Accessibility links

Кайнар хәбәр

"2017 ел вакыйгалары башкорт теле активистларын ныграк эшләргә этәрде"


Башкорт телендә өстәл уены. Авторлары - Әлфия Күсербаева белән Азамат Саяпов
Башкорт телендә өстәл уены. Авторлары - Әлфия Күсербаева белән Азамат Саяпов

Бүген, 14 декабрь Башкортстанда Башкорт теле көне билгеләнә. Өч ел элек барлыкка килгән дата башкорт теленә игьтибарны арттырачак дигән өмет белән рәсмиләштерелде. Әмма шәһәрләшү һәм глобальләшү шартларында башкорт теле сакланып кала аламы, аны нинди проектлар коткара ала?

Русиядә милли мәгарифендәге үзгәрешләр, яңа кануннар рус булмаган милләт кешеләрен үз телләренең сакланышы турында башкача фикерләргә этәрде. Мәскәүнең тел сәясәте рус булмаган милләтләргә мәрхәмәтле булмаганга күрә, башка халыкларга үз телләре өчен үзләре җаваплы булырга туры килә. Глобальләшү чорында, иң көчле мәдәниятләр үз продукциясен дөнья буйлап таратканда аз санлы милләтләргә туган телләрен саклау тагын да кыенлаша. ЮНЕСКО башкорт телен югалырга мөмкин булган телләр рәтенә кертте. Соңгы елларда башкорт теле активистлары да телне саклауның төрле ысулларын тәкъдим итә башлады. Дигиталь проектлар саны артты. Интернетта махсус башкорт телендә сөйләшү, язу "өмә"ләрнең узуы күзәтелә. Башкорт теле көне дә телгә игътибарны арттыра.

Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды җитәкчесе Гөлназ Йосыпова шәһәрдә башкорт теле аралашу теле булуын һәм аның интернетта популярлашуын телим дип сөйләде Азатлыкка. Башкорт теле көне уңаеннан аның белән башкортларның нинди тел проблемнары булуы һәм аларның чишелеше турында сөйләштек. Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды 2018 елда барлыкка килде. Аны гамәлгә куючылар – Башкортстан мәдәният һәм мәгариф министрлыклары, Матбугат агентлыгы, Дуслык йорты. Фонд җитәкчеләре искәртүенчә, оешма Башкортстан бюджетыннан финансланмый, ул төрле грантларга һәм иганәчеләр акчасына яши. Аларның төп максаты — төрле кызыклы мөһим проектларны барлау һәм аларга акча табу.

— Гөлназ, башкорт теле – Башкортстанда дәүләт теле. 1990нчы елларда югары статусны алган телнең бүгенге хәле нинди?

— Бу сәяси сорау, аның турында сөйләшәсем килми, мин бит сәясәт белгече түгел...

— Ләкин тел белгече буларак, даими тел активистлары белән тыгыз элемтәдә торган, милли җанлы шәхес буларак, башкорт теле үсештәме, әллә торгынлыктамы, аның кулланыш даирәсе кимиме, артамы дигән сорауга җавап бирә аласыздыр, бу күзәтүләргә корылган бит.

Гөлназ Йосыпова
Гөлназ Йосыпова

— Беләсезме, аның статуслы булуы телнең сакланышына, үсешенә 100 процент гарантия бирми. Кешеләр моңа кадәр ничектер бөтен җаваплылык дәүләт җилкәсендә дип уйлап яшәде, алар эшләсен дип карады. Кануннар бармы? Бар. Мәктәп, бакчалар бармы? Бар. Телнең статусы бармы? Бар. Дәүләт эшлеклеләре башкорт телен куллана, җәмәгать урыннарында икетелеллек нормага әйләнде. Кулланыла кебек. Бездән тагын ни кирәк дигән караш яшәде. Мин аны битарафлык дип тә әйтмим, болар барысы да гадәти күренешкә әйләнгән иде.

— Һәм 2017 елдагы хәлләр, мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләрен мотлак укытуны тыю телгә карата мөнәсәбәтне үзгәртте дип саныйсызмы?

Туган телем өчен нишли алам, аның үсешенә нинди өлеш кертә алам дип фикерләүчеләр артты

— Әйе, нәкъ шул елны әйтәм дә, кешеләр ничектер сискәнеп, уянып киткәндәй булды. Бу башкортларга гына түгел, Русиядәге башка милләтләргә дә кагылды. Күпләр үзгәрешләрне борчылу белән кабул итте. Аңа кадәр башкорт теле, дәүләт теле буларак, барлык мәктәпләрдә дә укытылды, бакчаларда да дәресләр, тәрбия үз телебездә иде. Ихтыярига калдырылгач, башкача хәрәкәт итәргә кирәклеге аңлашылды. Башкорт телен туган тел итеп сайлаучылар санын да югалтасы килми, мәҗбүриләү дә ярамый, әмма менә кызыксындыру юлларын эзләргә, табарга, кешеләргә тәкъдим итәргә кирәк. Шул елны тел активистлары барлыкка килеп, үз проектларын тәкъдим итә башлады дип уйлыйм. Күбесенчә яшьләр. Һәм алар интернет кешеләре буларак, башкорт телен дигиталь форматта үстерүне тәкъдим итте. Бу — дөрес юнәлеш.

Хәзер өлкәннәрнең дә тормышлары телиме, юкмы, интернет белән бәйле. Бу яшьләргә генә кирәк дип уйлау ялгышлык. Интернеттагы тормыш башкорт телендә булырга тиеш дигән максат куелды. Балаларга бишек җырларыннан башлап, башкорт булмаган милләтләргә башкорт телен өйрәнү дәреслекләренә кадәр төрле проектлар башкарыла башлады. Бер яктан бу канун телне өйрәнүне киметер дип көтелде, икенче яктан кешеләргә көтелмәгән импульс бирде. Тукта әле, мин бит башкорт, туган телем өчен нишли алам, аның үсешенә нинди өлеш кертә алам дип фикерләүчеләр артты. Дәүләт кенә түгел, мин дә туган телем өчен җаваплы дип караучылар барлыкка килде. Иң кызыгы — андыйлар Башкортстаннан читтә дә күп булып чыкты. IT белгече Илдар Кинйәбулатов гаиләсе белән Мәскәүдән үк кайтты, хатынының — үз проектлары, аның — үзенеке. Башкорт мирасын дигиталь форматка күчерергә кирәк дигән фикер сүздә калмады, эшкә керештеләр. Википедия башкортлаша башлады, аларның үзләренең зур бер берләшмәсе барлыкка килде. Кушымталар, интерактив уеннар, интернет аша телне өйрәнү, рус-башкорт, башкорт-рус интернет тәрҗемәчесе кулланышка кереп китте... Интернетка башкорт теле керә башлады.

— Сезнеңчә, интернетта иң уңышлы, нәтиҗәле тел проектлары нинди? Атый аласызмы?

Телне өйрәнәм диючеләргә төрлесе бар

— "Сәлам" онлайн тәрҗемәчесе, Башкортча Википедия. Менә болар — бик мөһим проектлар. Интернетта шулай ук балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә башкорт телен өйрәнүнең мобиль кушымталары барлыкка килде. "Сәлам", "СалямPRO", "Инофон", "Башворд" — менә болар белән башкорт телен язмача да өйрәнеп була, укып та истә калдырып була, уеннар белән бергә ясалган. "Деловой башкирский язык" дигән кушымта да барлыкка килде. Бусы инде рәсми эшлекле телгә өйрәтә, телне тирәнрәк үзләштерүчеләр өчен менә дигән кулланма. Балалар өчен "Iqбаш" интерактив уены белән башкорт телендә тирә-як мохитен өйрәнеп була. "Әлләсе" дигән кушымта да үзе телгә дә өйрәтә, уенарга да мөмкинлек бирә. Болар барысы да Android, iOS гаджетларына яраклаштырылган. Чынында телне өйрәнәм диючеләргә төрлесе бар. Кемгәдер 350 сүз дә җитә, кемдер әдәби телдә сөйләшергә тели икән — рәхим итегез, барысы да ясалды.

Башкорт башлыгы грантына "Яңа караш" дигән онлайн тел өйрәнү проекты да тормышка ашты.



Бу әле интернеттагы проектлар гына, башкалары да бар бит. Быел, мәсәлән, сәфәрче блогерлар арасында конкурс булды. "Республика" блог-тур дип аталды. Башкорстанның танылган урыннарында йөрдек, катнашучы сәфәрчеләр кайда барганнарын үз социаль челтәрләрендә күрсәтеп, шәрехләп барды. Алар видео, фотолар төшерәме, җанлы эфирларга чыгамы, пост, комментарлар язамы — барсы да башкорт телендә булырга тиеш. Бер яктан туган ягыбызны күрсәтү булды, икенче яктан таныту дәүләт телендә барды, интернет та башкорт телендәге мәгълүматка баеды. Безгә дә, катнашучыларга да кызык тәҗрибә булды. Бу эшкә 1 млн 300 мең сум акча тотылды.

Тел активистлары алмашына, яңалары килә — шунсы куандыра. Кемнедер үзебез эзләп табабыз, кемдер үзе безне эзләп килә. Яхшы проект икән, финанслау табыла.

— Шулай да башкорт теле кулланышы ни дәрәҗәдә? Кулланучылар кимиме? Менә бу проектлар аша туган телне өйрәнүчеләр саны күпме икәнен чамалап буламы?

Башкорт телен сайлаучылар кинәт кимеде дип әйтеп булмый

— Өздереп әйтә алмыйм, аннары әле күп вакыт та узмады бит. Мин Башкорт ата-әсәйләр комитеты белән аралашам, алар мәктәп, балалар бакчаларын күзәтеп тора, алар белән тыгыз эшли. Алар шулкадәр актив, үҗәт, башкорт телен туган тел буларак сайлауның мөһимлеген аңлату эшләрен алып бара. Шуңадыр да, башкорт телен сайлаучылар кинәт кимеде дип әйтеп булмый. Безнең фонд турыдан-туры мәктәпләр белән эшләми, әмма телнең кулланышы өчен шартлар тудырырга ярдәм итәбез. Кирәк икән, бакчаларны башкорт телендәге уеннар белән тәэмин итәргә тырышабыз. Уеннар бар бит ул. Мәсәлән, башкорт телен белмәүче ата-аналарда телне өйрәнү ихтияҗы туа, балалары белән бергә телне үзләштерергә телиләр икән, бу мәсьәләне уңай хәл итү юллары эзләнә башлый. Мондый сораулар туып тора, хәл ителеп тора дигәндәй.

— Алайса болай сорыйм: шәһәр шартларында башкорт теленең хәле ничегрәк? Кайда кулланыла ул? Аны шәһәр теле дип әйтеп буламы?

— Урыслашу яный, әмма бу процессны киметү өчен дәүләтне гаепле калдырып булмый. Ата-аналарга бәйле мәсьәлә бу. Шәһәрдә туып-үскән буынны алабыз икән, алар авылга әби-бабай янына кайтып йөрми, тормышлары Уфада уза, менә шул кешеләрнең балалары башкортча сөйләшә. Гаиләдә башкортча аралашалар, балаларын башкорт бакчаларына бирәләр, башкорт мәктәбен сайлыйлар, балаларын башкорт телендәге түгәрәкләргә йөртәләр, үзләре кебек милли җанлы гаиләләр белән аралашалар. Болар — тамырларына ихтирам белән караучылар, киләчәк турында уйлаучылар. Нәтиҗәдә балаларда тел югалмый, гореф-гадәтләр өзелми. Әмма шул ук вакытта авыллардан шәһәргә күчеп килүчеләр бар, алар максатчанмы, уйламыйчамы балаларын тел мохитеннән аерып чыгара. Урысча белү дә җитә дигән фикерләү бар. Хикмәт! Авылдан килүчеләр урыс телен сайлый. Ягъни тегеләре дә, болары да бар.

Тел яшәсен өчен үзебезгә дә селкенергә кирәк

Урыслашалармы дигәннән, бу очракта яшьләргә карарга кирәк. Мин кибет, почта, кафе, җәмәгать транспортындагы яшьләрне күзәтергә яратам: алар башкортча исәнләшә, үзара башкортча сөйләшә, кирәген сорый. Урыс теленнән башкортчага бик тиз күчәләр, киресенчә дә шулай. Ниндидер бер иркенлек бар. Алар оялу, комплекслардан арынган. Үзара туган телдә аралашу гадәти норма санала, тел урамда җиңел куллана. Болар — студентлар, яшьләр. Ныклы рухлы булуларына исем китә, куанам. Бу — милли үзаң мәсьәләсе. Өлкәннәргә үрнәк. Тел яшәсен өчен үзебезгә дә селкенергә кирәк. Менә яшьләрдә моны аңлау бар.

Уфада башкорт теле шәһәр теле дип әйтеп булмыйдыр, монда төрле милләтләр яши. Ә менә Сибай, Баймак шәһәрләрендә ул кулланышта. Анда чын башкорт мохите.

— Шәһәр шартларында телне саклауның төп ысуллары нинди? Үз тәҗрибәгездән ниләр киңәш итәсез?

— Өйдә дә, җәмәгать урыннарында да туган телдә сөйләшү. Бу — беренче шарт. Оялырга кирәкми. Мөмкин кадәр тел мохитен булдыру максатын куеп эш итәсе. Туган телдә сөйләшүче кешеләр белән дуслашу, аралашу кирәк. Өйдә, машинада фон буларак туган телдә тапшыру, җырларны, милли телевидениене кабызып кую, аудиокитаплар тыңлау да булыша. Мөмкин кадәр туган телдәге тамашаларга йөрү файдалы. Бу да әлеге дә баягы үз мохитеңне булдыру. Социаль челтәрләрдә барыбыз да утырабыз, карыйбыз, язабыз, анда да туган телдә сөйләшү, язышу кирәк. Башкорт хәрефләрен урнаштырып, туган телдә язышу, ватсап аша туганнар белән булса да туган телдә аралашсак, бу да бит тел үсешенә инвестиция.

— Хәзер бит халык практик, тел көндәлек тормышта кирәкмәсә, аны өйрәнергә этәрү бик авыр. Шәһәрдә, чыннан да, урыс теле белән яшәп була...

— Мин телгә прагматик карашны кабул итеп бетермим. Аны акча, керем, файда төшенчәләре белән бергә карау дөрес түгел. Кешенең рухи тормышы да бар бит. Кирәк булса гына өйрәнәбез дип уйлыйлар. Кайда кирәк ул башкорт теле, диләр. Алай икән, башкорт теле — дәүләт теле, дәүләт, муниципаль оешмаларда эшлисе килә икән кешенең, телне белү мөһим. Анда бит кешеләр белән эшләргә туры килә, телсез элемтә урнаштыру авыр. Телне камил белгәндә эшнең уңай нәтиҗәсе була.

Ике телне белгән кешенең баш мие ныграк эшли. Төрки телләрне үзләштерү бик җиңел. Быел Азәрбайҗанда булдым. Бер атна эчендә телләренә төшендем, алар белән аралаша башладым.

— Башкорт теле көненең әһәмияте нинди? Нәтиҗәсе бармы?

— Кирәк ул көн. Ул элегрәк тә Мифтахетдин Акмулла көнендә уздырыла иде, өч ел элек рәсмиләштерелде. Бу — игътибар дигән сүз. Тел активистлары белән моңа кадәр тыгыз эшләү юк иде бит, хәзер махсус көне дә булгач, бу ничектер кешеләрне дәртләндерде. Кешеләр үзләренекен тәкъдим итә, дәүләттән дә эшләүне таләп итә.

Җитешсезлекләр бар ул, сүз дә юк. Дәүләт эше фәкать башкорт телендә алып барыла дип әйтеп булмый, әмма соңгы елларда дәүләт эшлеклеләре арасында көндәлек эштә башкорт теленә өстенлек бирүчеләр барлыкка килде. Башкортстан мәгариф минситрлыгында милли мәгариф бүлеге идарәгә әйләнде, аның эшчәнлеге киңәйде, вәкаләтләре дә артты. Бу да бит күрсәткеч. Яңа дәреслекләр чыгару дәвам итә. Менә бу юнәлеш көчәйде. Әйе, алар федераль дәреслекләр исемлегенә кермәгән, әмма эзләнү, эшләү тукталмады. Башкорт теленең методикалары төрле булсын, алар күп булган саен яхшы, кешедә сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Кемгәдер бер методика ошый, кемгәдер башкасы күңелгә ята. Сайласын һәм өйрәнсен генә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG