Accessibility links

"Яңа телдә сөйләшә алуымны аңлагач, күземә шатлык яшьләре чыга" 


Пётр Котров
Пётр Котров

Мәскәү университетында инглиз телен укытучы Пётр Котров барлыгы 29 тел белә. Үзе аңлатуынча, күбесен сөйли-яза алырлык яхшы дәрәҗәдә белә, ә кайберләрен әле өйрәнеп кенә килә. Аның өйрәнә башлаган телләре арасында татар теле дә бар — ул Мәскәүдәге Tatar Speaking Club очрашуларына һәм онлайн SkyTat сөйләшү клубына йөри. Пётр белән телләрне өйрәнү серләре турында әңгәмә кордык.

— Мин сәяхәт итәргә яратам. Мәктәптә укыганда ниндидер аерым кызыксынуым булуын хәтерләмим, чит телләр белән инглиз телен укытучы туган апам аркасында кызыксына башладым. Мин мәктәптән соң университетка түгел, инглиз теле курсларына язылдым. Ел ярым эчендә телне укырлык-сөйләшерлек дәрәҗәдә яхшы гына өйрәндем, ләкин үзем омтылган камил дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә мин тагын да дәвам итәргә булдым - кабат курслар, курслар, шулай тагын биш ел узды. Гомумән, мин мәктәпне бетереп ун ел узгач кына университетка укырга кердем - Халаджан исемендәге Мәскәү университетында өч еллык програмны ел ярым эчендә укып чыктым. Минем Америкага бару теләге бик көчле иде, чөнки ул вакытта әнием Америкада яши иде. Әгәр университетта озаграк укысам, Америкага эләкмәс идем. Анда миңа инглиз телендә аралашу өчен яхшы практика булды.

— Башка телләрне өйрәнү теләге кайчан туды?

— Инглиз кешесенең тәрҗемәчесе буларак, Үзбәкстанга эләктем. Ул кеше үзе алманча да, испанча да, французча да, кытайча да белә иде. Ә Үзбәкстанда халык үзбәкчә дә, таҗикча да, башка телләрне дә белә. Мин үземә инглиз теле генә әз булуын аңладым, француз телен өйрәнергә булдым, курсларга язылдым. Нестерова академиясендә алман телен өйрәндем, академияне тәмамлагач, итальян теле курсларына язылдым, соңрак - испан теленә. Соңыннан мине телләр дөньясы үзенә бөтереп алды, мин тагын да күбрәк өйрәнергә теләдем, румын телен өйрәнә башладым. Шәрыкь телләрен өйрәнергә хыяллана идем – иң беренче итеп төрек телен өйрәнә башладым. Бер укытучының "Ике елда төреккә әйләнәчәксез, төрекчә гәзит-журналларны укый-аңлый башлаячаксыз" диюенә кызыгып, курсларга язылдым, ләкин ике елдан соң ике сүзне ялгап сөйләшер дәрәҗәдә түгел идем әле. Минем тагын да күбрәк өйрәнәсем килде, икенче укытучым усалрак апа булса да, бик яхшы аңлата иде. Беренче тапкыр Истанбулга килеп, Зур базарга эләккәч, мин төрекчә сөйләшә-аңлаша алдым.

Төрек теле белән кызыккан елда ук миңа җәй көне Мисырда, Хургадада булырга туры килде, шунда гарәп теле белән "чирли" башладым. Мин тыныч кына яши алмадым, гарәп телен өйрәнә башламыйча тынычланмадым. Выхино янындагы Согуд академиясенең бушлай курсларын таптым, ләкин анда бик зәгыйфь укыталар иде - мин хәтта хәрефләрне дә яхшылап өйрәнә алмадым. Ике елдан гарәп телен өйрәтүче урыс кешесенә эләктем, бик шәп белгеч булып чыкты, ул бик сыйфатлы укыта иде. Ләкин миңа бу да әз тоелды, мин педагогик университетка гарәп теле белгечлегенә укырга кердем. Анда шул ук белгеч мине гарәп теленә укытты. Университетта мине Каһирә университетына ун айга стажерлыкка җибәрделәр. Мин ун ай буе тулай торакта Таҗикстан һәм Үзбәкстан студентлары белән яшәдем, үземне судагы балык кебек хис иттем. Педагогик университетны тәмамлагач, мин гарәп теле белгечлеге һәм чит ил студентларына урыс теле укытучысы дипломы алдым. Әмма миңа барыбер гарәп теле җитәрлек тоелмады. Каһирә университеты тулай торагында безнең белән Әфганстан студентлары да яшәгән иде. Алар дари һәм пушту телләрендә сөйләшә. Мин ун ел фарсы телен өйрәнгән идем, әфганнар белән - фарсы теленә охшаган дари телендә, таҗиклар белән – таҗик телендә сөйләштем. Каһирәдән кайткач, Азия һәм Африка илләре институтында бер ел дәвамында таҗик телен өйрәндем, соңрак дари һәм пушту телләрен өйрәнүне дәвам иттем. Шәрыкъ телләре турындагы хыял өчен бу да әз тоелды. Һәм мин татар телен өйрәнергә теләдем.

– Ә ник татар телен өйрәнергә булдыгыз?

— Мин яшәгән тулай торакта татар яшьләре дә бар иде, минем дуслар белән татар телендә сөйләшәсем килде. Павелецкая һәм Новокузнецкая тирәсендә татар теле курслары эзләдем һәм Лилиана Сафина дәресләренә эләктем. Лилиана – искиткеч педагог кына түгел, искиткеч шәхес. Ул дәресләренә җанын биреп укыта. Лилиана дәресләрендә мин үземне оҗмаһта кебек хис итә идем. SkyTat дәресләренә әле күптән түгел генә язылдым, үзем яхшы сөйләшә алмасам да, анда катнашучыларның нәрсә сөйләгәннәрен аңлыйм инде.

Яңа телләр өйрәнергә нәрсә рухландыра?

— Мин ул тел белән "чирли" башлыйм. Мәсәлән, Мароккода чагында иртән испан телендә марокко диалектын, ә кич шул ук диалектны француз телендә өйрәнә идем. Тунистан соң Мәскәүдә тунис кешесен табып, аннан тунис диалекты дәресләре ала башладым. Ул диалекттагы сөйләмне аңлап, бу диалектта да сөйләшә алуымны аңлагач, күземә шатлык яшьләре чыкты. Әмма миңа барыбер әз тоела.

— ​ Тел өйрәнү авырмы?

— Башка телләрне өйрәнгәндә, кайбер укытучылар белән безнең холыклар килешмәгән очраклар да була иде. Мәсәлән, итальян телен өйрәнгәндә шулай килеп чыкты. Ләкин күпчелек очракта яхшы остазлар туры килде.

Хәзерге көндә мин өйрәнгән телләр саны егерме тугызга тула, шуларның унысын чагыштырмача яхшы дәрәҗәдә беләм, калганнарында укый-яза алам, ишеткәнне аңлыйм. Мин үзем бер телне дә камил дәрәҗәдә беләм дип әйтергә теләмим, үземнең туган урыс телемне дә, ничә еллар үзем укыткан инглиз телен дә C2 дәрәҗәсендә беләм дип беркайчан да әйтмәячәкмен – теләсә кайсы телдә без белеп бетермәгән аспектлар табылачак. Татар телен дә яхшы беләм дип мактана алмыйм – башкалар миңа эндәшкәндә, ашыкмый сөйләшкәндә мин алар сөйләгәнне аңлыйм, укый алам, тәрҗемә итә алам.

"Әйдә! Online" проекты

Азатлык радиосы 2018 елдан бирле татар телен өйрәнүчеләр өчен ​"Әйдә! Online" проектын алып бара.

Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә.

Бу материаллар социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Instagram, Тикток һәм Instagram.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG