Бүген катнашучылар Болгарга юл алды. 7 гыйнварга кадәр Болгар ислам академиясендә дәвам итәчәк җыенда Мински, Мәскәү, Самар, Петербур, Чиләбе, Төмән, Оренбур, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 30-40 яшьлек мөселманнар катнаша. Алар арасында гаиләле кешеләр дә бар.
Быел форум "Җан белән бергә" дип атала. Чарада катнашучылар Махачкала шәһәрендәге Шамил мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Сөләймановтан Ислам дәресләре алачак.
Моннан тыш, биш көн дәвамында егет-кызлар өчен өчен тренинглар, мастер-класслар, СТЭМ һәм квестлар, TED һәм диспутлар әзерләнгән, алар кинозалда һәм китап клубында, Болгар шәһәре буйлап экскурсияләрдә булачак, катнашучыларны яңа танышулар һәм төрле темаларга әңгәмәләр көтә.
- "30/40" форумы – мөселман өммәтен берләштерү, белем алу һәм иманны ныгыту, хәләл ял итү һәм иҗат белән шөгыльләнү мәйданчыгы.
- "30/40" проекты беренче тапкыр Татарстан мөфтияте тарафыннан 2020 елдан тормышка ашырыла башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум