнья таный торган үз анимация стиле бар иде. Ә төрек анимациясе нинди? Аның үз стиле бармы?

— Анимация кайбер урыннарда озак еллар дәвамында җитештерелеп килде. Беләсездер, иң мәшһүрләре, Америка, Русия (ул вакытта – Совет берлеге) һәм Балкандагы совет илләрендә иде. Европада да кайбер урыннарда, әйтик, Франциядә, Британиядә бар, әмма бик аз. Соңрак CG, ягъни компьютер графикасы инкыйлабы башланды. Компьютер анимациясе барлыкка килгәч, ул бөтен дөньяда эшләнә башлады. Япониядә, Русиядә җитештерүнең нигезе – бик кыйммәтле җиһазлар һәм иҗатчылар күплеге. Гадәттә бу – такым белән эшләүне таләп итә торган нәрсә. Хәзер компьютер, студия бар, һәм бер кеше ялгызы гына җанландыра ала. Шуңа күрә Төркиядә сериаллар һәм кинолар ясала башлады. Дөрес, Төркиядә анимация бөтенләй булмады дигән сүз түгел, 2000нче еллардан соң ул азмы-күпме реклам өлкәсендә кулланылды, реклам өчен кыска анимация ясаган кешеләр бар иде. Моннан тыш, Америкага барып, Диснейда эшләгән төрекләр бар иде, ләкин Төркиядә анимация дигән жанр булмады. 2010нчы елларда ТРТ.Çocuk каналын булдыру белән сериаллар эшләнә башлады. Аннары анда брендланган продукция кинотеатрларда күрсәтелә.

Төркиядә төрек мультфильмына гына хас анимация стиле әлегә юк. Без бу эштә һаман да өйрәнәбез, камилләшәбез. Студия буларак, әлбәттә, безнең уникаль визуаль культурабыз һәм аның үз эчтәлеге бар. Без аны анимациягә күчерәбез, ләкин моннан чыгып безнең үз визуаль телебез һәм безгә генә хас булган стилебез бар дип әйтә алмыйм. Анимация стиле әлегә булдырылмаган. Әйтүемчә, без яхшы һәм югары сыйфатлы продукт җитештерергә тырышабыз, ләкин, беләсезме, бу бик яңа күренеш, аның нибары ун еллык тарихы бар: Төркиядә анимация 10-15 ел яши һәм моңа кадәр ул бик чикле форматта иде, реклам өлкәсендә бик кыска эшләр башкарылды. Хәзер, мәсәлән, күбрәк нәфис фильмнар төшерелә. Шуңа күрә, төрек анимациясенең әлегә Русия, Япония яки Америкада кебек тарихы юк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG