Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт һәм татар телләре өчен онлайн проектлар


"Татарча подкаст 2"нең 2021 елда соңгы чыгарылышы татар һәм башкорт телләрен үстерүгә багышланган онлайн проектларга багышланды. Башкортстаннан IT-белгеч, башкорт теле сөйләме синтезаторы авторларының берсе Айгиз Кунафин, SkyTat татар телендә сөйләшү клубы авторы Римма Гомәрова һәм журналист Эльвира Гарипова әлеге өлкәдә елга йомгаклар ясады, рейтинг төзеде, милли телләрне үстерүгә дәүләт керткән өлешне тикшерде. Римма күптән башкорт телле спикер чакырырга хыяллана иде, Айгиз бик матур итеп башкорт телендә сөйләшә.

Башкорт һәм татар телләре өчен онлайн проектлар
please wait

No media source currently available

0:00 0:44:34 0:00

Подкастта яңгыраган тезислар

  • Айгиз Кунафин башкорт телен дигиталлаштыру турында сөйли
  • Инсайд: төрки программистларның уртак чаты бар
  • Зур IT-гигантлар милли телләрне кабул итәме?
  • Яндексның Алисасы башкорт телендә акцент белән сөйләшәме?
  • Өмә ясап башкорт телендә тавыш яздырган өчен – Дөнья башкорт корылтаеннан iPhone.
  • Милли IT-проектларга алынучыларның мотивацияләре нидә, аларга бит бу табыш китерми?
  • SkyTat сөйләм клубы кейсы – клубка кемнәр йөри һәм алар тел өйрәнергә теләүчеләрнең мотивациясе нидә?
  • Грантлар: Башкортстан һәм Татарстан хакимиятләре милли проектларга никадәр ачык?
  • Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды башлыгы Гөлназ Йосыпова атаган иң шәп башкорт проектлары.
  • Айгиздән "Әлләсе" кушымтасы турында тулырак
  • Татар теле өчен грантлар: "Үз телем" бәйгесе
  • Иң шәп татарча һәм башкортча проектлар. Римма рейтингы
  • "Прекрасный пол" сүзтезмәсе "матур идән" дип мәкаләгә кереп китмәсен өчен электрон тәрҗемәчеләрне ничек кулланырга?
  • Район сайтларында икетеллелекне тәэмин итүне күзәтү премиясе кемгә тиеш?
  • Иң шәп татарча проектлар: Эльвира рейтингы
  • Айгиз башкорт телле проектларны пропагандалаучы блогер Серле Хәчтрүш бер министлыктан да зуррак эш башкара ди.

    🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
    🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG