Accessibility links

"ВКонтакте" башкортчалаштырылды


"ВКонтакте"да "Балалар өчен башкортча әсәрләр" төркеменең беренче бите
"ВКонтакте"да "Балалар өчен башкортча әсәрләр" төркеменең беренче бите

Башкорт теле өчен җан атучылар "ВКонтакте" челтәрен башкорт теленә тәрҗемәне төгәлләде. Озакламый ул киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе, башкортча Википедияне эшләүчеләр төркеме әгъзасы Гүзәл Ситдыйкова сүзләренчә, “ВКонтакте”ны башкортчалаштыру башкорт телен куллануга этәргеч ясаячак. Бу эшкә алынганнар башкорт теленең кулланыштан чыгып баручы телләр исемлегендә булу белән ризалашмый. ЮНЕСКО хисабына күрә, ул дөньяда югала барган телләр арасына кертелгән иде.

– Гүзәл ханым, башкортча “ВКонтакте" кайчан киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк соң?

– Башкортчага күчереп бетерсәк тә “ВКонтакте”да яңа төшенчәләр өстәлә тора. Бүген генә кырыклап яңа төшенчә куйганнар, аларны да хәзер тиз генә башкортчага тәрҗемә итү кирәк. Без бу көннәрдә, тәрҗемә өлкәсендә тәҗрибәсе булган биш кеше белән, моңа кадәр тәрҗемә ителгән зур хезмәтебезне мөхәррирләү эше белән мәшгуль. Ул озакка сузылмас һәм тәмамлануга ук киң кулланылышка тәкъдим итәрбез дип торабыз. Без бу эшкә җәй башында тотындык һәм өч ай эчендә җәмәгать башлангычында гына булса да ун меңләп төшенчәне тәрҗемә иттек. Кайбер көннәрдә бирелеп китеп төнге өчкә кадәр дә утырырга туры килде.

Тәрҗемә иткәндә үзебезнең башкорт теле байлыгын кулландык, кулга инглиз теле, төрки телләрнең сүзлекләрен дә алырга туры килде, хәтта Европа телләреннән чех, словак һәм беларус телләре сүзлекләренә дә күз салдым. Аларда ничек икән дип карадым, чөнки ниндидер бер өлеше килеп җитми дә куя. Башка телләрне ачып караганда теге йә бу төшенчәне башкорт телендә нинди сүз белән бирергә мөмкин икәнлеге яхшырак аңлашыла.

– Бу эшкә чын күңелдән башкорт телен ихтирам итүчеләр алынган дип аңладык. Кем теләге белән тормышка аша башлаган проект бу?

– Түбән Варта каласында яшәүче милләтсөяр башкорт егете Салават Әбсәләмов бу эшне башлап җибәргән булган, шуннан бу эш тукталып торган. Аннан соң Мәскәүдә эшләгән тагын бер башкорт егете, ул компьютер технологияләре өлкәсендә яхшы белгеч буларак бәяләнә, Илдар Кинйәбулатов бу эшне тернәкләндереп җибәрде. Аны "ВКонтакте"ны татарчага тәрҗемә иткән татар егетләре дә яхшы белә. Алар үзара киңәшләшеп тә торалар дип беләм.

Гүзәл Ситдыйкова
Гүзәл Ситдыйкова
Инде минем бу проектка кушылуыма килгәндә, журналист Флүрә Солтанова чакырды. Ул күп кенә кешеләрне бу эшкә әйдәүче дә. Без бу эшне күмәкләшеп эшләдек һәм аны чын күңелдән яратып башкарылган халык проекты дип әйтергә була. Халкыбызга файда китерик, минем яшьтәгеләр исә гомеребез заяга узмасын, дип тотындык. Арабызда язучылар, телчеләр, укытучылар һәм тел белеме белән бәйләнештә булмаган башка һөнәр ияләре дә бар.

Бу эшне башкару төркеменә 30-40-лап кеше язылган иде, әмма барсы да керешеп китте дип әйтеп булмый. Бәлки, тотынып караганнардыр да, теш үтмәстәй әйбер икән дип куйганнардыр. Төптән җигелеп эшләүчеләр 10-15-ләп булдык.

– Компьютер теле җиңел түгел. Тәрҗемәдә соңгы сүзне кем әйтә иде? Бәхәсләшеп киткән вакытларыгыз да булгалагандыр?

– Яшь буын белән өлкән буын арасында, аннан соң, телчеләр белән технологияләрне белүче, интернетта яхшы йөзүче егетләр арасында бәхәсләр туып торды. Соңгы сүзне Илдар җитәкчелегендәге компьютер белгечләре әйтә иде.

Без һәр гыйбарә башкорт телендә табигый яңгырасын, телебезнең мөмкинлекләре күренсен дип тырыштык. ЮНЕСКО башкорт телен кулланыштан төшеп кала баручы телләр исемлегенә кертеп куйдылар. Без телебезнең төшеп кала торган тел түгеллеген, заман белән бергә атлый торган тел икәнлеген күрсәтергә тырышабыз. Башкорт телен интернет киңлекләренә чыгарабыз икән, катлаулы технологик төшенчәләрне башкорт теленә тәрҗемә итәбез икән – башкорт теленең төшеп калмаучы, ә заман белән бергә атлаучы тел икәнлеген дәлиллисебез килә. Интернет киңлекләренә чыга икән, димәк ул бетә торган тел булмый Иншаллаһ.

– "ВКонтакте"ны башкортчалаштыру бер әйбер, икенче ягы да бар аңа кулланучыларны җәлеп итү. Хәзер әллә кайдагы авылларда да күп халык интерннетта "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" сайтларында утыра. Бу башкортча "ВКонтакте"ны халыкка таныту, куллансыннар өчен ниндирәк чаралар планлаштырасыз?

– Тәрҗемә эшләре барганда да берничә тапкыр газетларда чыгышлар ясадык. "Башкортостан" газетында да зур мәкалә басылды. "Юлдаш" радиосында да туры эфирда үзебезнең эшебез турында сөйләдек. Халык арасында да аңлату эшләре алып барабыз.

Без "опрос" дигән төшенчәне башкортча "сораулама" дип алырга булдык. Халык арасында сораулама үткәрдек. Яшьләр арасында җавап биргәннәрдән бер генә кеше "миңа кайсы телдә булса да барыбер" дип җавап бирде. Яшьләр "Бәйләнештә"нең башкорт телендә булуын хуплый. Шулай ук чит өлкәләрдә яшәгән милләттәшләр дә эшебезне хуплый.

Без "ВКонтакте"да "ВК" башкорт телендә" дигән төркем дә булдырдык. Аңа чит төбәкләрдәге милләттәшләр дә кушыла. Тәрҗемәгә карата фикер дә калдырырга мөмкин. Анда бу сәхифәне ничек итеп күрергә теләүләре турында да язарга мөмкин. Без җәмәгать белән сөйләшеп, киңәшләшеп эш алып барабыз.

"Бәйләнештә" челтәрен яшьләр хәзер бигрәк тә күп куллана, мин бу ягына игътибар иттем. Хәзер башкортча шулкадәр күп төркемнәр барлыкка килде, мин белгәннәре генә дә 200-дән артты.

"Башкорт хатын-кызы" төркеме
"Башкорт хатын-кызы" төркеме
Элегрәк үз битенә башкортча язучылар бик сирәк иде, кеше тартына идеме, ничектер үз фикерләрен русча белдерү ягын карый иде. Саф башкортча сөйләшеп йөргән танышларым арасында да башкортча язышу юк иде. Инде хәзер күпләр үз битендә башкортча яза башлады. Хәзер шул ягына игътибар иттем – башкортча теләп яза, башкорт төркемнәренең сылтамаларын да бирә башладылар.

Бу төркемнәр халыкның күңеленнән чыккан оешмалар бит. Ул бит мәҗбүри эшләнгән әйбер түгел. Үзләренә ошаган тема, ниндидер юнәлеш буенча яшьләр өчен дә, һөнәри төрле төркемнәр ачулары күңелне сөендерә. Бу төркемнәрне хәзерге газет-журналларга көндәшләр дип саныйм.

Мин "Башкорт хатын-кызы" дигән төркем ачкан идем, аны файдаланучыларның саны алты меңнән артты. Гомумән алганда, минем биш төркемемдә 20 меңгә якын кеше бар. Безнең төркемнәрне район газеты тиражы дип әйтергә була.

Төрле төркемнәрне дә күзәтеп барам. Яшьләр ачкан төркемнәрдә ипле, мәгънәле булмаганнары да бар. Аларның идарәчеләре белән бәйләнешкә кереп үз фикерләремне дә белдерәм. Күпләр тыңлый, ә кайберәүләр тыңламый. Өлкәнрәк, ялдагы, төпле фикерле кешеләрнең интернетка кушылып, күзәтеп торуларын да теләр идем. Интернет дөньясында олылар күзе дә кирәк. Балалар интернетта теләсә-нәрсә укый, күрә дип куркып утырганчы, балалар өчен махсус төркемнәр булдырсак яхшы булыр иде, дип уйлыйм.

Үзем "Балалар өчен башкортча әсәрләр" дигән төркем алып барам. Аны кулланучылар дүрт меңнән артык. Анда татар телендәге җансүрәтләрне дә (җанлы сүрәтләр - мультфильмнар) файдаланам. Балалар аларны эзли. Туган телендә җансүрәт караган балада туган теленә мәхәббәт уяна.
XS
SM
MD
LG