Кайнар хәбәр

Башкорт теле көнендә Хәбиров "Һомай" акыллы колонкасын тәкъдим итте

Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкорт теле көне 2019 елда барлыкка килде, быел ул бишенче тапкыр уздырыла. "Һомай" колонкасын IT белгеч, тел активисты Айгиз Кунафин уйлап тапкан.

14 декабрьдә Башкортстанда Башкорт теле көне һәм шагыйрь, мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көне бәйрәм ителә.

"Башинформ" агентлыгы язуынча, республика башлыгы Радий Хәбиров Уфада Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салган.

Хәбиров шулай ук башкорт телендә сөйләшүче "Һомай" акыллы колонкасын да тәкъдим итте.

"Ул башкорт һәм урыс телләрен аңлый, бер телдән икенчесенә тәрҗемә итә ала, сорауларга җавап бирә, музыка һәм әкиятләр куя, башкорт ашларын әзерләү рецептларын таба. Аның белән зурлар да, балалар да башкорт телен өйрәнә ала", дип язды Хәбиров Вконтактеда.

Башлык сүзләренчә, бүген "Һомай" биш кенә экземплярда чыгарылган. Алар башкорт телле балалар бакчаларына җибәреләчәк. Мәктәпләр өчен тагын 200 колонка ясарга җыеналар. Шулай ук сатуга да чыгармакчылар.

Быел мартта Башкортстанда IT белгеч Айгиз Кунафинның "Һомай" исемле башкортча сөйләшә торган акыллы колонка уйлап табуы хәбәр ителде. Кунафин башкорт телен дигиталлаштыру турында Азатлыкка да сөйләгән иде.

ЮНЕСКО башкорт телен куркыныч янарга мөмкин булган йомшак телләр исемлегенә кертә.

Башкортстанда башкорт телен куллану кими, рәсми аралашуда ул юкка чыгып бара дияргә мөмкин дип яза "Реальное время". Дәүләт оешмалары сайтлары башлычаа урыс телендә генә эшли.

2021-2022 уку елында мәктәптә укучы балаларның 99,4% (504 977 кеше) туган теллләр укыган, аларның 68 проценты урыс телен, 20,6 проценты - башкорт телен, 9,2 проценты татар телен сайлаган.

  • 2018 елның җәендә Русия Думасы туган телләрне өйрәнү ихтыяри булырга тиеш дип раслады. "Мәгариф турындагы" федераль канунга тиешле төзәтмәләр кертелде. Бу Русия президенты Владимир Путинның "Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән белдерүеннән соң башланды, рус булмаган милли телләр мәҗбүри мәктәп програмыннан төшерелеп калдырылды.
  • Бу хәл Идел буендагы кайбер республикаларда протест уятты: мәсәлән, татар, башкорт, чуаш җәмәгатьчелеге вәкилләре үз телләрен мәҗбүри укытуны саклап калуны таләп итте, югыйсә Русия халыклары телләренең юкка чыгу процессы тагы да тизләнергә мөмкин диде алар.
  • 2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау турындагы Конвенциянең киңәш комитеты Русияне милли сәясәте өчен тәнкыйтьләде. Экспертлар "милли азчылык телләренә нәтиҗәле ярдәм күрсәтелми, ә рус теленең өстенлеге арта бара" дип борчу белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG