Арчада милли аяк киемнәр җитештерүне оештырырга телиләр. Бу хакта бүген Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
— Без алга таба Арчада кабат читек җитештерүне торгызырга телибез. Бәлки ул технопарк, сәнәгать паркы нигезендә эшләр. Әлегә бу проект туристик маршрут буларак каралган. Минемчә, монда туризм гына түгел, икътисад та булырга тиеш. Әгәр икътисади модель булса, ул алга китәчәк, — диде ул.
Җитештерүне кайчан башларга җыенуларын министр әйтмәде. Арча милли аяк киеме җитештерү берләшмәсе 1930 елдан 1993 елга кадәр эшли. Ул үз вакытында елына 2 млн пар аяк киеме ясаган.
Әюпова сүзләренчә, бүген милли аяк киемнәрен җитештерүдә төп проблемнарның берсе — кадрлар җитмәү.
— Бүген кадрлар кирәк. Кеше булмаса моның бернинди киләчәге булмаячак. Кадрлар әзерләү иң мөһим юнәлеш. Арча фабрикасы таркалганнан соң кадрларны югалттык. Без хәзер кешеләрне өйрәтәбез, — диде ул.
Бүген Казан халык сәнгать кәсепчеләре техникумында, Арча педагогия көллиятендә, Саба һәм Балтач районнарында күн белән эшләүче кадрлар әзерли башлаганнар.
Министр сүзләренә караганда, бүген Татарстанда чимал буларак күнгә ихтыяҗ бар. Аны Төркия, Кытай, Италиядән китертәләр. Хәзер Үзбәкстаннан арзангарак күн сатып алу мәсьәләсе карала. Киләчәктә республикада да күн җитештерергә телиләр.
Әюпова сүзләренчә, бүген читек, букча һәм башка күн эшләнмәләрен маркетплейслар аша сатып алырга мөмкин. Аларны үзмәшгульләр җитештерә.
- Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы һәм шул сәбәпле аңа кертелгән санкцияләр татар кул осталарына, аерым алганда, күнчеләргә, читек чигүчеләргә дә тәэсир итте. Сугыш башлану белән доллар бәясе арту сәбәпле күнгә бәяләр якынча 30 процентка артты. Соңрак доллар курсы төшсә дә, чималга хаклар югары булып калды, дип сөйләгән иде Арчада читек чигүче Резидә Хәбриева Азатлыкка.
- Резидә Хәбриева читек белән чүәкләргә ихтыяҗ артуын әйтә, ләкин сәнәгать җитештерүен булдырыр өчен халыкта ихтыяҗ юк ди.
- Тарихчы Дамир Исхаков исә сәнәгать җитештерүе булса, чүәкләрнең сыйфаты аксаячак дип сөйләгән иде.
- "Кулдан эшләнгән әйберләр бөтен дөньяда кыйммәт йөри. Әгәр дә чүәкләрне сәнәгать җитештерүенә күчерсәң, аның сыйфаты башка булачак. Шуңа күрә хатын-кыз читекләре 35 мең сум тора ала", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум