Европа берлеге Русиягә каршы чикләүләрнең 12нче җыелмасын кабул итте. Анда нигездә алмаз импортын тыю күздә тотыла. Шулай ук санкцияләр 61 кеше һәм 86 ширкәткә салынган. Алар арасында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та бар. Брүсселдә аның Украинага каршы сугышны хуплавын, аңа ярдәм итүен искәртәләр.
Хәбировны чикләүләр исемлегенә кертүләренә аңлатмаларда язылганча, ул Украинадан басып алынган төбәкләргә беренче булып барган губернаторларның берсе.
Башкортстанда сугышка җибәрү өчен "ихтыярилардан" батальоннар төзелүе һәм фетнәчел Луһанскиның Башкортстан карамагындагы Хрустальный (Красный Луч) шәһәрендә логистика келәте ясау да телгә алына.
Европа берлеге чикләүләренә республиканың "Башкорт электрон-телекоммуникацион берләшмәсе" (БЭТО) һәм "Күмертау авиация җитештерү ширкәте" (КумАПП) оешмалары да эләккән. Күмертау оешмасы хәрби боралаклар җитештерә, алар Русия өчен стратегик әһәмияткә ия, ә БЭТО телекоммуникацион системнар, шул исәптән радиоалгычлар ясый, аларны Русия кораллы көчләре куллана, дип искәртелә.
Европа берлегенең чикләүләренә "ТАИФ"ның "Сибур" йотмый калган мөлкәте белән идарә итүче "ТАИФ" оешмасы мөдирләр шурасы рәисе Рөстәм Сүлтиев һәм аның хатыны Лидия Сүлтиева, Казан боралак заводы, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, элегрәк АКШ санкцияләренә эләккән Алабуганың "Альбатрос" оешмасы да кергән.
- Узган ел 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.
- Европа берлеге Русиягә каршы 11нче санкцияләр җыелмасын быел җәй керткән иде. 11нче җыелмада Русиягә кертелгән чикләүләрне урап узу белән көрәш механизмнары бар. Бу – өченче илләргә каршы чикләүләр кертергә мөмкинлек бирә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум