Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда укытучыны Украинадагы сугышка мобилизацияләүдән соң мәктәптә физкультура дәресләре беткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әбҗәлил районының Гусево мәктәбендә физкультура укыткан ирне былтыр сентябрьдә сугышка алганнар, һәм хәзер мәктәптә физкультура дәресләре үтми. Ата-аналар 17 мең сум хезмәт хакына беркем килергә ризалашмый ди. Алар Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан укытучыны сугыштан кайтарттыруны сорый.

Башкортстанның Әбҗәлил районы Гусево авылында яшәүчеләр республика башлыгы Радий Хәбировтан бер ел элек Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән физкультура укытучысын кире кайтаруны сорый. Балалар яраткан укытучыларыннан гына түгел, физкультура дәресләреннән дә мәхрүм калган, дип җиткерә "Аргументы и факты". Басма хәбәренчә, бу хактагы мөрәҗәгатьләрен алар Хәбировның социаль челтәрләрендә калдырган.

"Безнең мәктәптә уку елы башыннан бирле физкультура дәресләре бөтенләй юк, чөнки 2022 елның 28 сентябрендә физкультура укытучысын - Илнур Вәлиевне мобилизацияләделәр", дип язган ата-аналар.

Алар әйтүенчә, дүрт ел эшләү дәверендә ул үзен яхшы белгеч итеп күрсәткән, элек укучылар төрле ярышларда урыннар алган. Ә хәзер 17 мең сум хезмәт хакы өчен мәктәпкә укытырга килергә беркем дә ризалашмый, дип зарланганнар.

Район хакимиятендә ата-аналарга бу мөрәҗәгатьне карауга алуларын җиткергәннәр.

Былтыр октябрьдә дә Башкортстанның Ишембай шәһәрендәге 18нче мәктәпнең 11А сыйныфы укучылары төбәк башлыгы Радий Хәбировка һәм, Корылтай депутатларына атап видео яздырган иде. Алар тарих һәм җәмгыять белеме укытучысын мобилизациядән азат итүне сорады.

  • Русиядә мобилизация былтыр 21 сентябрьдә игълан ителгән иде. Мобилизациягә укытучылар да эләкте. Эләкмәгәннәре чит илләргә китәргә тырышты. Мәгариф өлкәсе ир укытучыларга кытлык кичергәндә, бу вазгыятьне тагын да катлауландырды. Әйткәндәй, китүчеләр арасында ир укытучылар гына түгел, ирләре артыннан киткән хатын-кыз укытучылар да бар.
  • Азатлык Башкортстанда һәм Татарстанда сугышка алынган укытучылар турында язган иде. Мәктәптә бердәнбер ир укытучы булуы яки атказанган укытучы булуы бернинди дә ташлама бирмәде.
  • Быел октябрь аенда билгеле булганча, Русия мәктәпләренә 11 меңләп укытучы җитми. Бу хакта Дума утырышында вице-премьер Татьяна Голикова әйтте.
  • Күптән түгел Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми дигән иде. "Иң күп буш вакансияләр математика, урыс теле, физика, чит телләр, башлангыч сыйныф укытучыларына саклана", диде ул.
  • Укытучылар җитмәү проблемы Башкортстанда да бар. Белгечләр әйтүенчә, республикада мәгариф системында яшь укытучылар саны кими. Башкортстанда 35 яшькә кадәрле укытучылар – 8 процент, ә мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше – 55. Соңгы өч елда бу күрсәткеч – укытучыларның уртача яше ике елга арткан.
  • Татарстанда һәм Башкортстанда укытучылар җитмәүгә сугыш һәм "өлешчә мобилизация" дә йогынты ясаганмы – түрәләр монысын әйтми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG