Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар мәдәнияте байлыгын көндәлек тормышка күбрәк кертергә кирәк"


"Матурлык" интернет-кибете тауары
"Матурлык" интернет-кибете тауары

Интернетта гадәти, көндәлек әйберләрне милли бизәкләр белән бизәп сата торган "Матурлык" интернет-кибете эшли. Аның хуҗасы Артур Шаһиев фикеренчә, татар мәдәниятен көндәлек тормышка чыгарырга кирәк. Ул эше турында Азатлыкка сөйләде.

Татар мәдәнияте үрнәкләрен көндәлек тормышта куллану әле берничә ел элек кенә сирәк күренеш иде. Аны бары тик милли бәйрәмнәрдә, Сабан туйларында, театр һәм фольклор тапшыруларында гына күреп була иде.

Соңгы вакытта татар яшьләре татар мәдәниятен фольклордан чынбарлыкка, көндәлек кулланышка чыгару өстендә актив эшли. Күптән түгел без укучыларыбызны "Татарча Casual" исемле проект белән таныштырган идек. Аның авторы Айгөл Сингатуллина милли кием заманча булырга тиеш дигән фикер яңгыраткан иде.

31 июль көнне Казанда узган "Печән базары" чарасында да мондый фикерне күп ишетеп булды. Шунда без “Матурлык” дип аталган интернет-кибет хуҗасы Артур Шаһиев белән таныштык.

"Матурлык" – социаль челтәрләр аша милли бизәкле көнкүреш тауарларын сатучы интернет-кибет. Максатлары – мөмкин кадәр күбрәк кешене татар мәдәнияте белән таныштыру. Хуҗасы Артур Шаһиев Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Артур, татар мәдәниятен заманча тәкъдим итү идеясе кайчан һәм ничек барлыкка килде?

Артур Шаһиев
Артур Шаһиев

– Башта эш социаль проекттан башланган иде. Милли бизәкләр белән кызыгып, минmadaniyat.ru блогын ачып җибәргән идем. Анда үзем ясаган бизәкләрне урнаштыра башалаган идем, яннарына кыска гына шәрехләр дә язып барган идем: бизәкләрнең тарихын, килеп чыгышын.

Төп максатым кешеләрне татар милли бизәкләре белән таныштыру иде. Тик, кызганычка каршы, сайт материалларын рөхсәтсез кулланып, акча эшләргә тырышкан кешеләр табыла башлады. Бу күренеш кәефемне кырды, әлбәттә.

Шуңа карамастан, эшем таныту белән генә тәмамланмады. Шул арада, татарларың милли бизәкләренең матурлыгын заманча файдалы әйберләр аша күрсәтергә кирәк дигән фикер килде. Бу әйберләр һәм күз сөендерер, һәм файда китерер дип уйлап, мин Maturliq проектын башлап җибәрдем.

– Продукциягез нәрсәләрдән гыйбарәт?

– Әлеге вакытта без көндәлек әйберләр ясарга тырышабыз. Әйтик, һәр ашханәдә булырга тиешле прихваткалар. Матур мендәрләр ясыйбыз, хатын-кызлар өчен букчалар. Яулыклар да ясап карыйбыз. Кулланырга уңай булган вак-төяк продукциябез дә бар. Төрле ачкыч тоткылары (брелоклар) ясыйбыз. Дәфтәр тышлары бар. Һәм башка яңа фикерләр дә күп. Иншалла, аларны да тормышка ашырырбыз.

– Сату эшен ничек итәсез? Интернет кынамы?

– Бүгенге көндә бары тик интернет аша гына тәкъдим итәбез. Чыгымнарны әзәйтеп, бәяләрен дә арзанрак тотарга тырышабыз.

– Чыгымнарыгыз капланамы соң?

– Аллага шөкер, әкерен генә эшләр бара. Чыгымнарны, әйткәнемчә, киметер өчен төрле юллар эзлибез. Соңгы вакыттагы икътисади үзгәрешләр, ягъни бәяләрнең үсүе, бездә дә сизелде. Ләкин үзебезнең бәяләребезне мөмкин кадәр үзгәртмәскә тырышабыз.

– Кызыксыну зурмы? Заказларыгыз күпме?

– Кызыксыну шактый зур. Ләкин безнең продукциябез белән таныштыру ягыннан эшләр бик күп әле. Заказлар ягыннан төрлечә була инде. Чит илләргә дә җибәрәбез, Русиянең төрле өлкәләреннән дә кызыксынып заказ ясыйлар.

– Продукциягез күбрәк кызлар өчен кебек. Егетләр өчен нәрсәләр тәкъдим итәсез?

– Бу мәсьәләне дөрес күреп алдыгыз. Әйе, күбесенчә, хатын-кызлар өчен шул. Кызлар күбрәк матур булырга телиләрдер. Ләкин егетләр өчен дә нәрсәләр ясый алабыз дип, һәрвакыт уйлап йөрим. Хәзерге вакытта, мәсәлән, корычтан ясалган милли бизәкле ачкыч тоткысын ясыйбыз, телефон тышларын бизәтәбез. Алар белән егетләр дә кызыксына.

– Киләчәккә бу юнәлештә планнарыгыз ничек?

– Дөресен әйткәндә, планнарыбыз наполеонча (көлә). Әмма, җитди әйткәндә, чыннан да, баш төрле фикерләр белән тулы. Иншалла, әкеренләп, эшебезне дәвам итәрбез, яңа фикерләрне дә тормышка ашырырбыз.

– Сезнеңчә, татар мәдәниятен бүгенге көндә ничек сакларга, үстерергә кирәк?

– Миңа калса, безнең мәдәният байлыгын көндәлек тормышка күбрәк кертергә кирәк. Заманча гади әйберләрдә, киемдә, һәм дә күбрәк, хәтта шәһәр күренешләрендә дә мәдәниятебезне чагылдырырга кирәк. Татар мәдәнияте сувенирлар, экзотика дәрәҗәсеннән чыгарга тиеш.

Татар милли бизәкләре үрнәкләре (madaniyat.ru)

XS
SM
MD
LG