Accessibility links

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова: "Татар милли киемен чуарлык белән бозалар"


Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Азатлык белән әңгәмәдә бүгенге дизайнерларның татар милли киеме тарихын белмәвенә, аны гади чуарлыкка гына кайтарып калдыруына, милли стильнең бозылуына борчылуын белдерде. Гүзәл ханым Башкортстанда милли киемнәр тегүче дизайнер Айгөл Вилданова тупланмасын да бәяләде.

Татарстанның Тарих институтындагы Диннәр һәм җәмгыяви фикер тарихы бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, Казан мәдәният һәм сәнгать институты профессоры Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Азатлык белән әңгәмәдә хәзерге дизайн студияләрендә, сәхнәләрдә тәкъдим ителгән татар киемнәренең чын милли традицияләргә туры килмәвенә, зәвыксызлыгына, миллилекне чуарлык белән бутауга борчылуын белдерде.

Азатлык сәнгать белгеченнән хәзерге Татарстанда очраган мөселман киемнәре турында да фикерен сорашты.

– Сәхнә киеме саф татар миллилегенә ни дәрәҗәдә туры килә?

– Безнең сәхнә киемендә дөрес булмаган элементлар бик күп. Андый элементларны модельерлар кайдан уйлап алалар икән, үзем дә гаҗәпләнәм. Кайвакыт шулкадәр ямьсезләтеп чыгаралар, әйтерсең татарда бернинди сәнгать юк.

Татар булмаган модельерлар безнең милли киемне аңламый

Сәхнә киемнәрен безнең үзебезнең милли модельерлар ясарга тиеш дип уйлыйм, чөнки төрле кешеләрне чакыралар, Мәскәүдән дә чакыралар. Кайвакыт татар булмаган модельерлар безнең милли киемне аңламыйлар һәм татар дип әйткәндә алар ул киемне чуар дип уйлыйлар. Һәм шул чуарлыкны безнең милли киемгә кертәләр. Шуннан инде бик күп хаталар килеп чыга.

Күлмәкләрнең тегелеше дөрес булмау, бизәнү әйберләрен, баш киемен бозып күрсәтү, аяк киемен дә шундый чуар итеп күрсәтү бар. Ә бит татарларның аяк киеменә шундый чуарлык инкыйлабтан соң гына керә, ә элек бөтенләй башка төсләр кулланылган. Шуңа күрә эстетик яктан безнең сәхнә киеме әле түбән дәрәҗәдә дип әйтергә була.

– Татар ансамбльләре кием мәсәләсендә сезгә мөрәҗәгать итеп киңәш сорамыйлармы?

– Юк. Элек безнең Татар дәүләт җыр-бию ансамбленең миңа мөрәҗәгать иткәне бар иде. Мин анда теккән киемнәргә рецензияләр яза идем. Анда яхшы рәссамнар бар иде, мәсәлән, Наилә Кумысникова. Хәзер алар аның белән элемтәне өзделәр. Шулай ук Зифа Мөхәммәтҗанова, алар бик яхшы татар киемнәрен ясыйлар иде.

Хәзер талантлы модельерлар бәлки бардыр, ләкин аларны да чакырмыйлар. Ә инде һәвәскәр ансабльләр шулай ук белгечләргә мөрәҗәгать итми, алар финанс яктан арзанрак костюмнар тектерергә тырыша.

– Стильләштерелгән татар киеменә карашыгыз нинди?

– Бу мәсьәлә талантлы заманлаштыручыдан тора, чөнки хәзерге көндә без борынгы киемне кия алмыйбыз, без аны ничектер стилизациягә салып, аны хәзерге заман таләпләренә туры китерә алабыз. Шуңа күрә, кайбер элементларны гомуми формаларда китерәләр. Стилизация мөмкин, ләкин аны талантлы белгеч, профессиональ рәссам, йә модельер эшләргә тиеш.

– Калфакны көндәлек тормышка кертеп буламы?

– Башка киеп уңайлы йөртеп булса, аны кертеп була. Мин шундый бер уйга килдем, татар-мишәрләрдәге һәм Урал татарларының хатын-кызлары кигән такыялар киеп йөрү уңайлырактыр. Калфакны башка беркетеп тору кирәк, минемчә ул уңайсыз була, ә такыя кисәк, ул уңайлырак тоела. Һәм күп төрки халыкларда хәзер андый такыя киюне күргәнем бар. Калфакны берәр бәйрәмдә, туйда, театрга барганда кисәң бик матур була, ә көндәлектә такыя кияргә мөмкин дип уйлыйм. Бу, әлбәттә, борынгы такыя турында түгел, ә кәләпүшкә охшаган такыя турында сүз бара.

– Соңгы вакытта мөселман киеме дип татарларның гарәп киеменә төренә башлавы күзәтелә. Татарларның мөселман киеме нинди булган?

– Татарларның мөселман киеме – аларның традицион (гадәти) киеме булган, чөнки ул киемдә төрки һәм мөселман элементлары да бар. Татарның киеме шул ике як элементларын алган бер симбиоз шикелле, шуңа күрә ул милли кием. Ул милли киемдә безнең борынгы чор гадәтләре дә һәм мөселман чоры гадәтләре дә бар.

* * *

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова белән әңгәмәдән соң без аңа Башкортстанда милли киемнәр тегүче дизайнер Айгөл Вилданова тупланмасын күрсәттек һәм миллилекнең дөрес чагылу-чагылмавына карата фикерен сорадык.

Айгөл Вилданова
Айгөл Вилданова

Айгөл Вилданова сүзләренчә, аларга Нефтекамски, Учалы, Сибай филармонияләре, Уфаның Фәйзи Гаскәров исемендәге халык бию ансамбле, Казанның "Бәхетле балачак" балалар иҗат үзәге, Тәтешле, Балтач, Борай, Бишбүләк, Туймазы иҗат төркемнәре мөрәҗәгать итә.

Милли киемнәр теккәндә мәгълүматны Айгөл Камалиеваның "Конструктивные решения башкирской народной одежды", Әлмирә Янбухтинаның "Декоративное искусство", Сергей Руденконың "Башкиры" дигән хезмәтләреннән алуын белдерә.

"Тарихи киемнәрне бик сирәк тегәбез, күп очракта стильләштерелгән һәм бию костюмнары сорыйлар. Андый киемдә киң таралган элементларны гына калдырабыз, мәсәлән, тәңкәләр, атлас бөрмәләр. Теккән костюмнарның үзенчәлекләренә карап, кайсы тарихи элементларны калдырырга, кайсын алып атарга, дип карар итәбез", ди Вилданова.

Галереядагы һәр сурәткә Вилданова әзерләгән сәхнә киемнәренә карата Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова фикерләрен укый аласыз.​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG