Accessibility links

Кайнар хәбәр

Без быел кемнәрне югалттык?


2023 елда без кемнәрне югалттык
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:43 0:00

2023 елда без кемнәрне югалттык

Азатлык Радиосы 2023 елда вафат булган һәм татар-башкорт дөньясында билгеле шәхесләрне искә ала. Кем иде алар?

Дөньяда сугышлар туктамый, Украинада татар-башкорт корбаннары саны арта да арта. Башкорстанга да, Татарстанга да мәетләр күпләп кайта.

Татар-башкорт дөньясында 2023 елда да бакыйлыкка күчкән шәхесләр күп булды. Аларның һәрберсе уникаль, аларның күбесе — җәмгыять, милләт, тел, фән, сәнгать үсешенә күп көч һәм тырышлык куйган кешеләр. Кеше китә, җыры кала дигәндәй, ул шәхесләр арабыздан китеп барса да, аларның гамәлләре, хезмәтләре кала.

Узып баручы елда дөнья актерлар Вахтанг Кикабидзе, Инна Чурикова, Мәттью Перри, модельерлар Валентин Юдашкин, Вячеслав Зайцев, Пак Рабан, РСФСР Югары шурасының соңгы рәисе Руслан Хасбулатов, АКШның сәясәтчесе Һенри Киссинджер, Италия сәясәтчесе Сильвио Берлускони, җырчылар Тина Тернер, Тото Кутуньо, Шинейд О’Коннор һәм башка шәхесләрне югалтты, без исә татар-башкорт дөньясы кемнән мәхрүм булганын барлыйбыз.

Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов (1934 — 2023)

Татарстанның сәламәтлек министры Марат Садыйков (1970 — 2023)

Галимә Йолдыз Нигъмәтуллина (1929 — 2023)

Тарихчы Вадим Трепавлов (1960 — 2023)

М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры артисты Хәким Мортазин (1975 — 2023)

Башкортстанның халык артисты Абдулла Солтанов (1928 — 2023)

Галим Мирфатыйх Зәкиев (1928 — 2023)

Шагыйрь Рашат Низами (1950 — 2023)

Татарстанның халык артисты җырчысы Флёра Сөләйманова (1939 — 2023)

Башкорт галимәсе Фирдәвес Хисаметдинова (1950 — 2023)

Шагыйрь, Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Разил Вәлиев (1947 — 2023)

Татар активисты Батырхан Әгъзамов (1998 — 2023)

Язучы Дамир Гыйсметдинов (1949 — 2023)

Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәева (1940 — 2023)

Шагыйрә Нурия Измайлова (1949 — 2023)

Татар активисты, эшкуар Хәсән Идиятуллин (1957 — 2023)

Башкорт биючесе, 23 яшьлек Илнар Хатмуллин (2000 — 2023) мобилизацияләнде, Украинада сугышта һәлак булды.

Татар иҗтимагый үзәге юристы Алексей Златкин (1980 — 2023)

Җырчы, милли хәрәкәт активисты Зөфәр Сафин (1968 — 2023)

Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов (1933 — 2023)

Җырчы Искәндәр Биктаһиров (1951 — 2023)

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG