Саклану министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаган чакта Владимир Путин Русия Европа һәм НАТО белән сугышырга җыенмый, дип белдерде.
Украина тирәсендәге вазгыятькә фикер белдереп Путин Мәскәү - Киев суверенитетының бердәнбер гаранты иде, ә Көнбатыш "ни теләсә шуны эшләде" һәм Русияне җавап бирергә этәрде, диде.
Моннан тыш президент Совет берлеге таркалганнан соң Көнбатышны "бишенче колонна белән эшләүдә" гаепләде, моны "постсовет киңлегендә илләрне тарткалаштыру" өчен эшләде дип әйтте.
2014 елдан соң Көнбатыш икенче Мински килешүләрен тормышка ашыруга бармыйча, "шундук сугыш чыгарды диярлек", диде.
- Беренче Мински килешүләрен 2014 елда өч яклы элемтә төркеме (Русия, Украина, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы - ОБСЕ) вәкилләре һәм фетнәчел Луһански белән Донецки вәкилләре имзалаган иде.
- 2015 елда икенче Мински килешүләре имзаланды, анысына Германия белән Франция вәкилләре катнашты. Бу килешүләр Украина көнчыгышындагы низагны җайга салырга тиеш иде.
Русия гаскәренең кораллары турында сөйләгәндә Путин Русиягә югары төгәллекле снарядлар һәм пилотсыз очкычларны чыгаруны арттырырга, һава һөҗүменә каршы системнарны камилләштерергә кирәк, дип искәртте.
Моннан тыш утырышта саклану министры Шойгу да чыгыш ясады. Ул һөҗүмгә күчкәннән бирле Украина кораллы көчләре "зур югалтулар кичерде" - 159 мең солдатлары яраланды яки һәлак булды, дип белдерде. Сугыш башыннан бирле Украина 383 меңнән артык хәрбиен югалтты диде Шойгу.
- Русия дә, Украина да күпме хәрбиен югалтулары турындагы мәгүлүматны әйтми диярлек. ВВС һәм "Медиазон" журналистлары волонтёрлар белән берлектә ачык чыганаклар аша сугышта Русиянең 39,5 меңләп хәрбие һәлак булуын ачыклады. Русия югалтуларының чынлыкта күпкә күбрәк булуы бар.
- Русия саклану министрлыгы гомуми югалтулар турында соңгы тапкыр былтыр 21 сентябрьдә хисап бирде һәм алты меңләп кешенең үлүен әйтте.
- Азатлык та Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 820, Башкортстаннан кимендә 1280 кеше һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум