Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурбəк Батулла: "Безнең буынның премиялəргə исе китми"


Нурбəк Батулла
Нурбəк Батулла

Күренекле биюче Нурбəк Батулла премияләр кешенең талантын бәяләү чарасы түгеллеген әйтә, дәүләт бүләкләре аның артыннан йөргән кешеләргә эләгә ди.

Узган атнада Нурбəк Батулла "Əлиф" спектаклендəге роле өчен Муса Җəлил бүләгенә лаек булган дигəн хəбəр таралды. Бүләкне тапшыру тантанасы 15 февральдə, шагыйрьнең туган көнендə узачак. Ə биюче һəм хореограф Нурбəк Батулла һəм аның иҗатташлары килəсе атнада Казандагы Кариев театрында "Театрда импровизация" дигəн проект башлап җибəрə. Бу вакыйгалар турында Азатлык Нурбəк белəн сөйлəште, шулай ук 200 мең сум күләмендәге Җəлил премиясен нəрсəгə тотачагы турында да кызыксынды.

— Нурбəк, Җəлил премиясе бирелə дигəн хəбəр таралды, расландымы ул?

— Белмим, əле бит рəсми игълан ителмəде, лəкин рəсми кешелəрдəн котлаулар килгəч, ышандым инде.

— Премияне нəрсəгə тотарга җыенасыз?

— Без аны үзебезнең иҗат төркеме, аерым алганда "Əлиф" спектаклен эшлəүчелəр, анда катнашучылар арасында бүлəбез. Безнең төркемдə –демократия.

— Сезнең бөтен иҗат төркеме премиягə тəкъдим ителергə тиеш булган, əмма режиссер Туфан Имаметдиновның яше 30дан арткан, премиянең шартларына туры килми дип, төшереп калдырганнар, бер сезне генə тəкъдим итəргə туры килгəн. Шул ук вакытта 80гə җитеп килгəн Хəнəфи Бəдигый да бу бүләккә лаек булды. Моңа карашыгыз нинди?

— Миңа барыбер. Бирсеннəр, ярар.

— Бу ике төрле стандартлар куллану булып чыкмыймы?

— Чынлыкта, олы буын бүләккә безгə караганда мохтаҗрак. Безнең буынның гомумəн премиялəргə исе китми. Чөнки без бүләкнең кемгə элəккəнен аңлыйбыз. Ул күбрәк аның артыннан йөргəн кешегə тәти.

Бу əйбер кешенең талантын объектив бəялəү чарасы түгел

Аннан соң бу əйбер кешенең талантын объектив бəялəү чарасы түгел икəнен дə безнең буын ап-ачык аңлый, шуңа күрə безгə инде аның аз гына акчасы булса, шунысына рəхмəт, ə теге дəрəҗə, премия дигəннәргә безнең буын хəзер инде ышанмый. Аңа ниндидер зур əһəмият бирмибез. Мəсəлəн, безнең өчен иң хəтəр булып чыкканы – Йолдыз Миңнуллина. Йолдыз Җəлил премиясеннəн бөтенлəй баш тарткан. Менə бу шәп дип саныйбыз без, Йолдыз – хəтəр, Йолдыз кәттә. Бирсеннəр Бəдигыйга, сөенсен. Аларга ул кирəгрəк.

— Премия сезгə сəлəтегезне тану, бəялəү билгесе булмаса, алайса сезнең өчен нəрсə бəялəү билгесе булып тора?

— Бөтен буын өчен түгел, үзем өчен генә әйтә алам. Əгəр син үзеңнең сəнгатең, иҗатың белəн, татарчага тəрҗемə итеп əйтсəк: "милəрне шартлатмыйсың" , кешенең дөньяга карашын киңəйтə алмыйсың икəн, димəк, син вакытыңны əрəмгə үткəреп йөрисең.

— Сезнең спектакльлəр даими куелмый. Вакыты-вакыты белəн генә уйналып ала. Туфан Имаметдинов куйган "Əллүки" спектаклен "Алтын битлек" белгечлəре карарга килə дигəч, Туфан аны күрсəтер өчен акча эзләп йөрде, тагын бер тапкыр аны оештыру чыгымнар таләп итә. Моңа кадәр "Əлиф" белəн дə шул үк хəл булды. Бу системлы əйберме, нəрсəгə бəйле? Моңа кемдер гаеплеме, əллə үзегез эшлəп бетермисезме?

— Икесе дə бардыр инде. Менə сорый да белергә, таләп тә итәргә кирəк. Бəлки без сорый белмибездер, гаеп бездəдер. Түрәләрнең ишек төбендə утырырга, хатлар язарга тиешбездер, кем белəндер дус булырга кирәктер. Бер кешегə дə сер түгел, күп акча сорап, аны алучылар да бар. Бу очракта башка иҗат төркемнəрен əйтəм.

Балда-майда йөзə торган кимендә ике төркемне əйтə алам

Акчага мохтаҗлык кичермəгəн төркемнəрне дə белəм. Алар хəтта берəү генə дə түгел. Мин балда-майда йөзə торган кимендә ике төркемне əйтə алам. Мин аларны гаеп итеп əйтмим, киресенчə, димəк алар дөрес эш алып бара белə, ә без, бəлки, артык иҗади кешелəрдер, бəлки, безгə шундый эшлəрне үз өстенə алучы ниндидер продюсер җитмидер. Бу – бер, икенчедəн ниндидер даими ярдəм турында сүз бара бугай анда. Һәрхәлдә Туфан ниндидер сөйлəшүлəр алып бара. Чынында төшенеп тә бетмим ул мәсьәләләргә.

— Соңгы елларда татар яшьлəренə Казанда аерым бина, үзəк кирəк дип әйтелә. Бу әлегә хәл ителеп бетмәгән. Татарстан президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова "Бизнес Онлайн"га яшьләргә элеккеге "Адонис" ширкәте бинасы бирелсә, нинди эчтәлек белән тутыралар, аның концепциясе дә юк дигән шик белдерде. Кирәкме ул гомумән дигән фикер әйтелә.

— Кирəк, əлбəттə! Бəлки, татар яшьләре оештырган заманча проектлар тагын да күбəер иде. Кемдер үзенең кечкенə проектын иҗат итəргə урыны да булмаганга, бəлки үзен тыеп торадыр. Миңа калса, кирəк. Мəсəлəн, шəхсəн миңа да кирəк ул. Кайвакыт шундый зур проектлар түгел, ə бер атнада əзерлəнгəн проектлар була. Менə шундый иҗади акциялəр күрсəтер өчен урыннарны тилмереп эзләп йөрмәс өчен кулай гына булачак. Кайбер акциялəр, иҗади экспериментларны театр кысаларында эшлəп булмый. Менə шундый ниндидер үз куышыбыз булса, комачауламас иде.

Анда театр гына түгел, башка иҗатчылар да җыелырга мөмкин. Кайвакыт рəссамнар белəн берлектə нəрсəдер эшлисе килә, театр аның өчен туры килми, чөнки театрның үз максаты, нигезе. Җәһәт кенә эшлəп алган экспериментларга театр уңайсыз.

— Сезнең иҗат итү шартлары бик үк уңайлы түгел – спектакльлəрне дə үз акчагызга куясыз, урыныгыз да юк. Мəдəният министры белəн даими рəвештə очрашып торасыз, ул берəр нинди ярдəм вəгъдə итмиме?

— Ул ярдəм сорарга курыкмагыз ди. Без чыннан да сорарбыз дип уйлыйбыз. Менә августта Мексикага фестивальгә барасы бар, ә юлы бик кыйбат. Шуңа күрə ярдәм сорамыйча булмас.

— Анда юлга гына да бер миллион кирəк дип ишеттек.

— Əйе, чыннан да шулай.

— Мексикада узачак фестивальда сез Русиядəн бердəнбер иҗат төркеме. Анда ничек барып элəктегез?

— Туфан яки Алена (Нурбəкнең хатыны– ред.) ниндидер фестиваль табалар да, гариза җибəрəлəр. Без гариза җибəргəн фестивальлəр бик күп, ләкин барысына да эләгеп булмый. Монысына уза алдык дип аңладым.

— "Əлиф" белəн Парижга да бардыгыз, Азәрбайҗанга да, тамашачы аерыламы, ничек кабул иттелəр?

— Үзем сəхнəдə булгач, миңа аны əйтүе авыр ... Шулай да сизелə. Мəсəлəн, Азәрбайҗандагы тамашача бала кебек. Əйтик, мин бит инде анда шəрə тән белән чыгам. Ул ничектер аларга сəер тоелдымы, кайбер хəрəкəтлəр аларны оялтты, көлеп утырдылар, телефоннан сөйлəшкәнне дә ишеттем, лəкин шул ук вакытта бер мизгелдә ничектер аларның игътибарын җəлеп итеп булды һәм тынлык урнашты.

Ə Парижда, киресенчə, син нəрсə эшлəсəң дə, аңа игътибар итеп, аны аңларга, тоярга тырышалар. Һəрхəлдə миңа шулай тоелды.

— Якын арада сезнең тагын бер проект көтелə – "Театрда импровизация" дип аталган. Импровизация – гомуми төшенчə, ə татарларга бу проект нигə кирəк? Миллəткə аннан ни файда? Ул татар миллəтенə ничек ярдəм итə ала?

Питербурда укыганда импровизацион театр булган иде, импровизация вакытында – шалт, үзеңнең проблемыңа килеп бәреләсең. Аны уйныйсың, чыгарасың... Ə бит мин аны кемгəдер сөйли алмыйм – əтигə дə, əнигə дə, хатыным белəн балаларыма да, дусларымны да ялкытып бетергəнмендер. Менə уйнадым һəм рəхəт, җиңел, каяндыр көч килә.

Шул сөлеклəрне берəм-берəм алып аткач, үзең ихластан телəгəн проект ясарга каяндыр көч килə

Тәнемә, җаныма сөлек кебек ябышкан әйберләр бар кебек. Миңа алардан арынырга кирәк. Бер сөлек: "тукта әле, əти нəрсə əйтер" ди, икенчесе – улым нəрсə əйтер, журналистлар нəрсə язар, театр мөдире, əнə теге өченче рәттә утырган əби ни дияр икəн дип тукылдап утыра. Менə шул сөлеклəрне берəм-берəм алып аткач, үзең ихластан телəгəн проект ясарга каяндыр көч килə.

Ихласлыкның миллəткə файдасы бармы-юкмы? Əгəр дə без ихласлык тапсак, бəлки, шул булыр файдасы. Миңа калса, без күп əйберне ихлассыз эшлибез, күп көчебез шушы җансыз əйбергə китə. Нəрсə əйтерлəр дип куркабыз. Һəм, кызганыч, безнең күпме əдиплəребез, шагыйрьлəребез, рəссамнарыбызның канын әнә шул "сөлеклəр" суырып ята.

— Татар үсеш стратегиясе турында фикерегезне дə беләсе иде. Кирəкме ул безгə? Кирəк булса, анда нəрсəлəр керергə тиеш?

— Белмим, бу – бик катлаулы сорау. Мин – бик субъектив кеше, иҗат кешесе аналитик фикер йөртə дә алмый дип саныйм. Шуңа күрə, əйтə алмыйм. Олылар эшлəгəч, кирəктер, бəлки.

Кешегə хас булган проблемнар, барысы да миллəткə хас

Үземнең шəхси стратегиям бар. Ахыр чиктə бар нәрсә дә шәхескә барып терəлə. Кешегə хас булган проблемнар миллəткə дә хас. Миллəт проблемын хəл итеп булмый, чөнки миллəт – абстракт төшенчə. Безгə, һəрбер кешегə, үз проблемын хəл итəргə кирəк, дип уйлым. Мəсəлəн, ана теленнəн оялу проблемын һəрбер кеше үзе хəл итəргə тиеш, лəкин аны хəл итəр өчен ниндидер проектлар булырга тиеш. Тарихи проектлар, Тəбрис Яруллиннар оештырган кебек, үзаңны үстергəн проектлар. Кирəктер, əмма аны киңкүлəм эшлəп буламы икән?

Мəсəлəн, улым балалар бакчасына йөри, 26 баланың икесе генə татарча сөйлəшə. Калганы 24е дə аның татар балалары! Əти-əнилəре татар, ə үзлəре татарча белми, кызганыч.

Ничек хəл итəргə ул проблемны? Белмим. Ул бик масштаблы проблем булып китте хəзер. Алар оялалармы? Монысын да белмим. Мескенлек хисе бармы? Анысын да белмим. Ничек бу мәсьәләне хəл итəргə? Үзеңнең шəхси мисалың белəн генə хəл итеп була дигән фикер белән яшим.

XS
SM
MD
LG