"Астра" телеграм-каналы үз чыганакларына сылтанып язуынча, аннексияләнгән Кырымның Кефе (Феодосия) портында 26 ноябрьдә Украина кораллы көчләре һөҗүменә эләккән "Новочеркасск" десант корабында 33 диңгезче хәбәрсез югалган.
Канал мәгълүматынча, 26 декабрьгә каршы төндә һөҗүм вакытында корабта 77 диңгезче булган. Хәбәрсез югалганнардан башка 19 диңгезче яраланган. Әлеге саннар рәсми расланмады.
Һөҗүм вакытында "Новочеркасск"та диңгезчеләр булуы турында "Агентство" басмасы да хәбәр итте. Корабтагы боеприпаслар шартлый башлаганчы алар чыгып өлгергәнме, анысы билгесез. Экипаж штатында барлыгы 98 кеше.
Русия саклану министрлыгы диңгезчеләр арасында корбаннар турындагы сорауга җавап бирми.
Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов гади кешеләр арасында бер һәлак булучы һәм дүрт яраланучы бар дип белдерде.
26 декабрьгә каршы төндә Кефе портында берничә көчле шартлау булды. Украина ракетлары "Новочеркасск" зур десант корабына һөҗүм итте.
Интернетта чыккан фотоларга караганда, корабтан берни калмаганлыгы күренә. Моны корабта шартлаткыч маддәләр детонациясе белән аңлатырга мөмкин.
Украина кораллы көчләре Storm Shadow/SCALP EG ракетлары кулланган диелә.
Русия саклану министрлыгы "Новочеркасск" "Украина кораллы көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрде", дип белдерде.
2022 елның 24 мартында әлеге кораб оккупацияләнгән Бердянски портына һөҗүмдә зыян күргән иде. Кырым хакимиятләре ул вакытта өч диңгезчене җирләү турында белдерде.
Кефе - аннексияләнгән Кырым ярымутравының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Акъярга украин һөҗүмнәреннән соң аның портына Кара диңгез флоты корабларының бер өлеше китерелгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум