Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Киньябулатов: "Өлкәннәр безгә татар-башкорт низагын калдырды"


Илдар Киньябулатов

V Бөтендөнья башкорт корылтаенда чыккан низаг тулаем башкорт халкына тискәре йогынты ясады, дип саный IT белгеч Илдар Киньябулатов. Хакимият иҗтимагый хәрәкәтне ишетми, ә милли хәрәкәт хакимият белән уртак тел таба алмый. Азатлык аның корылтайдан китү сәбәпләре, башкорт теле язмышы турында сөйләште.

​Илдар Киньябулатов иң акыллы һәм алдынгы башкорт дип санала. Аны социаль челтәрләрдә шулай дип телгә алалар. Ул беренчеләрдән булып башкорт телле клавиатура булдырды, башкорт теле өчен компьютер програмнары ясады, башкорт телен дигитал форматка күчерү эше белән шөгыльләнә. Мәскәүдә яхшы эш урынын калдырып ул Уфага тел мохитен эзләп кайтты, иҗтимагый эшкә чумды. Бөтендөнья башкорт корылтаенда башкорт телен үстерү бүлегендә эшләде, әмма җитәкчелек алмашынгач, ул аннан китеп барды. Нәрсәдә килешә алмадылар, башкорт корылтаенда чыккан низаг үсешкә нинди йогынты ясый, башкортларга нәрсә куркыныч – урыслашумы, әллә татарлашумы, башкорт теле өчен кем җаваплы – гаиләме, дәүләтме дигән мәсьәләләр турында Азатлык Илдар Киньябулатов белән әңгәмә корды.

— Илдар, Сез Мәскәүдән махсус кайттыгыз, Дөнья башкорт корылтаена эшкә урнаштыгыз, ярты ел үтүгә инде китүегезне белдердегез. Сәбәбләре нинди?

— Корылтай узды, зур чара ул, әмма ул гауга кубуы белән истә калачак. Мин – гап-гади "айтишник", тормыш ыгы-зыгыларыннан ерак торам, тынычлыкта эшләргә күнеккәнмен. Сәясәткә катнашканым булмады, әле дә теләк юк. Корылтай темасы сәясиләштерелде. Корылтай эшенә түгел, ә аның гаугасына игътибар иттеләр, хаталарга басым ясалды. Бу атмосферада башкача эшләргә теләмәдем. Шул гына.

Корылтайга килеп мөмкинлекләр артыр дип уйладым

Чынлап та, Мәскәүдән корылтайда эшләргә, башкорт теле проектларын тормышка ашырырмын дип кайттым. Анда башкорт телен саклау һәм үстерү буенча проектлар шактый. Ул проектларның бер өлешен башкара да башлаган идек. Дөресен әйткәндә, нәтиҗәле эшләү булмады, мин – максималист, эшнең прогрессын тиз күрәсем килә. Корылтайга килеп мөмкинлекләр артыр дип уйладым, кайбер проектларны дәүләт грантларына бирдек. Ләкин җайлы гына килеп чыкмады. Канәгать түгелмен. Хәзер эшләрне үз көчебез белән дәвам итәрбез дип уйлыйм. Һәрхәлдә башкорт телен дигитал форматка күчерү проектларына күңелем суынмады, эшемне дәвам итәчәкмен.

— Сүз нинди проектлар турында бара һәм дәүләт ахыр чиктә акча бирмәде булып чыгамы?

— Безнең берләшмәнең берничә проекты бар иде, мәсәлән, китаплар проекты. Интернетта башкорт телендә әдәбият табып булмый, әдәби әсәрләрне уку, тыңлау мөмкинлеген тудырасы иде. Бай мирасның бер өлешен инде сканландык, аны урнаштыру калды. Корылтай исеменнән машина тәрҗемә итү системын булдыру, Яндекс, Google тәрҗемәчеләренә башкорт телен кертү проекты да мөһим дип саныйм, әмма ул конкурстан узмады.

Башкорт балалары өчен җитештерелгән барлык башкорт проектларын бер урынга урнаштырып портал булдыру проекты белән грант оттык. Дәүләттән 3 млн 400 мең сум күчте. Бу – республика башлыгы гранты.

Берсен дә гаепләмим. Бер яхшы проект узды, шуны эшлисе бар. Кызганыч, Башкортстанда беренче тапкыр республика дәүләт һәм башка халыкларның телләр үсеше програмы кабул ителде, әмма миңа, айтишникка, андагы проектлар күңелгә ятмады. Татарстанда семиотика институты бар, ә бездә Тарих һәм әдәбият институтында бер лаборатория гына эшли. Дигитал форматка күчерү эшләре програмда бар, әмма аз, аннары ул лабораториянең мөмкинлекләре чикле, белгечләре аз. Үземнең тәкъдимнәремне яздым, әмма кирәксенмәделәр, алар барысы да төшеп калды. Моңа кадәр акча булса, сабантуй, җыр-биюгә китә иде. Фикер йөртү үзгәрер дип өметләнәм, мөһим кешеләргә, проектларны финанслау башлансын иде.

Татар теле белән чагыштырганда без артта калышабыз

Алдан ук әйтәм, корылтай мине куып чыгармады, басым ясалмады. Калырга сорадылар, үгетләделәр. Без эшләгән эшнең тоткарланып калу курныкыч бар, минем тәҗрибәм дә бар бит. Үземнең үсүемне телим, дөнья технлогияләре үсешеннән читтә каласым килмәде, шуңа киттем.

— Сез башкорт корылтае сәясиләште дидегез, әмма ул элек тә сәяси мәйдан уртасында иде. Корылтайга моны белми килдегезме?

— Дөресрәге, гауга күңелемне кайтарды. Корылтайның төп фунукцияселәрнең берсе – иҗтимагый-сәяси кырда эшләү. Үзем әзер түгелмен. Гаугалар эшкә берничек тә ярдәм итми. Яшь такым өчен бу уңайсызлыклар тудырды. Бу – минем карар. Мин хәзер үз проектларымны тормышка ашарырга тырышам. Русиядә тел мәсьәләсен гел сәясиләштерәләр, моны гел сәяси яссылыкта карау да дөрес түгел дип саныйм.

— Корылтай делегатларның, шул исәптән Фаил Алчыновны, Элмир Мөхәммәтҗановның тоткарлануына фикерегез нинди?

Кешеләр корылтайның гаугасын гына истә калдырды

Мин аның ни өчен шулай килеп чыгуын да аңламый калдым. Ямьсез күренеш булды, сүз дә юк. Активистлар да киеренке вазгыятьне тудыруга сәбәпче булды, икенчедән, аларга сүз бирмәүне дә гаделсез дип саныйм. Тоткарлаулар ник кирәк иде? Мин боларны барысын да соңыннан видеоязмада гына карадым. Сүз бирәбез диделәр, ә чынында тоткарлап, кулларын борып алып киттеләр. Ахыр чиктә кешеләр корылтайның шушы якларын гына күрде, истә калдырды, ә күпме мөһим сораулар, фикерләшерлек проблемнар читтә калды. Резолюциядә шулкадәр мөһим файдалы фикерләр язылган иде, аны кемдә булса укып карадымы икән?

Корылтайда яшьләр канаты барлыкка килде, даими рәвештә эшләргә теләкләре бар. Менә моңа игътибар итү булмады, низаг күләгәсендә калды.

— Социаль челтәрләрдә "Башкорт" хәрәкәте лидеры Фаил Алчыновны кулга алуда Башкортстан башлыгы аппаратында эшләүче Азат Бадрановны гаепләделәр, чит илләрдән килергә тиешле, әмма ахыр чиктә исемлектән төшеп калган кешеләрнең корылтайда катнаша алмауда аның кулы уйнаган дигән фикерләр дә ишетелде. Сез бу хакта ни әйтә аласыз?

Азатны күптән беләм, яшьләр өчен икебез форум уздырдык, анда мәгариф темасы күтәрелгән иде. Мин аны алдынгы карашлы җәмәгать эшелеклесе, файдалы эшләр башкарган кеше дип саныйм. Мәскәүдә укыган яшьләргә аның ярдәме күп тиде. Хәзер ул – түрә. Корылтай вакытында күңелсез хәлләр булды. Егетләр дә арттырып җибәрде бугай. Бөтенесе бер-берсе белән көрәшә кебек хис кала. Башкортларга кызу канлылык та хас, әмма без күп түгел, төркемнәрнең бер-берсенә көрәшүе бер дә файдага түгел.

— Илдар, тел мәсьәләсен сәясиләштерү бара дидегез. Әмма бу җәмәгатьчелек тарафыннан түгел, федераль үзәктән бара. Дәүләт телләре, шул исәптән башкорт теле милли республикадарда гариза нигезендә генә укытыла башлады, дәресләр саны кимеде, башкорт теле укытучылары да урыс теле, география укытуга кереште. Кешеләр урамга чыгарга, бу проблемны даими күтәреп торырга мәҗбүр ителде.

Телне гариза язып уку кешеләрдә үпкә, ачуны гына кабартты

Бар андый хәл, инкарь итмим. Минемчә, тел темасы гаиләгә, мәгариф министрлыгына кагыла. Хакимият белән җәмәгатьчелек арасында аңлашу юк. Хакимият ягыннан да хаталар ясалды, җәмәгатьчелек тә артык сәясәткә кереп китте. Бер яктан халык борчыла, башкорт теле дәүләт теле буларак укытылырга тиеш дип саный, аларның урамга чыгып фикерен белдерергә хокукы бар. Хакимият моны кабул итәргә тиеш дип уйлыйм. Үзгәреш кирәк иде, дәүләт һәм туган телләр төшенчәләрен аеру дөрес булды дип саныйм. Тик эшне гариза яздыртуга кору кешеләрдә үпкә, ачуны гына кабартты. Форматы уңышсыз булды, кешеләр кабул итмәде. Дәүләт халыкны ишетергә, халыкка да хакимият белән уртак фикер табу кирәк.

— Корылтай вакытында Радий Хәбиров та тел турында сөйләгәндә гаилә дип күп тапкыр кабатлады, телне модалы ясыйк диде. Дәүләт телне саклауда җаваплылыкны үзеннән шома гына шудыра түгелме?

— Аның күпчелек тезислары белән килешәм, телгә мәхәббәт гаиләдә формалаша. Ике яшьлек улым Иделханга да шуны сеңдерәсем килә. Һәр кешегә үз халкыңның рухи-мәдәни кыйммәтләре мөһим булуы өчен нигезне балачактан салырга кирәк. Башкорт, татар, чуаш, мари телләре дә урыс, инглиз, француз телләре кебек тулы канлы телләр. Аларның гамәлдә, кулланышта булуын күрергә телибез. Медицина, IT технология, төзелеш, бизнес, спорт һәм башка тармакларда ул яшәргә тиеш. Юк икән, кешеләр телнең кирәксез икәненә, перспективасыз булуына тиз төшенә. Ник аны өйрәнеп яки өйрәтеп азапланам соң әле дия дә кул селти. Балалар өчен планшетта туган телдә уеннар булмаса, аны кызыксындыру бик авырга туры килә. Телибезме, теләмибезме без инертнет, югары технологияләр заманында яшибез, барысы да безнең тормышка үтеп керде.

— Яшьләр арасында башкорт теле нинди дәрәҗәдә кулланыла? Аңа мөнәсәбәт нинди? Мәскәүдән Уфага кайтып нинди нәтиҗәләр ясый аласыз?

Билгеле, өлкәннәр туган телдә күбрәк сөйләшә. Яшьләргә килгәндә, кемдер куллана, кемдер юк. Соңгыларының саны күбрәк. Уфадагы башкорт балалар бакчалары саны да кими, чынында алардагы тәрбия дә урыс телендә бара. Әмма кешеләрдә туган телгә кызыксыну бар, аларның яңадан өйрәнү теләге туганын күзәтәм. 2013 елга кадәр мин башкортча сөйләшмәдем. Стәрлетамакның урыс мәктәбендә укыдым, дуслар белән дә урысча аралашып үстек. Әтием энемә планшет бүләк итте, тикшереп карады да, башкорт телендә язышып булмый икән диде. Бу сүзләр минем күңелемә керем калды, берничә көннән соң аны булдырып та куйдыйм. Башкорт телендә беренче клавиатура барлыкка килгәч, миңа төрле кешеләр яза башлады, журналистлар туган телдә комментар бирүне сорый балшлады. Ә мин белмим, оят хисе били башлады. Ничек тә булса үзләштерергә, мохит булмаса да, телне камилләштерергә дигән максат куйдым. Кешеләр белән даими сөйләшеп шомардым.

Уфада башкорт белән татарны кушсаң, урыслардан күбрәк булабыз. Әмма урамда сөйләм теле урысча

Яшьләр, әйткәнемчә, төрле. Соңгы елларда башкортларның шәһәрләшүе күзәтелә. Салаларда эш юк, гаиләләр шәһәргә чыгып китү ягын карый. Мәсәлән, Уфага киләләр, ә башкорт теле юк. Шәһәрдә татарлар шактый, башкортлар да җитәрлек. Ягъни, икесен кушсак, без урыслардан күбрәк булып чыгабыз. Әмма урамга чыксаң, сөйләм теле урысча. Ни өчен шулай – белмим. Туган телдә аралашу мәдәнияте юк. Кечерәк шәһәрләргә барсаң, вазгыять башкача, Ишембайда башкортлар башкортча, татарлар үз туган телләрендә аралаша.

Татар теле белән чагыштырганда без артта калышабыз, мәсәлән, машина тәрҗемә системы юк. Башкорт телен үзаллы өйрәнү кушымталары юк. Укытуның яңа ысуллары кирәк. Гомумән башкорт телендә сайтлар, сервисларның күләме дә аз, сыйфаты да начар. Шулай да социаль челтәрләрдә азмы-күпме туган телдә аралашалар, башкорт телле Википедия начар түгел. Башкорт телендә заманча медиа эшләвен телим, башкорт музыкасы тармагы да аксый.​ Башкорт телен интернетта арттыру кирәк. Башкорт телендә блогерларның эшләве дә зур этергеч булыр иде.

Яшьләр белән очрашу вакытында
Яшьләр белән очрашу вакытында

— Корылтайда башкорт яшьләре канаты барлыкка килде. Сезнең китүегез белән яшьләр таралмасмы? Дөнья татар яшьләре форумы белән элемтәләр булдыру максаты бармы?

Корылтайда җитәкчелек алышынды, әлегә аларга эшләрен җайга салырга кирәк булачак. Яшьләр тармагы сүнмәс дип ышанам, аларның эшчәнлегенә ихтыяҗ бар. Татар форумының эш форматы миңа ошый, аларны күзәтәм, аерым кешеләре белән аралашам. Яңа яшь буын кешеләре аралашырга тиеш. Безнең максат, мәнфәгатьләр бер. Читләшергә ярамый. Без барыбыз да бердәмлек турында сөйләшәбез.

Башкорт белән татар арасында кычкырып әйтелмәгән үпкә бар

Нәрсә яшереп торасы: башкорт белән татар арасында кычкырып әйтелмәгән үпкә бар. Әмма бу өлкән буыннан безгә калган "мирас". Бик кирәкмәгән йөк ул безнең өчен. Әмма яшьләр үзара тиз аңлаша, шәһәрдә туып-үскән башкорт-татарда гомумән үзара бернинди дә каршылык юк. Дөрес, ерак авылдан чыккан яшьләрдә татарга карата тискәре караш сизгәнем бар, әмма аралашкач, аңлаткач алар да ризалаша. Минем үскән шәһәрдә татар һәм башкорт бер-берсен аермый, бергә үстек. Башкорт белән татар телләре арасында аерманы аңламый идем дә.

Вазгыять үзгәрде. Глобальләшү безгә дә, татарга да яный. Мәдәниятне саклап калу бик авыр. Җәмгыятьтнең бер өлеше мондый фикерне кабул итмәс, әмма сакланып калырга телибез икән, йотылып калырга теләмәсәк, бергә атларга туры киләчәк.

— Башкортка нәрсә яный: татарлашумы, урыслашумы? Кайсысы яманрак?

Иң куркынычы – наданлык, аннары икътисадның үсеше булмавы. Кешеләрнең кесәсендә акча юк, халык авыр яши чынында. Бу вазгыятьтә каршылык эзләү, бер-берсеңә гаеп тагу – кирәкмәгән эш. Башкортстанда артта калган районнар бар. Халык татар-башкорт мәсьәләсен өскә чыгарудан бигрәк, ник авылыбызда юллар юк, ник хастаханә ябылды, ни өчен хезмәт хаклары түбән, салымнар кайда китә дигән сораулар куярга тиеш. Безнең халыкларга хас булган рухи байлыктан баш тарту күренеше бар. Кешеләрнең тамырыннан аерылу шул перспектива күренмәүдән тора. Кеше капиталын арттыру мөһим, тормыш шартларын яхшырту кирәк.

Илдар Кинҗәбулатов хатыны Рузилә, улы Иделхан белән
Илдар Кинҗәбулатов хатыны Рузилә, улы Иделхан белән

— Илдар, Уфага кайтуыгызга үкенмисезме?

– Үкенмим. Әлбәттә, Мәскәүдә IT өлкәсендә эшләп акчаны күп эшләдем, Уфада алган хезмәт хакымны әйтеп тә тормыйм. Корылтай – иҗтимагый оешма, мин аны белеп кайттым. Хатыным да, әти-әнием дә кайтумны башта хупламады, хәзер исә алар минем төп терәк. Хатыным Рузилә дә берничә башкорт проектын алып бара.

Өстенлекләре нинди? Иҗтимагый оешмада ярты ел дәвамында булса да эшләвем бай тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде. Бюрократиянең ни икәнен эченнән үк күрдем, аңладым, хакмимият белән ничек аралашырга икәнен өйрәндем. 100 процент саф башкорт коллективта эшли алганыма сөенәм, миңа бик рәхәт иде. Уфадагы кешеләр күңелемә күпкә якын. Азмы-күпме биредә туган телле мохитне табып була. Балам әби-бабай белән аралашып үсә, анысы да мөһим.

фикерләр (38)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG