Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада мәхкәмә авыру активист Рөстәм Мөлековны җәзадан азат итү үтенечен кире какты


Рөстәм Мөлеков, архив фотосы
Рөстәм Мөлеков, архив фотосы

Ул һаман да УФСИН карамагындагы хастаханәдә ята.

Бүген, 18 декабрьдә, Уфаның Ленин район мәхкәмәсе хөкем ителгән активист Рөстәм Мөлековны авыр авыруы сәбәпле җәзасын үтәүдән азат итүдән баш тартты. Бу хакта активистның адвокаты Радик Латыйпов хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, 13 ноябрьдә адвокат Ленин район мәхкәмәсенә Мөлековны җәзаны үтәүдән кичекмәстән азат итү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Мөлековның хәле авыр булу сәбәпле ул мөрәҗәгатьне шундук карарга сорады.

Беренче утырыш Ленин район мәхкәмәсендә 1 декабрьдә узды. Утырышны хөкемдар Оксана Илалова алып барды.

— Прокурор ул вакытта утырышны кичектерергә сорады, — ди Радик Латыйпов. — Ул ни өчен Мөлековның хәлен өч кенә табиб раслаган, алар бишәү булырга тиеш дигән дәгъва белдерде. Гәрчә хастаханәнең баш табибы эчке регламент нигезендә комиссиядә кимендә өч табиб булырга тиеш дип аңлатса да. Мин Мөлековның изоляциядәге һәр көне аның хәлен авырлата һәм үлем куркынычын арттыра дип белдердем. Әмма мәхкәмә прокурорны тыңлап утырышны 18 декабрьгә кичектерде.

Адвокат сүзләренчә, бүгенге утырышта прокуратура вәкиле Акбашев Мөлековны азат итүгә каршы яңа дәгъвалар китергән.

— Прокурор белдерүенчә, Мөлековның авыруы дәвамлы, күптәнге (2017 елдан бирле килә), сак астында тоту вакытында барлыкка килмәгән, шуңа күрә сәбәп буларак карала алмый. Прокурор шулай ук УФСИНның Мөлековны кирәкле медицина процедураларына чыгарырга бар мөмкинлекләре дә бар дип өстәде, — ди адвокат Латыйпов. — Һәм минем үтенечемне хастаханә җитәкчелеге дә, СИЗО-1 администрациясе дә хуплауга карамастан, хөкемдар безнең үтенечне кире какты.

Адвокат прокуратура дәгъваларын — "аңлаешсыз", ә мәхкәмә карарын -—нигезсез дип саный. Ул шулай ук мәхкәмә карарын шикаять итүне соңрак кабул итәчәген әйтте.

Рөстәм Мулюков хәзер Башкортостан УФСИНы хастаханәсендә ята, аны 7 ноябрьдә мәхкәмә залында сак астына алганнан соң шунда урнаштырганнар. Атнага өч тапкыр аны конвой белән гемодиализ уздыру өчен махсус хастаханәгә китерәләр.

  • Рөстәм Мөлеков — I төркем инвалид, атнасына өч тапкыр аңа гемодиализ процедурасын узарга кирәк.
  • 2021 елның көзендә Рөстәм Мөлековка һәм Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага җинаять эше ачылды.
  • 2023 елның 14 июнендә Киров районы мәхкәмәсе Рөстәм Мөлековны РФ Җинаять кодексының 282.1 маддәсе 2 өлеше ("Экстремистик оешмада катнашу") нигезендә гаепле дип таныды һәм 2,5 елга аны гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG