Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наилә Кумысникова: "Каюлы күн сәнгате татарны дөньяга таныта ала"


Казанның "Хәзинә" галереясендә күргәзмә ачылышы
Казанның "Хәзинә" галереясендә күргәзмә ачылышы

Казанның "Хәзинә" галереясендә рәссам Наилә Кумысникованың күргәзмәсе ачылды. Анда аның йөздән артык әсәре куелган. Араларында күн мендәр, читек, картиналар бар.

Милли сәнгать ни өчен кирәк? Читекнең әһәмияте нәрсәдә? Театрда сәхнә бизәлеше ни өчен асылын югалта? Рәссам Наилә Кумысникова белән шушы мәсьәләләр хакында сөйләштек.

– Театр рәссамы буларак, бүгенге театрга бәягезне беләсе килә. Элек сәхнә ничек корыла иде дә, хәзер ничек? Минимум декорация күренеше эчтәлекне фәкыйрьләтмиме?

– Мин спектакльгә декорацияне кырыгар минут корган чорда үстем. Аннан тәнәфес була һәм тагын бер сәгатькә якын декорация ясыйлар иде. Ул шундый кызык: чүкеч белән кадак каккан, нәрсәдер кискән, ауган тавышлар бөтен залга ишетелеп торды. Шулай итеп декорация вакыйганың иллюстрациясе ролен үтәде. Аннан сәхнәгә минимализм күренеше үтеп керде. Бу декорация шул чорны, вакыйга барган урынны сурәтләүдән туктады да, аңа вакыйганың асылын ачу бурычы салынды дигән сүз. Бүгенге театрда декорация образдан тайпыла төште дияр идем. Бик кызганыч күренеш. Ник дигәндә, хәзер декорацияне дизайн предметына әйләндерә башладылар. Сүз дә юк, рәссамнар матур ясыйлар, ләкин әлеге матурлыкның образга бернинди катнашы булмый.

Наилә Кумысникова күргәзмәсендә
Наилә Кумысникова күргәзмәсендә

– Театраль гаиләдә үскәнгә театрга якын һөнәр сайлагансыздыр?

– Әти белән әнинең танышуы гына да гаиләбездә бер хикәят кебек сөйләнелә иде. Алар Икенче дөнья сугышы тәмамланырга бер ел кала, Мәскәүдә укулар вакытында танышканнар. Академия театры шул вакытта ук милли театр турында кайгыртып, талантлы яшьләрдән төркем туплап укырга җибәргән булган. Кызганыч, хәзер менә шушы ысул белән кадрлар үстерүне юкка чыгардылар. Шуңа күрә кайсы гына тармакны алма, торгынлык күзәтелә. Менә шушы курсларда әтием Халит Кумысников белән әнием Асия Хәйруллина танышкан да инде. Әти чыгышы белән Мәскәүдән, Казанга гаиләсе белән эвакуацияләнгән булган. Алар беренче күрешүдә үк бер-берсенә якынаялар. Ник дигәндә, әни урыс телен начар белә, әти исә, мишәр булганга әдәби телдә сөйләшә алмый. Шуннан бер-берсенә ярдәмләшә башлыйлар. Мин алар буынының максатчанлыгына, белемгә омтылуына шакката идем. Әни укып бетергәч тә академия театры актрисасы булып китсә, әти янә белем эстәргә, бу юлы инде ГИТИСның театр белгечләрен әзерләүче бүлегенә укырга керә.​

Наилә Кумысникова күргәзмәсендә
Наилә Кумысникова күргәзмәсендә

Әнием Асия Хәйруллина Тукай премиясенең беренче лауреаты булды, әти Татарстанның иң көчле театр белгечләренең берсенә әверелде. Без, балалары театрда үстек, табигый инде, киләчәгебезне театр белән бәйләргә җыендык. Җәмилә апам әти юнәлешен сайлады. Гомере генә кыска булды... Мин театр рәссамы булам дигәч, әти-әни каршы килмәде, әни генә рәссамның тормышы җиңел булмаячак дип кисәтеп куйды. Сәнгать белән тормышны алып баруның җиңел булмавын күз уңында тоткандыр ул. Менә хәзер дә нинди кыйммәтле әйберләр иҗат итәм, үзем тыйнак киенәм. Читекченең читеге юк диләрме әле?

– Сез Суриков институты шәкерте дә бит әле. Быел әлеге уку йортының Казан филиалы эшләүдән туктады. Без бу институт белән нәрсә югалттык?

– Суриков инситутында Михаил Курилко-Рюмин сыйныфында укуны мин бәхет дип атыйм. Ул һәрбер студентка ачкыч ярата белә, җор телле, таләпчән иде. Гармония, стиль, образ төшенчәләренең бөтен ваклыкларына кадәр өйрәтте. Сез Михаил Михайловичның исемен тутырып язарга онытмагыз, яме. Чөнки ул нәселенең татар тамырларына барып тоташуы һәм Казан артында утарлары булуы турында сөйләгән иде. Суриков филиалы ачылу бөтен рәссамга да бәйрәм булды, билгеле. Миңа да кадерле иде уку йорты. Нәрсәне югалттыкмы? Бу хакта көне буе сөйләп була. Аз гына сабыр итик, нәтиҗәсе күренер...

Наилә Кумысникова күргәзмәсендә
Наилә Кумысникова күргәзмәсендә

– Күн мозаикасына кайчан керешеп киттегез?

– Ул әни алдында масаюдан башланып китте. Мин аңа хыялыңдагы, әбинеке кебек йомшак, уңайлы читек тегеп бирәм дип мактандым. Әйткән сүзне үтәргә кирәк бит инде. Ә ул вакытта эшне ничек башларга, ничек тегәргә, бизәкләрне ничек төшерергә икәнен күреп белгәнем юк. Шуннан эзләнү эшләре башладым, укыдым, үрнәкләрен таптым. Күрәсең, шулкадәр мавыгып киткәнмен, тора-бара декоратив-кулланма сәнгать рәссамына әйләндем. Беләсезме, өйрәнгән саен күн мозаикасының рәссамнар тарафыннан хаксызга онытылуын аңладым. Бу эшем бик тиз үзенең кулланучыларын тапты. Алдан аерым кешеләр, аннан мәдәният министрлыгы заказлар бирә башлады. Әти, кызым рәссам иде, итекче булды дип шаярта да иде хәтта.

– Читекнең үзенчәлеге нәрсәдә? Гап-гади аяк киеме бит бер караганда?

Без читекләр белән горурлана алабыз

– Дөньяда башка бер генә халык та мондый аяк киеме тегү технологиясен белми. Элек хәтта тегү рәвеше казан татарларында гына дип санала иде. Хәзер инде алай түгел икәнен беләбез. Әмма төсле күннән әзерләнгән катлаулы бизәкләрне бер-берсенә ялгау алымы – фәкать татарныкы гына. Без читекләр белән горурлана алабыз, алар гади аяк киеме түгел.

– Моннан берничә ел элек сез милли кием әзерләүчеләр дә, аларны киючеләр дә аз дидегез. Хәзер ничек?

Ялтыравык – татарга ят нәрсә

– Милли киемне хәзер бик күпләр тегә. Халыкта чыннан да кызыксыну бар. Ә бу рәссамга, дизайнерга табыш була дигән сүз. Ләкин күбесе милли темадан тайпыла. Киемнәрдә шәрык бизәкләре булырга мөмкин, башкасы, чын татар киемен бик сирәк очратып була. Бик күп бизәкләр, кирәкмәгәнгә ялтыравыклар өстиләр. Миңа калса, ялтыравык – татарга ят нәрсә. Безнең киемнәр бик матур, зәвыклы, төс буенча да, бизәлеш буенча да тыйнак. Милли киемгә алынгансың икән инде, музейлар белән элемтәгә керергә кирәк. Анда экспонатлар да, язма әдәбият та җитәрлек.

Наилә Кумысникова: "Ялтыравык – татарга ят нәрсә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00

– Сәнгатьнең бу төре белән кызыксынучылар җитәрлекме?декоратив-кулланма​ сәнгать саклауга һәм яклауга мохтаҗмы?

– Ничек кенә булмасын, 70нче еллар белән чагыштырганда милли мәдәнияткә игътибар зуррак. Рәссамнарга милли темада кызыклы юнәлешләр табып эшләргә мөмкинлекләр ачылды. Милли аяк киеме тегү, күннән сувенирлар җитештерү буенча берничә остаханә эшли. Берничә уку йортында тегүчеләр һәм чигүчеләрне әзерлиләр. Күннән эшләнгән әйберләрне кулланучылар да артты дияргә була. Шул ук вакытта борчыган мәсьәләләр дә шактый. Декоратив-кулланма сәнгать рәссамнары күбәйде дип әйтеп булмый, яшьләр бу юнәлешкә кереп китәргә курка. Ә бит нәкъ менә шушы юнәлеш рәссамнары сувенирлар ясау өчен эскизлар әзерли, идеяләр уйлап чыгара. Һәрхәлдә XX гасырда бу шулай иде. Алар эскизлар ясады, ул үрнәкләр күпләп тиражлауга юлланды. Хәзер бу эш туктап калды.​

Тегү серләрен белгән осталарның елдан-ел кимүенә борчылам

Мин тегү серләрен белгән осталарның елдан-ел кимүенә дә борчылам. Алардан соң кемнәр тегәр? Яшьләр укый анысы, тик шушы юнәлештә үзләрен таба алмыйлар, бу һөнәрдән китәләр. Миңа калса, күн мозаикасын саклау буенча аерым, максатчан дәүләт програмы кирәк. Күн эшләнмәләре Татарстанның бренды була һәм татарны дөньяга таныта ала бит. Үз мисалымнан чыгып әйтәм, күн эшләнмәләре беркемне дә битараф калдырмый. Анда безнең тарих, горурлык, бабаларыбыздан килгән серле код та. Күн эшләнмәләрен әзерләү серләрен югалтып, без тарихның тулы бер катламыннан колак кагачакбыз.

– Бу һөнәрдә үзеңне табу өчен, мөгаен, ярдәм кирәктер?

– Миңа язмыш ул яктан хәерхаһлы булды. Рөстәм Сөләйманов, ул җитәкләгән Мәрҗани фонды белән танышкач, иҗатымда яңа чор башланды. Ул миңа яңа проектларда катнашу мөмкинлеге бирде. Иң кызыгы – Петербур шәһәрендәге Император заводында эшләнгән татар чәй сервизы булгандыр, мөгаен. Аңарчы фарфор белән эш иткәнем юк иде әле. Бу да бик кызык юнәлеш икән. Берничә эскиз ясадым, Рөстәм иң яхшысын сайлады. Аны сез күргәзмәдә күрә аласыз. (Күргәзмә 6 майга кадәр эшли - ред.) Шулай итеп “Алтын Болгар”, соңрак “Көмеш Болгар” чәй җыелмалары барлыкка килде. Мәрҗани фонды иҗатымны туплап әсәрләремнең каталогын бастырып чыгарды. Рәссамга эшнең нәтиҗәсен күрү бик тә кирәк бит.

Наилә Кумысникова
Наилә Кумысникова

– Сезнең хезмәтне ТӨРЕКСОЙ оешмасы да югары бәяли. Төрки илләрнең берсенә чакыру булмадымы?

– 2000 елда ТӨРЕКСОЙ оешмасы чакыруы буенча Төркиядә күргәзмәм үтте. Шул чакта мин бу илне бөтенләй яңа яктан ачтым, чын йөзен күргәндәй булдым. Туристик Төркия ул башка, ә гадәти тормышы, көнкүреше бөтенләй икенче. Мин аның кечкенә шәһәрләрендә, авылларында булдым һәм бу илне бөтен бар-булмышы белән кабул иттем. Ләкин, Төркия булсынмы ул, башка илме, никадәр яратсам да, Татарстаннан аерыла алмам инде. Минем тамырлар монда береккән.

Белешмә

Наилә Кумысникова 1958 елда Казанда туа. Әтисе Халит Кумысников – театр тәнкыйтьчесе, сәнгать белгече. Әнисе Асия Хәйруллина – Татарстанның халык артисты.

Наилә Кумысникова – үзенчәлекле иҗади концепциясе булган театр рәссамы, театраль костюмнар һәм милли киемнәр остасы. Ул Камал исемендәге татар дәүләт театрына һәм башка татар театрлары өчен декорацияләр, костюмнар иҗат итә. Әсәрләре дөнья буенча оештырылган төрле күргәзмәләрдә күрсәтелә. Кумысникова күн мозаикасы остасы да. “Кошлар әңгәмәсе”, “Шәрык йолдызы” паннолары, “Алтын Болгар”, “Көмеш Болгар”, “Алтын манаралар” чәй җыелмалары белгечләр тарафыннан югары бәяләнә. Милли сәнгатькә керткән өлеше өчен Урманче исемендәге Татарстан дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

XS
SM
MD
LG