Бүген иртән 72 яшендә Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат булган.
Татар дәүләт филармониясе мөдире Кадим Нуруллин әйтүенчә, җырчы яман шеш белән авырган.
Хушлашу иртәгә сәгать 10.00 Казанның Мәрҗәни мәчетендә булачак, дип яза Бизнес Online. Җырчы "Курган" зиратында җирләнәчәк.
Искәндә Биһтаһиров 1951нче елның 12 октябрендә Чирмешән районының Чыгтай авылында туган. 1980 елда Казан химия технологияләре институтын тәмамлаган, аннары Казан дәүләт консерваториясендә Зөләйха Хисматуллина классында стажировка үткән.
1975−81 елларда ул Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгән, аннан соң Татарстан дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенең солист-вокалисты булган. 1995 елда ул Казан шәһәр филармониясендә эшләгән.
2021 елда ул Хәтер көненә килеп чыгыш ясаган сирәк артистларның берсе.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум