Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искәндәр Сираҗига тентү вакытында алынган телефон һәм компьютерларын кайтарганнар


Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

Әмма Кормаш эшендә минем статус һаман билгеле түгел, ди ул.

Журналист Искәндәр Сираҗига бер ай элек тентү вакытында алынган телефон, компьютерларын кире кайтарганнар. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында сөйләде.

"Безгә бөтен әйберләрне кайтардылар. Компьютерлар да кайтты. Бер компьютерны кабызып карадык, ләкин аның эчендә бернәрсә дә калмаган. Мәгълүмат кына түгел, програмнар да юк. Ул заводтан чыккан дәрәҗәсенә кадәр җиткерелгән. Калган компьютерларда да шундый ук хәлдер дип уйлыйм. Әмма аларын үзем түгел, махсус белгеч белән кабызып карыйм. Бәлки, кайбер мәгълүматны кайтарып булыр, иншалла", дип сөйләде ул.

Шул ук вакытта Кормаш эше нигезендә Сираҗи үзенең статусы билгеле түгел ди.

"Әле минем статусым билгеле түгел, миннән сорау алганнары да юк. Әмма мин хәсбунаЛла вә нигъмәл вәкил дип яшим. Аллаһыдан да яхшы яклаучы була алмый", диде ул.

• Искәндәр Сираҗи – танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе. "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы һәм баш мөхәррире.

• 16 ноябрьнең иртәсендә аның өенә куәт оешмасыннан тентү белән килделәр. Килү сәбәбен Азатлык журналисты Алсу Кормаш эшенә бәйле дип аңлатып, рәсми кәгазь күрсәткәннәр. Аның, хатыны Эльмира Сираҗиның бөтен телефоннары, компьютерлары алынды. Тентү "Сираҗи сүзе" редакциясе урнашкан офиста да булды. Аннан да бөтен техника алынды. Берничә көннән соң тентү көнендә Эльмира Сираҗи "Мәдәни җомга" редакциясенә килә алмавы аркасында аңлатма язуны таләп иттеләр. Соңрак ул гариза язып эштән китте.

• Журналист эзәрлекләнүе артында президент идарәсе торуын фаразлый. Ул "Сираҗи сүзе" газетында һәм үзенең Telegram-каналында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язган ачык хат белән мөрәҗәгать итте.

• Күптән түгел Искәндәр Сираҗи Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка мөрәҗәгать чыгарды. Ул анда "Ахмат" батальонында хезмәт иткән татарстанлы Артур Фазлыев белән килеп туган хәл һәм аны яклаганнан соң үзенә карата башланган эзәрлекләүләр турында сөйләде.

• Соңгы вакытта Татарстанда бәйсез журналистларга һәм журналистикага басым көчәйде.

• 2022 елның 17 августында куәт хезмәткәрләре Казанда Азатлык һәм Idel.Реалии белән хезмәттәшлек иткән җиде кешедә тентү үткәрде.

• 2023 елның 18 октябрендә Русия хакимиятләре Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тоткарлады. Аны ят агент буларак теркәлмәвендә гаеплиләр. Аңа карата барлыгы өч җинаять эше ачылуы турында хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG