Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читекләр нигә кыйммәт? Украинадагы сугыш күнчеләргә дә зыян сала


Арча читекләре

Татарстанда читек, чүәккә ихтыяҗ артамы? Күнчеләргә санкцияләр нинди йогынты ясаган? Бу хакта белгечләр һәм читек чигүче эшмәкәр фикерләрен белештек.

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы һәм шул сәбәпле аңа кертелгән санкцияләр татар кул осталарына, аерым алганда, күнчеләргә, читек чигүчеләргә дә тәэсир иткән. Сугыш башлану белән доллар бәясе арту сәбәпле күнгә бәяләр якынча 30 процентка арткан. Соңрак доллар курсы төшсә дә, чималга хаклар югары булып калган.

Күптән түгел Казанда узган "Печән базары" фестивалендә дә кул осталары Азатлыкка санкцияләрнең йогынты ясавы турында сөйләгән иде. Осталар чит ил чималыннан һәм җиһазларыннан мәхрүм калуын әйтте.

Читекләргә бәянең кыйммәт булуы, аларны сәнәгать җитештерүе дәрәҗәсенә күтәрү һәм дәүләттән нинди ярдәм күрсәтелүе турында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповадан узган атна Казанда узган матбугат очрашуында сорадылар. Министр читекләрнең чыннан да кыйммәт булуын, аны сатып алырга мөмкинлекләр чикле булуын таныды. Ул министрлык тарафыннан кул осталарына грантлар бирелүен дә әйтте. Ләкин аның фонды чикле – нибары 5 млн сум гына. Мәсәлән, бу ике-өч күн кисү машинасын алырга гына җитә. Ә менә федераль үзәктән ярдәм көтү шактый катлаулы мәсьәлә икәне аңлашылды.

Ирада Әюпова
Ирада Әюпова

"Беренчедән, мохит булырга тиеш. Икенчедән, читекләрне алыр өчен мөмкинлекләр кирәк. Русия сәнәгать министрлыгыннан ярдәм булсын өчен кул осталары федераль исемлеккә керергә тиеш. Былтыр бер оста – "Сәхтиян" ширкәте исемлеккә керде. Киләсе елда аларга акча түли башларга тиешләр. Дәүләт ягыннан ярдәм булса, кешеләрнең читек алу мөмкинлеге күбрәк булачак. Читекләр бик кыйммәткә чыга" диде Әюпова.

Министр федераль үзәктән акча алу юлларын да күрсәтте.

"Беренчесе – грант алып, стартаплар ниндидер җиһаз сатып ала. Икенчесе – бу тауарны алга сөрү. Әгәр без кешеләрне традицион аяк киемнәрен кияргә өндәмәсәк, эчке ихтыяҗ булмаса, алга китеш булмый. Элек ул конвейер рәвешендә чигелгән, аны күп сатып алганнар. Хәзер андый зур ихтыяҗ юк, сату күп түгел. Өченче мәсьәлә – чимал һәм чыгымнар. Әгәр син үз эшеңнең традицион һөнәр икәнен, аның сәнгати кыйммәтен дәлилли алсаң, чыгымнарыңны федераль акчага каплый аласың" дип аңлатты ул.

Әюпова фикеренчә, читекләрнең бәясе останың хезмәтенә генә бәйле түгел.

"Монда чимал бәясен дә әйтергә кирәк. Бу зур проблем. Элек татарлар күнне үзләре ясаган. Музейга барып аларның сыйфатын карагыз. Хәзер без куркып эшлибез. Шуңа күрә традицияләрне кайтарырга кирәк. Креатив сәнәгать ягыннан карасак, хәзер традицион тормышка бәйле эшләнмәләр үсеш ала. Әгәр бу традициядә булмаса, ул авыр бара. Без Арча һәм Биектау районнарында сораштыру үткәрдек. Элек чигү кайда киң таралган булса, шунда сыйфат та яхшырак икәне күренә. Моны сувенир эшләнмәләре ясау дип түгел, ә традицион тормыш итүгә бәйле эш дип карарга кирәк", диде ул.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Тарихчы Дамир Исхаков исә сәнәгать җитештерүе булса, чүәкләрнең сыйфаты аксаячак дигән фикердә.

"Кулдан эшләнгән әйберләр бөтен дөньяда кыйммәт йөри. Әгәр дә чүәкләрне сәнәгать җитештерүенә күчерсәң, аның сыйфаты башка булачак. Шуңа күрә хатын-кыз читекләре 35 мең сум тора ала", диде ул.

Азатлык Арчада читек чигүче эшмәкәр Резидә Хәбриева белән сөйләште. Ул күнчеләрнең тауарларына ихтыяҗ нинди булуы һәм санкцияләрдән соң нинди проблемнар белән очрашуы хакында сөйләде.

Хәбриева 20 елга якын әлеге һөнәрчелек белән шөгыльләнә. Элегрәк ире Арча милли аяк киеме фабрикасында технолог булып эшләгән. Соңрак үзләре хосусый эш башлаган. Хәзер аларда 12 кеше хезмәт итә: итекче, чигүче, кисүчеләре бар. Хәбриевлар читек, чүәк, кәвеш, кышка җылытылган читекләр ясап сата.

Резидә Хәбриева
Резидә Хәбриева

"Пандемия вакытында читек чигү ике тапкырга кимеде. Хәзер аена 100 аяк киеме ясасак яхшы дип санала. Август аенда ихтыяҗ кимүе сизелә. Гадәттә апрель, май, июнь айларында сатып алучылар күп була", ди ул.

Бүген Хәбриевләр ясаган чүәк, читекләрне нигездә Казанның сувенир кибетләре һәм үзләре социаль челтәр аша сата. Аларны Казан һава аланында, Бауман урамында, Елга портында, Иске татар бистәсенең сәүдә нокталарында күрергә була. Шулай да кибетләрдә бәясен ике тапкырга арттырып саталар.

"Кибеттә тауарның бәясен 100 процентка арттыралар. Миндә иң арзан читек 13 мең сум торса, шул ук читек кибеттә 25 мең сумга сатыла", ди ул.

Украинада сугыш башланганнан соң долларның рубльгә карата үсүе дә йогынты ясаган. Инде доллар төшсә дә күн бәяләре күтәрелгән килеш калды ди ул. Чимал хакы якынча 30 процентка күтәрелгән.

"Доллар артканнан соң күнгә бәя артты, доллар төшсә дә, күн хакы төшмәде. Аның бер дециметры 5-6 сумга күтәрелде. Элек ул 13-15 сум торса, хәзер 19-22 сум тирәсенә сатыла. Аз сатыла торган күннәр бөтенләй 35 сумга менде. Бу – алтын, көмеш күн. Үзебез бәяне быел арттыра алмадык.

Хәзер күн читтән китерелми. Алар бик кыйммәткә төшә. Күнне Киров, Богородски, Ярославль, Түбән Новгород шәһәрләреннән китертәбез. Элек читтән дә ала идек, ләкин ул кыйммәткә чыга. Казанда алып-сатарлар эшли, ләкин чималлары бетте. Алардан 5-6 ел алган юк", ди ул.

Элегрәк Хәбриевләргә дәүләттән грантлар да бирелгән. Быел җәен катнашырга өлгерми калганнар. Грантка ихтыяҗ бар ди ул. Аның сүзләренчә, хәзер аларга күн кисү машинасы кирәк. Ул якынча 1,5 млн сум тора.

Резидә Хәбриева читек белән чүәкләргә ихтыяҗ артуын әйтә, ләкин сәнәгать җитештерүен булдырыр өчен халыкта ихтыяҗ юк ди.

"Читек, чүәкләргә ихтыяҗ арта. Соңгы елларда яшьләр күпләп кия башлады. Моны нәкъ менә шәһәр яшьләре ала. Бу аяк киемнәре бик кыйммәт, авыллар аны кими, чөнки хезмәт хаклары түбән. Быел никахка ак чүәк ала башладылар.

Зур җитештерү булсын өчен аны сатып алырлык зур аудитория кирәк. Без эшмәкәрләр эшләгәнне сатып бара алсалар да, яхшы була инде", дип сөйләде ул Азатлыкка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG