2 гыйнварга каршы төндә Русия гаскәрләре Киев һәм Харьковка һөҗүм итте. Шәһәр хакимиятләре мәгълүматынча, "Шахед" дроннары, "Кинжал" кебек һипертавышлы ракетлар кулланылган. Украина президенты Владимир Зеленский дүрт кешенең һәлак булуы һәм 92 кешенең яралануы турында белдерде.
Киевта беренче шартлаулар җирле вакыт 03:36да булды диде шәһәр мэры Виталий Кличко. Бер ракет калдыгы - паркка, берничә районда социаль инфраструктура биналарына төшкән. Соломенский районында күп катлы йортка зыян килгән, анда бер хатын һәлак булган.
Харьковта һөҗүм иртәнге 7ләр тирәсендә шәһәрнең үзәгенә туры килгән. 41 кеше яраланган, аларның дүртесе авыр хәлдә диелә.
Харьков өлкәсенең 20дән артык авылына да зыян килгән. 20 меңнән артык кеше утсыз калган.
Русия саклану министрлыгы бүгенге һөҗүм турында берни белдермәде. Мәскәү Русия гаскәрләре Украинада хәрби инфраструктурага гына һөҗүм итә дип тәкрарлый.
Шул ук вакытта бүген Воронеж өлкәсенед Петропавловка авылында Русия очкычыннан авиация снаряды килеп төште һәм җиде хосусый йортны җимерде.
Бу хакта өлкә губернаторы Александр Гусев хәбәр итте. Снарядлар ялгыш килеп төшкән диелә.
Белгород өлкәсендә сишәмбе берничә тапкыр һава тревогасы игълан ителде.
29 декабрьгә каршы төндә Русия иң көчле һөҗүмнәренең берсен ясаган иде. Украина хакимиятләре белдерүенчә, бу һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 32 кеше һәлак булган, 160тан артык кеше яраланган. Украина кораллы көчләре командованиесы мәгълүматынча, Русия Украинага 158 ракет һәм дрон аткан. Киев, Днепр, Одесса, Запорожьеда әлеге ракетлар торак йортларга һәм сивил инфраструктура объектларына да төшкән.
30 декабрьдә Украина белән чиктәш Белгородка һөҗүм булды. Русия рәсмиләре 25 кешенең, шул исәптән биш баланың үлеме турында белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.
Форум