Accessibility links

Кайнар хәбәр

Басылган халыклар бу әрнүне аңлар. Татарлар турында яңа фильм чыкты


Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендә

Биюче Нурбәк Батулла турында фильм "Настоящее время" каналы тарафыннан сатып алынды, аны җиде көн дәвамында интернетта карап булачак. Татарлар турында документаль фильм башка халыкларга кызыклы булырмы? Азатлык фильмның режиссеры Илшат Сәетов белән сөйләште.

4 октябрьдә "Настоящее время" каналында режиссер Илшат Сәетовның "Генетически не так" исемле документаль фильмының премьерасы булды. Бер атна дәвамында аны сайтта да карап булачак.

"Генетически не так" – биюче, режиссер, актер Нурбәк Батулла турында фильм. 2018 елда Нурбәк "Әлиф" спектакле өчен "Алтын битлек" премиясенә лаек булды. Бу спектакль татар дөньясын, андагы вакыйгаларны, татарның фаҗигасен яңача ачты. "Әлиф" татарның гасырлар дәвамында кулланылган гарәп алфавитын югалтуы турында. Татарның язмасы латин имлясына күчүе, аны да юкка чыгарып кириллга күчү зур мәдәни мирасның юкка чыгуы, буыннар чылбыры өзелүе, телнең юкка чыгуына китереп, терелүе турында сөйли.

Нурбәк гарәп хәрефләрен хореографик хәрәкәтләр белән күрсәтә, аннары Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен гарәп имлясы нигезендә биеп күрсәтә. Бу – 2017 елда чыккан спектакль, татарның тел өчен көрәшкән вакыты. "Туган тел" шигыре көрәш җыры буларак мәйданнарга әйләнеп кайткан иде. Нурбәк "Әлиф" спектакле белән йолдызга әверелде. Шушы хезмәте өчен мәртәбәле "Алтын битлек" премиясенә лаек булды, аны алганда да биюче "Бу җиңүне татар халкына багышлыйм" дип әйтте. Алды, әмма Татарстанда моны зур җиңү дип кабул итүче булмады. Хакимият тарафыннан да игътибарга артык алынмады.

Бу вакыйгалар, Нурбәкнең шәхесе режиссер Илшат Сәетовны 2018 елда аның турында, яңа буын татарның үзенә ничек юл ярырга туры килгәне, шәһәр татар мәдәниятенең яңа каһарманнары турында документаль фильм төшерүгә этәрә. "Генетически не так" – Сәетовның өченче иҗат җимеше. Илшат үзе фән кешесе, кинога урау юл белән килде. Журналист та булып эшләде, ислам белгече буларак та фәнни хезмәтләр яза. Берничә ел элек киносценарий язу, кино төшерү хыялы аны Мәскәү кино мәктәбенә китерде, ул режиссер Алексей Попогребскийда белем алды.

"Генетически не так" фильмы узган ел Казанда тар даирәдә күрсәтелде, 2020 елда Пермь шәһәрендә узган "Флаэртиана" халыкара документаль кино фестивалендә дә тәкъдим ителде. Татарлар турында документаль фильм чит ил кешесенә аңлаешлы булырмы, аны ничек кабул итәрләр? Ни өчен ул Казан фестивалендә катнашмаган? Илшат белән шул хакта сөйләштек.

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

— Илшат, "Настоящее время"да күрсәтелгән фильмнарны чит ил кешеләре дә карый, аеруча Украина, Беларуста. "Генетически не так" фильмын, Нурбәк Батулланы анда ничек кабул итәрләр дип уйлыйсың?

Бу кино татарлар өчен генә төшерелмәде, шуңа ул барысына да аңлаешлы дип саныйм

— Беренчедән, бу кино татарлар өчен генә төшерелмәде, шуңа ул барысына да аңлаешлы дип саныйм. Ул шәхес турында әсәр, аның хисләре, яшәеше, фикерләре кызык, ул кеше күңеләнә, аңына тәэсир итә ала. Моңа кадәр татар мәдәнияте белән гомумән таныш булмаган кешеләргә күрсәткәнем булды, мин ни әйтергә теләдем – барысын да аңладылар. Бу милли кино түгел. Русия, элекке СССРдан чыгучы кешеләр аны аңлаячак, кабул итәчәк дип уйлыйм. Европа кешеләрен менә белмим. Никтер аны чит ил фестивальләренә бирмәдем, сынап карыйсы иде, алар ничек кабул итәр икән.

Дөрес, бу бер линиягә корылган, сюжетлы, гади фильм түгел. Бәлки, җиңелчәрәк тә ясап булыр иде, әмма теләмәдем. Нурбәк – күпкырлы , тирән фикерле шәхес, аны берничек тә бер сюжетка сыйдырып, бер кысаларга кертеп булмый. Аннары бу алдан сценарий язылып, хәзер син моннан чыгасың, бу сүзне әйтәсең дип төшерелмәде. Ничек бар, шулай. Бәлки, катлаулыдыр ул. Мин үзем дә төшерә-төшерә аерым әйберләргә төшендем.

Андагы фикеләр, хисләр бар кешегә дә хастыр. Кешелек төшенчеләре турында да күп. Мәсәлән, Нурбәкнең әтисе Рабит Батулла, бабасы турында сөйләгәне иң көчле урыннарның берсе, ул тәэсир итми кала алмый. Үзем өчен дә бик мөһим һәм кадерле урын ул. Нурбәк сөйли, ә аның сүзләре минем йөрәккә тия. Күз яшьләре бәреп чыга. Ничә тапкыр карадым, ничә тапкыр эшләдем, монтажда да озак утырыла бит, тыныч кына кабул итә алмыйм. Мин аны хәзер сикереп кенә үтәм, чөнки күңелгә авыр. Аннары ул чыга да кызыл дивар янында тәмәке тарта, шул туры тирән тойгы тудыра.

Нурбәкнең үз мәдәнияте өчен борчылуы зур милләтләр тарафыннан басылган башка халыкларга да якын дип уйлыйм

Дәүләт премиясе турындагы вакыйгалар, аның турында сөйләшүләр дә караучыларга аңлашылган сюжет. Чит илләрдә дәүләт премияләре булмаса да, ниндидер тану, өстәгеләр тарафыннан хуплау мәсьәләсе бар. Сәләтле кешеләр никадәр таныла, идеология, шәхси мөнәсәбәтләр аркасында алар ничек читләштерелә, яшьләр үз урынын ничек таба, билгели – болар күпләрдә актуаль. Нурбәкнең үз мәдәнияте өчен борчылуы, фикерләве милли азчылыкларга, зур милләтләр тарафыннан басылган башка халыкларга якын дип уйлыйм. Алар аның җан әрнүен аңлаячак. Ниндидер кайтаваз булса, мин тыңлар идем. Үземә дә кем ничек кабул иткәне кызык.

— Ә үзең канәгатьме эшеңнән?

— Бу фильмны яратам, минем өчен якын ул. Аны тагын да сыйфатлырак ясап булыр иде, әмма минем вакыт кысалары бар иде. Аның формасы эчтәлеге белән туры килә. Нурбәкнең дә тормышны хис итүен күрсәтә ул. Ул камил түгел, әмма бу формада да ул кинодагы каһарманга да, шушы тарихка да бик туры килә.

— Аны киң җәмәгатьчелек күрмәде. Узган ел шулай да Милли китапханәдә, аннары "Печән базары" кысалырында күрсәтелде. Татарлардан нинди кайтаваз?

— Аралашкан кешеләрнең күбесе аны аңлады, кабул итте, ике кеше генә торып: "Миңа ошамады" дип ни өчен икәнен аңлатты. Тулаем алганда, уңай бәяләмә булды. Бу документаль фильм татарларга якынрак анысы, беренчедән, Нурбәкне татарлар белә, аның тарихы, тормышы белән таныш, аннары фильмда татарча сөйләшәләр, татар теле өчен борчылган кешегә Нурбәк яңа яссылыкта ачыла.

— Ни өчен Нурбәк Батулла? Татарстанда аңа игътибар артып китте дип санаучылар бар. "Генетически не так" киносында күтәрелгән мәсьәләләр, шул ук милли азчылык проблемы, тел, мәдәният өчен көрәш темаларын башка кеше, вакыйга аша ачып була идеме?

— Бу – минем чыгарылыш курс эше. Документаль этюдлар ясадык башта, шул уку елының нәтиҗәсе итеп зур документаль фильм ясарга, аерым шәхесне төшерү биреме бирелде. Үзенчәлекле шәхесләр бездә бар, татарның яңа мәдәнияте дигәндә музыкант Рәдиф Кашапов, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, биюче Нурбәк Батулла күз алдына килә. Алар өчесе дә миңа якын. Башта өчесен дә төшерермен дип уйладым, әмма техник яктан авырга төшәчәк икәнен аңладым. Локация мәсьәләсе дә бар, мин Мәскәүдә, алар – Казанда. Нурбәк белән без фикердәшләр, дуслар. Миңа аның белән эшләү күпкә җиңелрәк буласы иде, шуңа аңарда тукталдым. Берничә тапкыр Казанга кайттым, төшердем. 30 сәгатьлек материал 48 минутлык кинога калды. Үзем – сценарист, үзем – оператор, үзем – режиссер, монтажлау да минем өстә. Соңгысы озаграк ясалды.

Нурбәк – ачык кеше, ул битлексез яши, фикерләрен ачык әйтә, яшеренми, ниндидер роль уйнамый

Беләсезме, бу фильм Нурбәк турында гына түгел бит, аның аша мин яңа татар мәдәнияте каһарманнары турында сөйләдем, аларны күрсәттем. Аларның тормышы, фикерләре, хисләре, карашлары кызык. Болар яңа, үзгә кешеләр. Нурбәк – ачык кеше, ул битлексез яши, фикерләрен ачык әйтә, яшеренми, ниндидер роль уйнамый. Ул – чын. Камерадан курыкмый, камерага да уйнамый. Шуның белән дә кадерле булды аның белән эшләү. Кино да чын килеп чыкты.

— Нурбәк татарча сөйли, кинода башкалар белән диалоглар да татарча. Казанда күрсәтелгән вариантта болар барысы да русча субтитрлар белән бирелде. "Настоящее время"да диалоглар, монологлар дубляж белән бирелә.

— Моңа ризалашу авыррак булды, әмма чынында татарча белмәгән кешегә субтитрлар белән карау авыррактыр, бәлки. Аннары мин кичә "Настоящее время" эфирын карадым. Татарча аңламаган кеше Нурбәкне дә ишетә, аның тавышын белә, татарча ничек яңгыраганын шәйли ала, шул ук вакытта аның нәрсә әйткәнен дә, сөйләшүләр ни турында булганын да аңлый. Нормаль компоромисс. Аңламасалар, оригиналда карарга телибез дигән кеше булса, рәхим итегез, бирә алам. Юк, татарча гына булсын дип принципиальлек саклау дөрес түгел. Бу рәвешле кино тарала икән, мин шат кына. Мин аны интернетка да куярмын дип уйлыйм.

— Бу фильм Пермьдәге "Флаэртиана" фестивалендә катнашты, анда нинди нәтиҗәләр? "АртДокФест" кебек мәртәбәле фестиваль бар. Анда катнашу теләге бармы?

— "Флаэртиана" мәртәбәле фестиваль, анда катнашуыма сөендем. Аннан да уңай бәяләмә алдым, быел Мәскәү кино мәктәбе белән уртак кинофестиваль оештырылды, анда алты документаль фильм сайланып алынды, "Генетически не так" та алар арасында бар. "АртДокФест"ка җибәреп карадым, әмма ул вакытта ул эшләнеп бетмәгән, чиле-пешлерәк иде. Алмадылар. Әзер булгач, никтер җибәрелми калды.

— Ә Казан мөселман киносы фестивалендә катнашмау сәбәбе нидә?

— Беренче кыска метражлы нәфис фильмны төшердем дә нинди фестивальләр бар, барысына да катнашам дип җибәрдем. Бөтен җирдә дә аны алдылар. Әһә, алалар, димәк эшем кызык дигән нәтиҗә ясадым. Ул амбиция бар иде, ирешкәч, тынычландым. Бүген миндә теләсә кайда җибәрәм, алсалар ярар иде дигән уй юк. "Генетически не так" фильмын мин өч җиргә генә юлладым. Минемчә, бер яхшы фестивальдә катнашу җитә. Аны Казан мөселман киносы фестиваленә алырлар иде, әмма миңа аның концепциясе аңлашылмый. Кино мөселманнар турында булырга тиешме, әллә режиссеры милли азчылык вәкиле булырга тиешме – белмим. Дөрес, катнашкан булсам, күбрәк кеше күрер иде аны.

— Тагын ниләр төшерер идең? Киноларың татарлар турында булачакмы?

Авылда гади тормыш алып барган татар кешесе турында документаль фильм төшерү теләге зур

— Нурбәк – ул мәдәният кешесе, ә минем бу дөньяга капма-каршы тормышны төшерәсем килә. Авылда гади тормыш алып барган татар кешесе турында документаль фильм төшерү теләге зур. Андый кешеләр азая бара, сурәттә калдырасы килә. Ничек яши, шуны күрсәтәсе иде. Андый документаль фильмны Мария Разбежкина мәктәбе нигезендә төшерү туры килер иде, нәфис кадрлар күп була ала. Менә әлегә шул фикер белән яшим. Моннан тыш тулы метражлы нәфис фильмга сценарий, сериалга сценарий язу эшенә тотындым. Кыска метражлы кинога да сценарий бар, берәр грант, конкурс килеп чыкса, анда биреп төшереп булыр.

Хөрмәтле укучылар, без сезне Илшат Сәетовның Нурбәк Батулла турында фильмын карап, фикерләшергә чакырабыз. Кайсы ягы белән ул сезне җәлеп итте, нәрсәсе ошады, нәрсәсе ошамады, кайсы өлеше сезгә ничек тәэсир итте? Кем һәм нинди вакыйгалар турында документаль фильмнар төшерелергә тиеш дип саныйсыз? Сөйләшик, фикерләшик.


🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG