Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышның икенче елы. Үлүчеләр саны арта. Сугыш яшәү рәвешенә әйләнде


Бахмут янында атышулар нәтиҗәсендә тишкәләнеп беткән җирләр, 22 ноябрь 2023 ел
Бахмут янында атышулар нәтиҗәсендә тишкәләнеп беткән җирләр, 22 ноябрь 2023 ел

Сугышның икенче елы ахырына якынлаша. Каршы тарафлар нәрсәгә иреште? Югалтулар күпме? Үлүчеләргә алмаш ничек туплана? Яңа мобилизация булачакмы? Пропаганда ничек эшли? Халык сугышка ничек ярдәм итә? Азатлык сугышның икенче ел нәтиҗәләрен барлый.

Шулай итеп, сугышның икенче елы да тәмамланып килә. Сугыш кырында соңгы арада җитди үзгәрешләр турында хәбәр ителми. Белгечләр килеп туган вазгыятьне бер сүз белән сурәтли — көрчек. Бер яктан, украин көчләре Русия гаскәре тарафыннан басып алынган җирләрнең яртысын кире кайтаруын белдерә. Икенче яктан, ел ахырына Кырымга җитү ниятләре тормышка ашмады. Украин хәрбиләре моны Көнбатыштан җитәрлек корал бирелмәү белән аңлата. Шул ук вакытта Русия гаскәренең дә мактанырлык әйбере юк. Дөньяның икенче гаскәре саналган армия саклануга күчте. Фронтта алга китеш юк, тарафлар көне-төне атышып бер-берсен кыру белән мәшгуль. Югалтулар ике якта да көннән-көн арта.

Үлүчеләр саны күпме

2023 елда Русия Украинага басып керүнең беренче елына караганда бер ярым тапкыр күбрәк хәрбиен югалткан. Бу хакта "Би-би-си" 22 декабрь көнне чыккан соңгы хисабында хәбәр итте. Алар "Медиазона" һәм волонтерлар төркеме белән берлектә ачык чыганаклардан һәлак булучылар исемлеген барлый.

Декабрь ахырына төркем белгечләре Украинадагы сугышта һәлак булган 40 010 Русия хәрбиенең исемен ачыкланган. Шулардан 15 520 кеше — узган ел, ә кимендә 24 100 кеше — быел һәлак булган. Бу — ачык чыганакларга нигезләнгән мәгълүмат.

"Би-би-си" Русиянең 70 торак пунктындагы зиратларны тикшереп чыккан һәм анда җирләнгән сугышчыларның якынча яртысы турында медиа һәм социаль челтәрләрдә хәбәр ителмәгәнен ачыклаган. Шуннан чыгып, алар үлүчеләрнең чын саны кимендә ике тапкыр күбрәк булырга мөмкин дип саный, ягъни 80 меңнән артык кеше.

Моннан тыш "ЛНР" һәм "ДНР" төбәкләрендә һәлак булучылар турындагы хәбәрләрне анализлап, "Би-би-си" ноябрь ахырына анда 23 меңгә якын хәрби һәлак булгырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән. Шулай итеп, Русия ягында үлүчеләрнең гомум саны 103 меңнән артык булырга мөмкин.

"Би-би-си" Русия армиясендә һәм милли гвардиядә хезмәт иткәндә һәлак булган һәм үлгән кешеләрнең гаиләләренә компенсацияләр турында язмаларны да өйрәнгән: шунда бер үлүчегә ике яраланучы туры килүе ачыкланган. Шулай итеп, яралану сәбәпле сафтан чыгучылар саны 200 меңгә якын булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, Русиянең гомум югалтулар саны 309 меңгә якын кеше тәшкил итәргә мөмкин дигән нәтиҗә ясала.

Төбәкләргә килгәндә, "Би-би-си" һәм "Медиазона" хисабында иң күп кешесен югалткан төбәкләр дип Краснодар крае, Свердлау белән Чиләбе өлкәләре һәм Башкортстан атала.

Азатлык радиосы бу сугышның башыннан ук анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Мәгълүмат ачык чыганаклардан туплана. Безнең хисапка күрә, 25 декабрьгә, сугышның 670нче көненә Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2140 кеше һәлак булган, шул исәптән, Татарстаннан — кимендә 855, Башкортстаннан — кимендә 1285 кеше. Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны бирми.

Үлүчеләргә алмаш ничек туплана

Сугыш кырында үлүчеләрне һәм сафтан чыгучыларны алыштыру өчен яңа көчләр туплау зарур. Русиянең хәрби җитәкчелеге бу эш нигездә контрактчылар хисабына башкарыла ди, янәсе, акча эшләр өчен сугышка барырга теләүчеләр җитәрлек.

Хакимиятнең "сугышка барырга теләүчеләр җитәрлек, чират тора" дигән сүзләре шик уята. Әгәр шулай икән, ни өчен бер ел элек мобилизациягә эләгеп сугышка китүчеләр өйләренә һаман кайтарылмый. Саклану министрлыгы сугыш бетми торып алар өйләренә җиберлмәячәк дип кисәтте.

Вакытлы ялга кайтып, сугышка кире китәргә теләмәүчеләр саны да арта. Андыйлар хакимият тарафыннан дезертир дип эзәрлекләнә, мәхкәмәгә тартыла. "Медиазона" санап чыгаруынча, мобилизация башланганнан бирле Русия хәрби мәкхәмәләренә хәрби бүлекләрне ташлап китү белән бәйле рәвештә 4 меңнән артык эш ачылган.

Инде килеп сугышка хатын-кызларны да җыя башлаганнар. "Важные истории" каналы ачыклаганча, аларны "Эспаньола" дигән хәрби бүлекә туплыйлар. Ул Саклану министрлыгы карамагындагы "Редут" хосусый хәрби ширкәтенә керә. Хатын-кызларны снайпер, медик һәм элемтәче буларак кына түгел, ә штурм отрядларына да яллыйлар. Шулай ук аларга дрон һәм радиоэлектрон көрәш белән бәйле бүлекләрдә контрактлар тәкъдим ителә, дип яза басма.

Сугышка ничек җәлеп итәләр

Халыкны сугышка җәлеп итү өчен акчалата түләүләр һәм социаль ташламалар тәкъдим ителә. Аена 200 мең сум акчага Ватанны сакларга барырга өндәгән игъланнар ил буйлап почмак саен эленгән, радио һәм телевидениедән даими яңгырап тора.

Сугыштан исән кайта алганнарга акчадан тыш төрле социаль ташламалар тәкъдим ителә: сугыштан кайтканчы эш урынын саклап тоту, кредитларны озайту, бурычларны сызып ташлау, хәрби хезмәт мәсьәләсендә бушлай юридик ярдәм, югары уку йортларында квоталар, түләүле укудан бюджетка күчерү, хәрби шифаханәләрдә ял итү мөмкинлеге һәм башка төрле ташламалар тәкъдим ителә.

Ташламалар исемлеге артып тора, Дума депутатлары бер-берсе белән ярышкандай бу яктан аеруча тырышлык күрсәтә. Әгәр сугышка барырга теләүче ихтыярилар болай да күп икән, аларны шулай тырышып сугышка димләү нигә кирәк дигән урынлы сорау туа.

Хатыннар ирләрен кайтара алмый

2023 елдагы тагын бер тәрәккыят: мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары тавышы катырак чыга башлады. Аларның ирләрен җыеп сугышка җибәрүгә бер ел булды, ирләр әлегәчә фронта, вакытлы ялга гына кайтып китә. Сугыш бетми торып, бөтенләйгә кайтару булмаячак диләр. Хатыннар моның белән килешми. Гаделлек юк, ник безнең ирләр генә хезмәт итә диләр һәм, аларны кайтарырга таләп итәләр.

Бу хатымнар "Путь домой" дигән Telegram-каналга берләште. Аның хәзергә 37 меңнән артык язылучысы бар. Ханымнар шушы төркемдә манифест чыгарды.

"Төп таләпләр: тулы демобилизация, мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт вакытын бер ел белән чикләү, Конституцияне һәм кеше хокукларын үтәү", диелә манифест текстында.

Хатыннар төрле чаралар оештыра. Күптән түгел социаль челтәрләрдә "Vерните мужа! Я Zа#балась" дигән флешмоб башлап җибәрделәр.

Мондый активистлар Башкортстанда да бар. Күптән түгел бу хатыннар Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның "Туры эфиры" алдыннан зарларын аның социаль челтәренә язып тутырды. Әмма "Туры эфир" вакытында Хәбировка бу сораулар бирелмәде.

Хакимиятләр хатын-кызларның мондый активлыгыннан курка. Бер төбәк хакимиятендәге чыганак The Insider басмасына губернаторларга тышкы протестларны "теләсә ничек" туктатырга дигән бурыч куелуын сөйләгән. "Үгетләргә, вәгъдә итәргә, акча түләргә. Теләсә ничек итеп. Бу урамга гына чыкмасын", дип сөйләгән басмага бу кеше.

Яңа мобилизация булачакмы

14 декабрь узган туры элемтәдә Русия президенты Владимир Путин яңа мобилизация булмаячак дип ышандырды.

"Өлешчә мобилизация кысаларында 300 мең кеше җыйдык. Шуларның 244 меңе хәзер сугыш хәрәкәте барган зонада. 41 мең кеше яше җитеп яки сәламәтлеге сәбәпле кайтарып җибәрелде. (Калган 15 мең кешенең язмышы турында Путин берни әйтмәде - ред.) Аннары контрактлар төзү кампаниясен башладык. Ел ахырына 412 мең контракт төзелергә тиеш иде. Хәзер алар 486 меңгә җитте. Көн саен 1,5 мең кеше Саклану министрлыгы белән килешү төзи. Ел ахырына ярты миллион була. Шуңа күрә яңа мобилизациянең кирәге юк", дип аңлатты ул.

Әмма белгечләр бу сүзләргә шикләнеп карарга киңәш итә. Беренчедән, яшерен мобилизациянең болай да туктаганы юк. Икенчедән, Путиннның сүзләре мартта үтәчәк сайлау алдыннан халыкны тынычлындыру нияте генә, сайлаудан соң вазгыять үзгәрергә мөмкин дип кисәтә белгечләр.

Пропаганда ничек эшли

Халыкта сугышка карата уңай караш булдыру, сугышның асылын аклау максатында Русия пропагандасы бар куәтенә җигелгән. "Ватанпәрвәр контент" – пропаганда фильмнары, сериаллар, медиапроектлар һәм видео уеннар ясау өчен миллиардлаган сум акча түгелә. Русия Украинага бәреп кергәннән соң, болар барысы да нигездә сугышны данлауга багышлана.

Быелның җәендә Русия хакимияте сугыш пропагандасына өстәмә 20 миллиард сум бүлеп бирде. Пропагандага тотылган акчаны өләшүче төп оешма "Интернетны үстерү институты" (ИРИ) дип атала. 2014 елда төзелгән бу институтны президент идарәсенең элекке хезмәткәре Алексей Гореславский җитәкли. Оешманың төп максаты – "интернетта хәрби-патриотик тәрбия бирү" һәм "хакимият сүзен сөйләүчеләргә" грантлар бирү, дип аңлата оешмада эшләгән хезмәткәр.

Федераль дәрәҗәдә яңгыраган пропаганда шундук төбәкләргә барып җитә, җирле телеканаллар, матбугат чаралары Мәскәү җырын Мәскәүнең үзен дә уздырып җырларга тотына. Сугыш сулышы быел Татарстан матбугатында, район газетларында ныграк сизелә башлады. Район журналистлары фронт кырына тагы да күбрәк корбан җәлеп итүгә бар көчен сала. Күптән түгел Азатлык җирле газетларның сугыш турында ниләр язуына анализ ясады.

Район басмаларының сугыш турында нәрсә язуын өйрәнеп, аларны берничә блокка бүлдек. Монда кыскача берничә күзәтүне китерик.

  • Сугышка барырга өндәүче игъланнар газетның беренче битендә урнаштырыла. Монан тыш, арткы яки урта битләргә дә игъланнар куела. Алар татарчага тәрҗемә ителеп "Ил безгә ышана", "Безнең артта — ил" һәм башка шундый купшы өндәмәләр белән бирелә.
  • Районның хәрби бүлек җитәкчеләре, хәрби хезмәткә җыючылар белән әңгәмәләр басыла. Алар нигездә акча белән кызыктыруга яисә "чын ир булсаң, раслап күрсәт" дигән манипуляциягә корылган.
  • Һуманитар ярдәм туплау турындагы мәкаләләр аеруча зур урын били. Ярдәм җыю пунктлары, хәйрия акцияләре, төрле мәдәни чаралар турында языла. Сугышка ярдәм күрсәтергә өндәү кайчак агрессив төстә башкарыла.
  • Сугыштан ялга ялга кайтучылар яки яраланып кайтучылар белән әңгәмәләр, аларның район башлыгы белән очрашулары турында зурлап языла. Сугышка китүчеләрнең якыннарын олылау, аларга ярдәм итү турындагы мәкаләләр урнаштырыла.
  • Сугышта һәлак булган егетләр турында язмалар, аларның туганнары белән әңгәмәләр дә очрый. Ләкин үлүчеләрнең гомум саны әйтелми.
  • Район газетларының тәрбияви функциясе бүген тулаем патриотизмга корылган. Гади генә хәбәрләрдән башлап, әңгәмәләр, мәдәни яки мәктәптәге чаралар турында язганда да, һичшиксез, ватанпәрвәрлек алгы планга чыгарыла.

Халык сугышка ярдәм итәме

Һуманитар ярдәм туплау турындагы язмаларга күз салсаң, халык бар эшен ташлап сугышка ярдәм итә дигән хис кала. Күпмедер дәрәҗәдә бу чынлап та шулай. Күп кенә районнарда "Ярдәм янәшә" дигән пабликлар оештырылган. Анда меңнәрчә кеше теркәлгән. Алар хәрбиләргә ашамлыктан алып җылы һәм эчке кием, дарулардан алып коралларга, хәтта дроннарга акча җыялар, маскировка челтәрләре үрәләр, мичләр ясыйлар.

Авыллардагы мәдәният йортларында моңарчы бушлай куелган үзэшчәннәр концертлары да хәзер сугышка акча җыюга көйләнгән.

Олылар гына түгел, бу өмәләргә балалар да җәлеп ителә. Мәктәп укучыларын "Сугышка хат" акциясе уздырып, хатлар язарга мәҗбүр итәләр, хезмәт дәресләрендә окоп шәмнәре ясаталар.

Әйтик, Мамадышның 2нче лицеенда укучы балаларга иҗат түгәрәгендә сугыш өчен кирәк-яраклар, миналарга "койрыклар", яраны кысып торырга турникет һәм дару апмулаларын ватмыйча саклап йөртү өчен савытлар ясатканнар.

Алабуга көллияте студентларын махсус икътисади зонада Shahed иран дроннары җыюга җәлеп итәләр. Аларның күбесе – балигъ түгел. Бу хакта "Протокол" басмасы һәм "Разворот" YouTube-каналы тикшеренү чыгарды.

Алабугада дрон җитештерү Татарстанга файдагамы

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында сугышта кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Дроннарны "Алабуга Политех" көллияте студентлары да җыя диелде. Уку йортында бер меңләп кеше белем ала, шуларның берничә йөзен шушы эшкә җәлеп иткәннәр диелде.

"Алабуга" махсус икътисад зонасында аена 200гә якын Shahed дроны җитештерелә . Ел башыннан Украина сугышына 1 416 дрон җибәрелгән булуы ихтимал. Америкадагы Фән һәм халыкара иминлек институты "Алабуга" махсус икътисад зонасында дроннар ясый торган заводны өйрәнгәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән.

Институт белгечләре АКШ хакимиятенә мөрәҗәгать итеп ширкәтне санкцияләр исемлегенә кертүне сорады. Декабрь башында АКШ сәүдә министрлыгы Русиянең 28 ширкәтенә экспорт чикләүләре кертте. Шуларның икесе Татарстанның "Алабуга" махсус икътисади зонасыннан. Аерым алганда "Альбатрос" оешмасы пилотсыз очкычлар җитештерү белән шөгыльләнә, ә "Дельфин Алабуга" моторлы көймәләр чыгара.

Шушыларга өстәп, Украинаның хәрби белгечләре Алабугада дроннар җитештерү Татарстанны Украина һөҗүмнәре өчен кануни һәдәф итә, дип кисәтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG